Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен өйрәнүче Сергей Сумленный: "Татар теле – таң калырлык һәм бик мантыйклы тел"


Сергей Сумленный
Сергей Сумленный

Татар телен өйрәнә башлаган, үзе Киевта алман фондын җитәкләүче Сергей Сумленный белән татар телен өйрәнү авырлыклары, телнең нинди яктан матур һәм мантыйклы булуы, дөньякүләм фильмнарны татарчага нигә тәрҗемә итәргә кирәклеге турында сөйләштек.

2018 елдан Азатлык татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" дип аталган проектны алып бара, аның кысаларында тел өйрәнүчеләргә төрле файдалы материаллар тәкъдим итә. Берничә ел дәвамында эш үз җимешләрен дә бирә: кайбер материаллар дистәләрчә мең карау җыя, безнең проект ярдәмендә татар телен өйрәнгән, аны шомарткан кешеләр дә арта.

Шундый кешеләрнең берсе – Сергей Сумленный. Сергейга 40 яшь, ул үзе Русиядә туып үскән. Мәскәү дәүләт университетында журналист белгечлеген алган, шуннан соң Германиягә күченгән. Хәзер Киевта яши, Украинада Һенрих Бёлль алман фондын җитәкли.

— Сергей, һәркемне кызыксындырган иң беренче соравыбыз: татар телен сез нигә өйрәнә башладыгыз? Ул сезне кайсы ягы белән җәлеп итә алды?

— Татар телен соңгы елда Киевта өйрәнә башладым. Миннән ник өйрәнүемне сораганда гел "мин хатыным ягыннан татар" дип җавап бирәм. Хатыным татар-башкорт гаиләсеннән, аның әбисе белән бабасы үзара татарча сөйләшә. Алар хатыным тормышында зур роль уйнагач, мин шуны аңладым: аларга туган телләрендә мөрәҗәгать итү бик мөһим булачак.

Татар теленең төзелеше шундый мантыйклы, шундый матур

Татар теле гаҗәеп матур. Мин хәзер татар теле белән бергә француз телен дә өйрәнәм. Татар теленең киң таралган тел булмавы бик кызганыч, аны өйрәнү миңа күпкә кызыграк. Татар теленең төзелеше шундый мантыйклы, шундый матур. Кушымчаларны ялгау тәртибе, алар ярдәмендә шулкадәр мәгънә чылбырын булдыру, моның никадәр мантыйклы булуы миндә шулкадәр зур шатлык тудыра, беләсезме, мөгаен, мин шоколадны беренче тапкыр ашап караган кеше сымандыр. Бу искиткеч!

Татар теле графикасы урыс теленә яраклаштырылган, бу дөрес түгел

Татар теле фонетикасы, яңгырашы, аһәңе – таң калырлык. Урыс телендә булмаган авазлар бик матур яңгырый, һәм авазларның графикага бик үк туры килмәве миңа ошамый. Татар теле графикасы урыс теленә яраклаштырылган, бу дөрес түгел. Татарча [щ] авазы бар, [ч] авазы юк, ләкин бу хәрефләрне язганда капма-каршы хәл күзәтелә. Бу мине гаҗәпләндерде, һәм украин телен хәтерләтә. Тик украиннар тел реформасын үткәреп, язуны җайлаштыра алганнар. Татар телендә исә графика әлегә мантыйклы дип әйтеп булмый шул.

— Ә хатыныгыз татарча сөйләшәме?

Ни кызганыч, күпчелектә "бары тик урыс теле бар, калган телләр мөһим түгел" дигән караш хөкем серә

— Кызганыч, хатыным татарча начар аңлый, аралаша да алмый. Бу кече телләрне юк итү эшенең мирасы. Аның әби-бабасы телне әле яхшы белсә, әнисе дә татарча инде начаррак сөйләшә. Бу зур фаҗига, һәм, ни кызганыч, күпчелектә "бары тик урыс теле бар, калган телләр мөһим түгел" дигән караш хөкем серә.

Тормыш иптәшем балачакта әбисе-бабасы янына каникулга баргач, татарча бик яхшы сөйләшә торган булган, тел мохитенә чумган. Тик шәһәргә кайткач, мохит үзгәрә, татарча сөйләшүе өчен аннан көлә торган булганнар. Бу – телләрне юк итү кыйссасы. Тормышның билгеле бер этабында үземдәге менә бу "коточкыч шовинизм" иясе буларак, хәзер минем өчен бу бик мөһим: татар телен өйрәнеп, аңа теләктәшлек белдерү, ничек тә булса ярдәм итү.

— Телне сез ничек өйрәнәсез соң? Махсус курсларга йөрисезме?

Китапларның күбесе – татар телен инде белгән мәктәп укучылары өчен дәреслекләр

— Татар телен мин берничә тапкыр өйрәнә башлаган идем. Инде берничә ел элек башта мин сөйләүлекләр, китаплар эзләдем, аннары төрле курслар эзли башладым. Ләкин татар теле төрки телләр төркеменә карагач, миңа, моңарчы төрки телләр белән бөтенләй элемтәсе булмаган кешегә аны өйрәнү авыр булып чыкты. Мин тапкан китапларның күбесе – татар телен инде белгән мәктәп укучылары өчен дәреслекләр иде. Анда күп кагыйдәләр, филологик нигез иде. Бу миңа, әлбәттә, кирәкле нәрсә түгел иде, шуңа тел өйрәнү процессын берничә тапкыр туктаттым.

Бер көнне хатыным миңа Мәскәүдә Лилиана Сафина алып барган тел курсларына сылтама җибәрде дә, менә бу укытучы белән элемтәгә кер диде. Бәхеткә, мин яхшы укытучыга эләктем һәм телне өйрәнү эшенә ныклап керешә алдым. Татар телен төркемдә онлайн өйрәнәм. Хәзер дә, ялда булсам да, татарча сүзләр гел үзем белән йөри, аларны өйрәнәм. (Сергей белән әңгәмә видеоэлемтәдән барды, бу сүзләрне әйткәч, ул үзе янында яткан, шактый калын гына күренгән кәгазьләр өемен күрсәтте - ред.)

Моннан тыш миңа "Әйдә! Online" проекты да нык ярдәм итә, аны еш кулланам.

— Азатлыкның "Әйдә! Online" тел өйрәнү проекты файдалы булуына без бик шатбыз. Аны ничек кулланасыз, нинди материаллар ярдәм итә?

Иң яратканым – кыска видеодәресләр

— Бик шәп дәресләр дип әйтә алам. Иң яратканым – кыска видеодәресләр. Алар бер яктан бик мавыктыргыч, кызыклы ясалган, икенче яктан, кыска булуына карамастан, алар бик эчтәлекле, күп нәрсәне аңлата. Ул видеоларны паузага куя-куя кат-кат карыйм. Әйткәнемчә, татар теле бик мантыйклы тел, анда кагыйдәләр бар, һәм ул кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Ул яктан тел җиңел, билгеле модельләрне аңласаң, син татар теле мантыйгын аңлый башлыйсың. Бу видеолар ул модельләрне аңларга ярдәм итә.

Грамматика дәресләре дә миңа бик ошый. Схема рәвешендә җиңел аңлатыла алар. Саннарга багышланган видеоны бик яраттым, шулкадәр мантыйклы тел бит бу дип сокланып утырдым. Видеоларда булган яңа сүзләрне дә гел язып алып, тәрҗемә итәм, өйрәнәм.

Социаль челтәрләрдә материалларның гел чыгып баруы бик яхшы. Көн саен нәрсәдер күреп, өйрәнеп, искә төшереп барасың, бу бик шәп.

— Татарча тагын нәрсәләр кулланасыз?

Бер телдә дә эстрада мактанырлык хәлдә түгел, ләкин бу яхшы тел материалы

— Мин Youtube-та татар эстрадасы җырларын тыңлыйм. Мөгаен, бер телдә дә эстрада мактанырлык хәлдә түгел, ләкин бу яхшы тел материалы. Беренчедән, гыйбарәләр һәм сүзләр гел кабатлана. Икенчедән, җырларда тел гадәти сөйләмнән акрынрак була, өйрәнүчеләргә бу да файдалы. Аеруча иске, ретро җырлары акрын, телне аңларга ярдәм итә. Өченчедән, җырларда лексика бик гади була, аңлау өчен бик җиңел.

Өйрәнү өчен Дмитрий Петров дәресләрен дә караганым бар. Ләкин аларны мактый алмыйм. Нәрсәдер җитми кебек. Дәресләрне карыйсың, барысы да аңлашыла кебек, ләкин шуннан соң истә берни калмый.

— Телне өйрәнү инде ниндидер нәтиҗә бирдеме? Аны куллана аласызмы?

— Әйе. Беләсезме, хатынымның бабасының туган көне булгач, мин алдан татарча берничә котлау җөмләсе язып, әзерләнеп куйдым. Һәм шалтыратып, аның туган телендә, татарча котладым. Ул моңа бик нык шатланды. Һәм бу минем өчен дә бик мөһим иде, мин аның гаиләсенә читтән кереп, аның мәдәнияте, үзен билгеләве минем өчен дә мөһим икәнен күрсәтергә теләдем. Моны тел аша күрсәтүдән тыш яхшырак күрсәтеп булмыйдыр.

— Сергей, читтән караганда татар теленә, сезнеңчә, нәрсә җитми? Телне өйрәнгәндә, "менә бу булса иде" дип әйтерлек әйберләр бармы?

— Миңа татар теленә тәрҗемә ителгән дөньякүләм фильмнарны карау бик кызыклы булыр иде, бу – тел өйрәнгәндә бик кирәкле материал. Аеруча, танылган фильмнар булса, анда сюжетны, әйтелә торган сүзләрне белә торып, татарча аны карау телне үзләштерүгә нык ярдәм итәр иде. Чит телләрне өйрәнгәндә, бу ысул гел кулланыла. Әйтик, Скандинавия илләрендә инглиз телен ни өчен шулкадәр яхшы беләләр? Сәбәбе бик гади, анда кинотеатрларда фильмнарны җирле тел субтитрлары белән инглизчә күрсәтәләр. Бу чыннан да ярдәм итә, нәтиҗәсен бирә.

Украинада украин теле реннесансы танылган американ фильмнарын украинчага тәрҗемә итүдән башланды

Украинада украин теле ренессансы танылган американ фильмнарын украинчага тәрҗемә итүдән башланды. Бу очракта, алар кызык эшләде: тәрҗемә турыдан туры башкарылмады, кайбер исемнәр, күренешләр җирле украин реалияләре белән кертелде, һәм аудиториядә бу зур уңышка иреште. Мәсәлән, Pixar-ның "Машиналар" мультфильмында Мэтр исемле көлкеле машинаны хәтерлисезме? Украин дубляжында ул "комбайн Валера"га әйләнде, һәм кинода зур көлке тудыра алды, украин телендәге кинога игътибар нык артты. Бу очракта тәрҗемә тел өйрәтү белән генә чикләнми, мәдәният, менталитет белән дә таныштыра.

Татарча тел өйрәтү сериаллары да уңышлы була алыр иде. Гадәттә, телләрне өйрәнгәндә, чит телләр гел гади, шул ук вакытта төрле вазгыятьне тасвирлаган яшьләр сериалларын тәкъдим итә. Инглизчә, французча, алманча өйрәнсәң, аларда стандарт сериаллар күп. Бу – 15 минутлык, көнкүреш тормышны тасвирлаган, гади сюжетлы серияләр. Алар тел өйрәнүчеләргә бик файдалы булыр иде.

Белешмә

"Әйдә! Online" –​ Азатлык радиосы 2018 елның февраленнән алып барган татар телен өйрәнү проекты. Ул телне үзлектән өйрәнүчеләргә төрле файдалы материаллар тәкъдим итә.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Татар теле өйрәнү проекты материаллары социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Facebook һәм Instagram. ​

XS
SM
MD
LG