Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча өйрәнүче Наталья Ермолина: "Күрше халык телен аңларга телим"


Наталья Ермолина
Наталья Ермолина

Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты аша татар телен өйрәнүче рәссам-модельер белән әңгәмә кордык. Җыр өлкәсендә татар теленә тиң телләр юк, дип саный ул.

2018 елдан Азатлык татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" дип аталган проектны алып бара, аның кысаларында тел өйрәнүчеләргә төрле файдалы материаллар тәкъдим итә. Берничә ел дәвамында эш үз җимешләрен дә бирә: кайбер материаллар дистәләрчә мең карау җыя, безнең проект ярдәмендә татар телен өйрәнгән, аны шомарткан кешеләр дә күбәя.

Шундый кешеләрнең берсе – Удмуртиядән Наталья Ермолина. Ул татар телен курсларга йөреп өйрәнә, һәм "Әйдә! Online" проектын даими куллана. Азатлыкка ул үзе мөрәҗәгать итте, уңышлары турында сөйләп, татар телен өйрәнүдә ярдәм өчен рәхмәтен белдерде.

Наталья ханым Ижау шәһәрендә яши. Аңа 56 яшь, ул урыс милләтеннән. Милли кием тегү белән шөгыльләнә, инде 10 ел "Асылъяр" ансамблендә рәссам-модельер булып эшли. Азатлык, форсаттан файдаланып, аңа берничә сорау бирде.

— Наталья ханым, сездә татар телен өйрәнү теләге ничек барлыкка килде? Аны нигә өйрәнергә булдыгыз?

— Телне өйрәнү теләге миндә күптәннән булды, ләкин озак вакыт дәвамында моңа мөмкинлек кенә булмады. Соңгы елларда Татарстанда татар телен торгызу тырышлыклары башлангач, бу дулкын күрше төбәкләргә дә таралды. Безнең Ижаудагы Халыклар дуслыгы йортында татар теле курслары оештырылды. Аларны үткәрүгә Тукай исемендәге татар гимназиясе укытучысы Алсу Шәяхмәтова күп тырышлык куйды, ул олыларга да укыту теләген белдерде.

Татарча сөйләшү миңа нигә кирәк? Телне белү шул телдә сөйләшүче халыкны аңларга ярдәм итә. Әйе, инглиз теле киң таралган, аны белү бик яхшы, ләкин мин, беренче чиратта, иң якындагы күрше халык телен аңларга телим. Шуңа күптәннән татар телен өйрәнергә теләдем дә.

Җыр өлкәсендә татар теленә тиң телләр юк

Өздереп шуны әйтә алам: җыр өлкәсендә татар теленә тиң телләр юк! Безнең ансамбль җитәкчесе татарча сандугач кебек җырлый. Күрәсең, татар теле мине җыр ягыннан да кызыксындыра.

— Курслардан тыш татар телен өйрәнүдә сезгә нәрсә ярдәм итә?

— Берничә интернет-ресурс, онлайн-тәрҗемәчеләрне кулланам. Аеруча "Әйдә! Online" проектының ярдәмен билгеләп узасым килә. Аны социаль челтәрләрдә: Вконтакте һәм Instagram-да карап, укып барам. Минем өчен иң кадерлесе: үзем өчен тел байлыгын ачу, төрле әйтемнәр, мәкальләр белән танышу. Визуаль мәгълүматның булуы да бик мөһим, инстаграмда текстны карарга, дөрес әйтелешне ишетергә, яңа сүзләр белән танышырга бик җиңел.

Тел өйрәнү проекты өчен мин Азатлыкка бик рәхмәтлемен

Тел өйрәнү проекты өчен мин Азатлыкка бик рәхмәтлемен, аны көн дә күзәтеп барам. Язылучылар белән кире элемтәнең булуы миңа ошый, башка кешеләрнең фикерләрен укып барырга да кызык, алар телемне шомарта.

— Татар телен өйрәнү сезгә эшегездә, татарлар белән аралашуда ярдәм итәме? Моның гамәли ягын сиздегезме, күрдегезме?

— Тукай телен аңлау миңа татар халкын да, аның музыкасын да, көнкүрешен дә аңларга ярдәм итә. Төп эшем – милли кием тегү, тел белү хәтта кием тегүдә дә ярдәм итә. Нигә дигәндә, телнең яңгырашы милли орнаментта нык чагылыш таба.

Телне, мәдәниятне белү халыкны яхшырак аңларга ярдәм итә

Киемнәрне балалар коллективы өчен теккәч, алар белән дә еш бу темага сөйләшәбез. Ттатар орнаменты үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, бер кыз шундый фикер әйтте: "татарлар бик сыгылмалы халык, чөнки бездә бер сабакта әллә күпме чәчәкләр бизәкләре бар", диде ул. Шуңа телне, мәдәниятне белү халыкны яхшырак аңларга ярдәм итә, дип саныйм мин.

— Эшегез турында бераз сөйләгезче. Ул нәрсәдән гыйбарәт?

— Сәхнә өчен милли костюм әзерләү эше күп өлештән тора. Беренче чиратта мәгълүмат җыю кирәк. Мин төрле китаплар, сайтлардан тегү турында, милли орнаментлар, этнография материаларын җыям, хәер, хәзер күп кенә рәсми сайтта мәгълүматлар җитәрлек. Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны да алам, өйдәге китапханәмдә татар костюмнары турында инде тугыз китап бар.

Шуннан соң без ансамбль җитәкчесе белән бергәләп эскиз булдырабыз, лекало әзерлибез. Киләсе адым – төрле кибетләрдә тукымалар һәм фурнитурлар эзләп табу. Мөгаен, бу – эшнең иң катлаулы өлеше, чөнки фурнитурлар күләме һәм ассортименты ягыннан гел җитеп бетми. Модельерга бер-берсенә килешмәгән элементларны туры китерү вазифасы йөкләнә булып чыга.

Тамашачы нинди халык тамашасы икәнен киемнән күреп аңларга тиеш

Киемнәр сәхнә өчен тегелгәч, монда милли киемнең чынбарлыкка якын булуын да исәпкә алырга кирәк, шул ук вакытта сәхнә эффектын да онытмаска кирәк, ягъни бу өлкәдә белеме булмаган тамашачы нинди халык тамашасы икәнен киемнән күреп аңларга тиеш. Менә бу ике мәсьәләдә баланс табарга кирәк. Моңа ирешер өчен орнамент үзенчәлекләре, изү, калфак, хәситә кебек милли элементлар эшкә җигелә.

Милли киемдә безнең төп белгеч булып ансамбль җитәкчесе Лариса Гайнетдинова тора. Ул балаларда милли музыка, гореф-гадәтләргә кызыксыну уята, милли үзаң үстерүдә актив катнаша. Бездә төрле музыкантлар һәм этномузыка белгечләре белән мастер-класслар уза. Беләсезме, борынгы музыкаль инструментны кулга тоткан һәм анда уйнап караган бала күзләрен күрергә кирәк! Мондый чаралар аша балаларда телгә дә, мәдәнияткә дә мәхәббәт барлыкка килә.

Милли кием – гаҗәеп кызыклы өлкә, шуның аша мин бәйрәм булдыруда катнашам бит. Безнең "Асылъяр" ансамбле белән берничә тапкыр "Түгәрәк уен" фестивалендә дә катнаштым, бик кызыклы булды. Башка иҗатчылар белән таныштым, тәҗрибә уртаклаштык. Әйтик, шулай итеп Бакчасарай осталарының тегү серләренә төшенә алдым.

Наталья ханым, кире татар теле темасына кайтып, сезгә тел өйрәнгәндә нәрсә җитми? Нинди кыенлыклар туа?

— Миңа урыс телендә яхшы язылган грамматика җитми. Төрле ресурстан карыйм, гадәттә, беренче берничә дәрес яхшы бирелә дә, ә аннары соң грамматика кагыйдәләре татарча аңлатыла. "Әйдә! Online" шул яктан отышлы да, дәвамлы курслар кирәк.

Төрле дәрәҗәдәге кешеләргә төрле материаллар булуы кирәк

Моннан тыш, тел өйрәнгәндә тыңлау биремнәре бик җитеп бетми. Диктор тавышы белән өздереп әйтелгән аудио күнегүләр татарча юк диярлек. Бу фикерне минем белән татарча өйрәнгән башка кешеләр дә әйтә. Гомумән, төрле дәрәҗәдәге кешеләргә төрле материаллар булуы кирәк, татар телендә моның белән әле авыррак.

Белешмә

"Әйдә! Online" –​ Азатлык радиосы 2018 елның февраленнән алып барган татар телен өйрәнү проекты. Ул телне үзлектән өйрәнүчеләргә төрле файдалы материаллар тәкъдим итә.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Татар теле өйрәнү проекты материаллары социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Facebook һәм Instagram. ​

XS
SM
MD
LG