Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләрдә татар телендә беренче "вертикаль" сериал чыгачак

ШАЯН ТВ студиясе, архив фотосы
ШАЯН ТВ студиясе, архив фотосы

Сериалны "ШАЯН ТВ" телеканалы әзерләде.

Татарстанда яшүсмерләр өчен "Ну, Кәрим!" исемле яңа сериал төшерелде. Аны "ШАЯН ТВ" телеканалы әзерләде, беренче сериясе социаль челтәрләргә 7 сентябрьдә чыгачак дип көтелә.

ТНВ бу проектны татар телендә беренче "вертикаль сериал" дип атый. Сүз социаль челтәрләрнең (беренче чиратта, Instagram, TikTok, Youtube) вертикаль форматка яраклаштырылган видео рәвеше турында бара. Шул ук вакытта сериалның бу платформаларда чыгу-чыкмавы турында билгесез. Instagram Русиядә томаланган, ә Youtube чикләнгән.

Сериалның төп герое – сигезенче сыйныф укучысы Кәрим Галиев. Ул мәктәп тормышы, дуслык, беренче мәхәббәт кебек һәр яшүсмергә таныш хәлләр белән очрашачак.

Проектның төп максаты – татар телен һәм мәдәниятне заманча медиа мохиттә популярлаштыру, татар теленең дигитал дөньяда яңгырашын киңәйтү өчен яшьләргә кызыклы, көндәшлеккә сәләтле эчтәлек тудыру, ди оештыручылар.

Сериал Казанның "Адымнар" күптелле мәктәп комплексында төшерелде. Анда танылган татар җырчылары – Данир Сабиров, Раяз Фасыйхов, Нурминский – да катнаша.

  • "ШАЯН ТВ" каналы 2018 елның ахырында эшли башлаган һәм тулысынча балалар өчен, татар телендә эчтәлек әзерли башлаган иде. Ул вакыттан бирле канал тәүлек буе эфирга чыга. Соңгы елларда канал яшьләр аудиториясен дә колачларга тырыша.
  • Татар телен өйрәнүчеләр арасында да яшьләр тормышын тасвирлаган сериалларга ихтыяҗ бар. Мәсәлән татар телен өйрәнүче Сергей Сумленный Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, чит телләрне өйрәнгәндә көнкүреш темаларына багышланган гади сюжетлы яшьләр сериаллары бик отышлы булуын, ә татар телендә мондый форматның җитешмәвен әйткән иде.
  • Азатлык үзе дә 2018 елдан "Әйдә! Online" исемле проект алып бара – ул татар телен өйрәнүчеләргә файдалы материаллар тәкъдим итә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG