Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Галләм: "Татар җәмгыятен бераз селкетергә, уятырга кирәк"

Марат Галләм
Марат Галләм

Сентябрь ахырында Австралиянең Аделаида шәһәрендә татарларның корылтае үтә. Оештыручыларның берсе - Австралиянең көнбытышындагы Перт шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре кандидаты Марат Галләм белән әлеге чарага әзерлек, диаспораның бүгенге хәле, яшь буын, тел һәм корылтайның максатлары турында сөйләштек. Ул башта үзе белән таныштырып китте.

— Миңа 42 яшь. Тамырларым Татарстанның Мамадыш районыннан. Әти-әни шунда туган. Ләкин мин Ростов өлкәсендә тудым, мәктәпне Таганрогта тәмамладым. Аннары Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетында укыдым. Шунда ук кандидатлык диссертациясен якладым.

Һөнәрем буенча мин табиб. Өйләнгәч Казакъстанның Алматы шәһәренә күчтем. Ике улыбыз шунда туды. 2018 елны без Австралиягә күчендек. Шуннан бирле илнең көнбатышындагы Перт шәһәрендә яшибез.

— Ни өчен Русиядән Алматыга күченергә булдыгыз?

— Хатыным шунда туган. Аның тамырлары Көнчыгыш Төркестаннан. Әти-әнисе Колҗа шәһәрендә туган, ләкин балачакта ул алар һәм якыннары Советлар берлеге илләренә күченгән. Шулай итеп кемдер Ташкентта, кемдер Алматыда үскән. Шуңа анда күчендек. Аннары Австралиягә китеп урнашырга булдык.

Хатыным Австралиягә күчкәч бию коллективы булдырды. Анда нигездә Үзәк Азия кызлары шөгыльләнә. Алар төрле чараларда катнаша, үзләре дә оештыра.

2024 елны без аерым татарларны гына җыеп карарга булдык. Перттагы татарларның апрельдә узган беренче очрашуына якынча 30 кеше килде. Шул вакытны без татарлар төркеменең оешуы дип билгеләдек. Facebook-та үз битебезне булдырдык. Анда бөтен яңалыкларны биреп барабыз.

Шулай ук без Үзәк Азия берлеген (Central Asia Association) оештырдык. Татарстан, Башкортстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан, вә башка ил вәкилләре белән берлектә эшлибез. Мин шул оешманың бер әгъзасы - вазифам Strategic Affairs Officer (стратегик үсеш һәм партнерлык мәсьәләләре өчен җаваплы хезмәткәр).

Татарстанны танытучы почмакта татар милли ашлары
Татарстанны танытучы почмакта татар милли ашлары

Оешманың җитәкчесе алмашып тора. Хәзер ул үзбәк диаспорасы вәкиле. Бергә-бергә күп уртак чаралар уздырабыз. Ике зур чаралардан берсе - August Dignity, икенчесе - Нәүрүз бәйрәме. Августта оешманың бер еллыгы нәкъ шул тирәдә бәйрәме иттек. Бу Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул итү ае, шулай ук кайбер БДБ илләре бәйсезлек көненә туры килә. Күп кенә илләр бу вакытта төрле чаралар уздырды.

Шулай ук узган ел 26 октябрьдә Пертта беренче Сабантуй да оештырдык. Яшьләр өчен дә чаралар уза - волейбол ярышлары үтте.

Мафия уенын уйнадык. Бу тематик мафия өчен кирәк-яракларга заказ бирдек.

Безне Пенттагы төрле милләтләрнең мәдәни чараларында катнашырга чакыралар. Анда чыгышлар ясыйбыз.

— Тиздән Аделаидада татарларның корылтае уза. Оештыручылар арасында сез дә бар. Максаты нинди?

Балалар өчен дә бер чара өстәргә булдык

Узган ел азагында гаилә һәм дуслар белән Мельбурн һәм Аделаидага сәфәр кылырга булдык. Аделаида да электән эшләп килгән татар җәмгыяте барлыгын ишетеп белә идек. Ләкин коронавирустан соң җәмгыятьнең эше тынып калды. Вак-төяк чаралар гына уздырдылар.

Без татар җәмгыяте вәкилләренә киләчәгебезне алдан ук белдертеп куйдык. Аделаидага килгәч алар белән дә очрашырга булдык. Аңа кадәр мәхәллә имамы Булат Ишмөхәммәтов белән социаль челтәр аша танышкан идек. Ул татарларны җыйды. Барлыгы 30-35 кеше килде. Очрашуда безгә кадәр Казаннан килгән кешеләр дә булды. Аралаштык, татарча җырлар җырладык. Аделаида да элек балаларга татар телен дә укытканнар, әмма якынча 6-7 ел элек бу эш тукталган. Балалар саны азайган. Хәзер инде 6-12 яшьлекләр күбәйгән. Мәктәп тагын торгызылсын иде.

Мин читтәге татар диаспоралары үсеше турында идеяларым белән бүлештем. Моны җылы кабул иттеләр.

Шуннан без бергәләп Австралиядә уртак бер чара үткәрү турында уйлый башладык. Башка шәһәрләрдән дә кешеләрне чакырырга булдык. Аны Аделаидадагы җәмгыятьтә үткәрик дип тәкъдим иттем, чөнки анда татар җәмгыяте зуррак һәм тарихи яктан да шактый билгеле.

Диләрә һәм Шөһрәт тә бу фикер белән кызыксынды. Башта идея концерт үткәрү турында иде, аннары киң колачлы итәргә карар иттек. Ягъни, бу тик концерт кына түгел, ә төрле кызыксынулары булган кешеләргә ошарлык - мәдәни, күңел ачу һәм җәмгыять өчен файдалы очрашу булсын дигән фикер туды. Конференция һәм концерт бергә булсын, дип килештек.

Балалар өчен дә бер чара өстәргә булдык. Бу көндезге кечкенә гаилә лагере (Daytime Family Camp) булачак, корылтайдан соң, татар үзәгендә, Австралия мәктәпләренең каникуллары вакытында дүрт көн дәвам итәчәк. Инде 5-15 яшьлек 30 бала теркәлде. Сигезләп бала башка шәһәрләрдән киләчәк. Бу көндезге гаилә лагере: балалар һәм ата-аналар көндез киләләр дә, кич өйләренә яки кунакханәләренә кайталар. Академия формасында белем бирү програмы булачак. Татар темасына бәйле төрле остаханәләр, һөнәр дәресләре, шөгыльләр, уеннар карала. Татар мәдәнияте һәм татарлык турында сөйләячәкбез. Быел Габдулла Тукайның юбилее, анысы да програмга аерым керәчәк. Соңгы көнне шәһәр бакчасында кечкенә сабантуй да үткәрергә уйлыйбыз, анда гаиләләр, балалар киләчәк, сабантуй уеннары оештырылачак.

Ягъни 26 сентябрь, шимбә көнне – конференция ачылышы. 27 сентябрь, якшәмбе көнне – концерт. Ә лагерь 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр.

Белешмә өчен: Австралиядә уку елы февральдә башлана һәм декабрь урталарында тәмамлана. Аннан соң декабрь уртасыннан февральгә кадәр җәйге каникуллар була.

Мин оештыру комитеты сәркатибе булып торам. Социаль челтәрләр, билетлар, веб-сайт, теркәлү системы – болар барысы да минем җилкәдә. Катнашучылар саны безнең иң оптимистик фаразларны да узып китте. Башта конференциягә 30 кеше килер дип уйлаган идек. Билет бәясен символик кына – 10 доллар, яки 5 евро куйдык. Ул бары тик сайт чыгымнарын каплау өчен кирәк. Корылтайга теркәлү вакыты 1 августка кадәр иде. Хәзерге көнгә 86 кеше теркәлде, боларның 27се – башка шәһәрләрдән. Без, балаларны исәпләмәгәндә, якынча 100 кеше булыр дип көтәбез. Концертка керү бушлай булачак.

Сабантуй бәйрәме
Сабантуй бәйрәме

—Ни өчен нәкъ корылтай дип атадыгыз?

— Корылтай – бу төрки мәгънәдәге форум. Татарлар җыелып, төрле иҗтимагый мәсьәләләр, мәдәният, күңел ачу, гаилә тарихлары, күченү, социаль проектлар, уңай үзгәрешләр, киләчәк перспективалар һәм проблемнар турында сөйләшә торган җыелыш.

Чыгыш ясаучылар катнашучыларның төрле кызыксынуларына карап сайланды. Яшьләр, мәгариф, мәдәният, сивил активлык белән бәйле темалар бар.

Хәзерге вакытта 86 кеше теркәлгән. Зал да якынча шулкадәр кешегә исәпләнгән. Ләкин теркәлмичә дә кунакка килүчеләр булыр дип уйлыйбыз.

— Австралиядән башка тагын кайдан делегатлар бар?

Аделаидада инде дүртенче буын балалары үсеп килә, шуңа күрә Австралиядәге гаиләләр өчен бу бик мөһим

Калифорниядән ике кунак килә. Алар Америка татар ассоциациясен (American Tatar Turk Association, ATTA) тәкъдим итәчәк. Бу Өмит Чапаноглы һәм аның әнисе Диләрә ханым. Шулай ук Илһан Садри, ул үзе килә алмый, әмма видео аша катнашачак. Профессор Юлай Шамилоглы да видео аркылы чыгыш ясаячак.

Без кешеләргә Австралиядәге һәм чит илләрдәге татар диаспорасы өчен мөһим булган идеяләрен, проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирергә телибез. Бу бер максат.

Икенче максат – төрле шәһәрләрдән килә алган кешеләрне бер-берсенә якынайту, шәһәрләрне бәйләү. Күпләр татар җәмгыятен бераз "селкетергә", уятырга, татар үзенчәлеген һәм мәдәниятен саклау кирәклеген төшендерергә кирәк дип саный. Балалар үсә, Аделаидада инде дүртенче буын балалары үсеп килә, шуңа күрә Австралиядәге гаиләләр өчен бу бик мөһим. Бу форматтагы беренче чара булачак.

Нәтиҗәдә уртак кызыксынулары булган кешеләр бер-берсен табар дип өметләнәбез. Аннан соң ерактан, онлайн рәвештә бергә эшләргә мөмкинлек туачак. Австралия татар диаспорасына күбрәк игътибар бирелер дип уйлыйбыз. Шулай ук АКШ, Канада, Европа татарлары белән элемтәләр булсын иде. Көнбатыш мохите безнекенә охшаш, һәм бу соңрак буыннарга бер-берсе белән бәйләнешкә керүне җиңеләйтә.

Без резолюция проекты әзерләрбез дип уйлыйм. Аннан соң аны конференциядән соң фикер алышып, кабул итү мөмкин булачак. Форумнарда, конференцияләрдә бу гадәти нәрсә.

— Сезнеңчә тел мәсьәләсенә бәйле аңлашылмаучанлыклар чыкмасмы, чөнки Кытай аша Австралиягә килүчеләр урыс телен белми, ә Русиядән килүчеләр татар телен ныклап белмәскә мөмкин.

Тел ягыннан, әлбәттә, өстенлек инглиз телендә. Австралия өчен Канада һәм АКШ белән аралашу өчен инглиз теле уртак тел, Европада хәзер ике кешенең берсе инглиз телендә сөйләшә. Инглиз теле татарлар өчен дә уртак тел булып кала.

Корылтайның эш телләре – татар һәм инглиз телләре. Барлык презентацияләр һәм аралашу ике телдә барачак. Урыс теле бик аз кулланылачак, урыс телендә бәлки бер видео булыр. Күпчелеге инглизчә яки татарча. Татар теленең төрле диалектларында – Урта Азия татар теле, әдәби татар теле... Әйтик, Илһан Садриның сөйләшен "америка татары" теле дип атарга була.

Кызлар ансамбле татар биюен башкара
Кызлар ансамбле татар биюен башкара

— Сәяси темаларга чыгышлар булачакмы?

Тыелган темалар юк

Мин шәхсән сүз иреге яклы. Бу Австралия һәм Көнбатыш Европа кыйммәтләренә туры килә. Чыгыш ясаучыларны цензураламыйбыз. Тыелган темалар юк. Безнең өлкән буын вәкилләренең Кытай коммунистик режимын, Путин режимын, Совет режимнарын тәнкыйтьләгән китаплары һәм язмалары да бар.

Без темаларны махсус сәясиләштерергә тырышмыйбыз. Сәясәт ул гомумән тормышның бер өлеше. Совет чорыннан калган "сәясәтсез генә яшик" яки "сәясәтсез булсын" дигән нәрсә хәтта минималь фикерне дә әйттермәс өчен кулланыла. Мин моңа каршы, "тыюларны тыю" булырга тиеш, ягъни бернинди тыю булмавы мөһим дип саныйм.

Чит ил оешмалары белән финанс бәйләнешләр юк. Чара тулысынча Австралиянең иҗтимагый һәм хокукый яссылыгында үткәрелә. Русия консуллыгы яки илчелеге белән бернинди бәйләнешебез юк. Без җирле хакимияттән һәм Көньяк Австралиядән берничә кечкенә грант алдык. Аделаида шәһәренең күпмәдәниятле чаралар (multicultural events) програмнары да бар. Төрле грантлар корылтайның төрле көннәрен яки чараның төрле өлешләрен каплый.

Грант кайсы оешмага бирелде?

— Шөһрәт белән Диләрә Вәлифләр җитәкчләгән Аделаидадагы татар-башкорт ассоциациясенә. Австралиядә шулай ук Аделаидадагы иң өлкән татар гаиләләренең берсе, танылган Садрилар гаиләсе нигез салган ассоциация бар иде, әмма хәзерге вакытта аның эшчәнлеге "туңдырылган" хәлдә. Ирек Гарифның "Туран" ассоциациясе дә хәзерге вакытта бик аз эшчәнлек итә, аны да "туңдырылган хәлдә" дияргә була. Рөстәм Садри да, Ирек Гариф та ниндидер рәвештә татар-башкорт ассоциациясендә катнашкан. Аларның исемнәре australiantatars.com сайтында, социаль челтәрләрдә бар. Бәлки, алар идарә комитетына керәләрдер. Грантларга гаризаларны мин Диләрә Вәлиф белән бергә бирдем.

— Сугыш (Русиянең Украинага каршы баскын сугышы) башланганнан соң Австралиягә килүче татарлар булдымы?

— Бу кызыклы һәм дөрес сорау. Австралиядәге һәм Көнбатыштагы татарларның иҗтимагый тормышын сөйләгәндә, Русиядән татар-башкорт һәм башка халыкларның күпләп күченеп килүен искә алырга кирәк. Аеруча 2022 елның сентябрь-октябрь айларында күченүчеләр күп булды. 2024 елда Пертта җыелганда, якынча 30 кеше җыелды – без моңа бик гаҗәпләндек, чөнки моңа кадәр без унбиш-егерме кешене белә идек, аларның да яртысы килмәгән иде, ягъни яңа кешеләр күп иде. Алар чара турында Facebook аша, танышлары аша, урыс телле диаспора төркемнәре аша, яки Урта Азия халыкларының милли чараларында ишетеп килгән.

Мельбурнда һәм башка шәһәрләрдә дә яңа кешеләр күп. Күпләренең хокукый статусы тотрыклы түгел. Вакытлыча визаларда, эш визаларында яшиләр. Элегрәк килгән кешеләрнең, әйтик, 2018 елда килгәннәрнең, даими яшәү рөхсәте бар иде.

Соңгы мөһаҗирләр еш кына ашыгыч рәвештә күченергә мәҗбүр булдылар. Кайберләре Казакъстанда, Төркиядә, Мисырда яшәп, аннары монда күченеп килгән. Күпләр вакытлыча эш рөхсәте белән яки уку визасы белән зур шәһәрләргә китәләр, чөнки анда мөмкинлекләр күбрәк. Уку максаты белән килеп, укудан соң эшкә урнашып калучылар да бар.

Австралиянең җир белән тоташ чикләре юк, шуңа күрә Америка яки Европа кебек канунсыз миграция бик сирәк. Күпчелек кеше канунлы юллар белән килә. Ләкин студент яки эш визасы белән килгән кешеләрнең хәле кайвакыт тотрыксыз була. Эш тапмаганнарның хәле тотрыксыз.

Русиянең төрле төбәкләреннән килгән төрле татарлар бар. Минем уртак чара үткәрүдә шәхси мотивациям дә шундый. Социаль челтәрләрдәге реклам аша яңа кешеләр табыла, теркәлгән кешеләр арасында минем беркайчан да очратмаган, хәтта ишетмәгән кешеләр дә бар. Алар арасында Австралиядә күп еллар яшәүчеләр дә бар.

Корылтай белән күп кеше кызыксында, әмма бөтенесе дә катнаша алмый, кайбер кешеләр билетлар һәм кунакханә чыгымнары аркасында килә алмый. Бигрәк тә гаиләләр өчен бу кыйммәткә чыга. Ләкин алар, ким дигәндә, чараның барлыгын беләчәк һәм онлайн рәвештә элемтәгә керә. Корылтайның онлайн өлеше дә булачак. YouTube каналыбызда конференция көнендә презентацияләрнең тулы видеолары урнаштырылачак. Тере чыгышлар турыдан-туры булачак, аларны да яздырып, соңрак социаль челтәрләргә урнаштырачакбыз. Бу – киләчәк буыннар өчен, балалар өчен, килә алмаган кешеләр өчен Австралия татарлары мирасы булып калсын дигән максат белән эшләнә.

— Спикерлар нинди чыгышлар тәкъдим итәчәк?

Татарлар турында инглиз телендә материал бик аз

Мәсәлән, Канададан Алимә Саләхетдинова бар. Ул татар теле һәм аны өйрәнү турында видеопрезентация җибәрде, үзе килә алмаячак. Сан-Францискодан Илһан Садри үзенең татар музее һәм ассоциациясе турында сөйлиячәк.

Өмит Чапоноглу үз ассоциациясе, проекты һәм үзләре чыгара башлаган журнал турында алдан яздырылган видеосын күрсәтәчәк.

Көньяк-Көнчыгыш Азиядән бик кызыклы татар гаиләсе бар, алар хәзер Филиппинда яши. Әниләренең исеме Эльвира, ул моңа кадәр Сингапурда якынча 10 ел яшәгән. Анда җәмгыять эшләре белән шөгыльләнгән, сабантуйлар һәм башка чаралар оештыруда катнашкан. Улларының берсе Эмилгә якынча 20 яшь. Аның Spotifyда татар тарихына багышланган подкастлары бар. Якынча 10 чыгарылыш, һәрберсе 10 минут тирәсе. Болгардан алып хәзерге Татарстанга кадәр татар тарихы турында сөйли.

Татарлар турында инглиз телендә материал бик аз. Ә бу бик мөһим. Шуңа күрә конференциядә инглиз телендәге материаллар булуын телибез. Соңрак татар телендә чыгыш ясаучыларның видеоларына субтитрлар да ясарга телибез.

Германиядә яшәүче Эльза Нәбиуллина Европада, Германиядәге тәҗрибәсе һәм үз җәмгыяте белән бәйле проектлары турында чыгыш ясар дип көтелә.

Кол-Шәриф мәчете архитекторы, мөхтәрәм Айвар Саттаров кыска гына сәламләү видеосы җибәрде.

Җирле чыгыш ясаучыларның берсе – хөрмәтле Рөстәм Садри. Ул күптән түгел 80 яшен бәйрәм итте. Алар иң беренче татар мөһаҗирләре дулкыныннан. Бу гаиләнең язмышы бик аяныч, Рөстәм әфәнденең әти-әнисе күп еллар Кытайда төрмәдә утырган. Мәдәни инкыйлаб вакытындагы чуалышлар тәмамланып, ирек бирелгәч, 1976 елда гаиләсе белән Австралиягә күченгәннәр. 2026 елда аларның Австралиядә яши башлавынанәкъ 50 ел була.

Рөстәм Садри почта аша миңа үзенең дүрт ел элек басылган "Геноцид под красным солнцем" китабын җибәрде. Анда гаилә тарихы, Көнчыгыш Төркестандагы тормышлары, сугыш, коммунизм, мәдәни революция һәм Австралиягә күченү турында сөйләнә.

Зыя Маски – Япония, Төркия аша Кытайдан күченеп килгән Маски нәселеннән. Аның тормыш иптәше – Гайшә Вәлифләр чыгышы көтелә.

Ул вакытта бергәләп күченеп килгән гаиләләр арасында иң зур һәм иң танылган ике гаилә – Садри һәм Вәлиф нәселләре. Ирле-хатынлы Гайшә Вәлиф һәм Зыя Маски "Иреккә юл" ("Journey to Freedom") дигән китап чыгарды. Анда гаилә фотосурәтләре бик күп. Китап, минемчә, 2015 еллар тирәсендә басылган иде. Китап гаиләләр буенча бүленгән: Чанышевлар, Вәлифләр, Садрилар һәм башкалар. Анда Австралиягә килгән яки Көнчыгыш Төркестанда яшәгән гаиләләр турында мәгълүмат бар. Диләрә миңа бу китапны Аделаидада чагында бүләк итте. Минем хатынымның әти-әнисе дә Австралиядә яши. Фотоларны караганда, хатынымның әтисе 1944 елгы бер фотода үз әтисен таныды. Ул Көнчыгыш Төркестандагы күтәрелешләр белән бәйле хәрби төркемдә булган. 1940 нчы елларда Кытайга каршы баш күтәрүне Советлар берлеге башта хуплый, аннан бөтенләй кирегә әйләндереп ташлый. Хатынымның туганнарының барысы да 1954-1958 елларда Советлар берлеге ягына күченгән. Соңыннан, мәдәни революция башлангач, чикләр ябыла, Советлар ягына чыгу мөмкинлеге юкка чыга. Мәдәни революция вакытында күп татарлар төрмәгә эләгә. Кайберләре 8-10 ел утырган. Садри һәм Вәлиф гаиләләренең әби-бабалары, Рөстәмнең әти-әнисе, Шөһрәтнең әби-бабайлары да төрмәдә булган.

Бик көтелгән кунакларның берсе – үзбәк һәм уйгыр җәмгыяте вәкиле Бәхтияр Бора да чыгыш ясаячак. Ул тумышы белән Көнчыгыш Төркестаннан, үзбәк-уйгыр җәмгыяте лидерларының берсе. Безнең җыелыш турында белү белән үк Сиднейдан билетлар сатып алды. Аның җирле татар җәмгыяте белән дуслыгы һәм шәхси рәхмәте бар, аеруча Ләйлә Садрига карата. Ләйлә ханым аның әти-әнисенә 1980нче елларда Көнчыгыш Төркестаннан Австралиягә күченергә ярдәм иткән.

Аның темасы – татар җәдитчеләре һәм татар, үзбәк, уйгыр җәмгыятьләре арасындагы мөнәсәбәтләр. Минем үзем өчен бу бик кызык, яшьләр өчен бу файдалы булырга тиеш.

Үзем дә чит илләрдәге, аеруча Көнбатыш илләрендәге, татар диаспорасының перспективалары һәм проблемнары турында чыгыш ясарга планлаштырам. Якынча бер ел дәвамында социаль, икътисади һәм сәяси аспектларны өйрәндем. Бу минем фәнни тикшеренү түгел, шәхси кызыксынуым. Иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаганнан бирле этнология һәм этнография белән кызыксынам.

Миңа башка экспертларның эшләре кызык. Татар телен өйрәнгән япон этнографы Мидзуки Накамура Сакурама хезмәтләре белән дә кызыксындым. Ул Алматыда Русия татарларының 2022 ел ахырындагы мөһаҗирлеге турында кыр тикшеренүләре үткәргән. Аның "Crisis-activated diaspora" дигән хезмәте бар. Ул кризис аркасында активлашкан диаспоралар турында, шул исәптән татарлар турында да яза. Бу бик уңышлы атама. Ул бик күп диаспораларның тормыш юлын чагылдыра, татарларныкын гына түгел, күп мөһаҗирләр юлы җиңел түгел.

Мин бу юлны үзем дә үттем, Австралиягә хәзерге мөһаҗирләрдән элегрәк күчендем, хәзерге хәлем тотрыклырак. Ләкин Австралиягә күченүчеләр белән аралашканда, мондагыларның кануни хәле тотрыклырак икәне аңлашыла. Әмма Төркия аша китәргә теләп, анда торырга мәҗбүр булган, бөтен милкен югалтып яки ташлап калдырып, башка илләргә күчәргә мәҗбүр булган кешеләрнең тарихларын ишетеп беләм.

Без гаиләләрнең мөһаҗирлек тарихы турында да тема тәкъдим иттек. Ул кешенең үз тарихы гына түгел, ә әти-әниләренең тарихы да булырга мөмкин. Типик маршрутларның берсе: Кытай – Харбин – Төркия – Австралия.

Без кешеләрне ачык рәвештә сөйләргә чакырабыз. Конференция гаилә мирасын булдырырга ярдәм итә. Бу үзтәңгәллекне сакларга булыша. Моны уяну, яңару, саклау, ныгыту һәм үсеш өчен бер мөмкинлек дип күрәм.

Узган гасыр белән чагыштырганда, хәзерге мәгълүмат чорында территорияләр аша аралашу күпкә җиңелрәк. Бу яшь буын өчен аеруча мөһим, чөнки алар балачактан башкаларның тәҗрибәсен күрә һәм мирас итеп ала ала.

— Яшьләр моның белән кызыксынамы соң?

Хәзерге вакытта моны әйтү авыр. Мин компьютерлар, телефоннар, интернет белән үскән миллениаллар турында уйлыйм. Без яшь вакытта татар үзаңы турында артык уйламадык. Минем балаларым да, – аларга 11 һәм 13 яшь, – бәлки моның белән кызыксынмыйдыр.

Мәсәлән, Брисбенда ипотека һәм банк брокеры булып эшләүче Нияз исемле бер танышым бар. Мин аның Сабантуйда төшергән рилсын күрдем һәм 15 яшьлек чагында татар җырларына төкеренгәнен сөйләде. Ә хәзер аңа кырык яшь, һәм ул Салаваттан, иске җырлардан "мөккибән". Димәк, син моны яшь чакта яратмасаң да, ул сиңа тәэсир итә. Соңрак син моңа кире әйләнеп кайтырга мөмкинсең.

— Балачакта "төкеренгән" кеше бу җырларны барыбер ишетеп үскән. Бүгенге балалар татар җырларын яки татар материалларын бөтенләй ишетмәскә дә мөмкин.

Шуңа күрә без аларны татар җырлары, музыкасы белән таныштырабыз – хәзерге музыка белән дә, иске җырлар белән дә. Бу аларга "татар" дигән төшенчәнең нәрсә икәнен белергә ярдәм итә. Алар хәзер моның белән актив кызыксынмаска мөмкин, ләкин соңрак аңлар дигән өмет бар. Шәхси аралашу мөһим. Кешеләр бер-берсенә ачык булырга тиеш.

— Австралиядә ничә татар бар?

Чит илләрдәге һәм Австралиядәге кайбер татарлар да Путин сәясәтен яклый

— Бу авыр сорау. Халык санын алу (census) биш елга бер үткәрелә. Соңгы җанисәп быел августта булды. Аның саннары киләсе елда чыгачак. Бу зур сюрприз булыр дип уйлыйм, чөнки татарлар саны үзгәрергә тиеш.

Алдагысы 2021 елда иде, ягъни сугыш башланганчы узган. 2021 елгы җанисәптә чыгышы (ancestry) турындагы сорауда Австралия буенча якынча 1000 кеше үзен татар дип күрсәткән. Өйдә кулланыла торган тел (language at home) аерым сорау. Бу мөһаҗирләр өчен катлаулы сорау. Кемдер инглиз, урыс яки башка телне күрсәтә. Казакъстаннан килүчеләрнең дә гаиләдә аралашу теле гадәттә урыс теле. Күпләр үзләренең милли үзенчәлеген яки күпмәдәниятлелеген күрсәтү өчен казакъ яки төрек телен күрсәтә.

Милли чыгыш ягыннан берничә вариантны сайлау мөмкинлеге бар. Ә өйдә кулланыла торган итеп бер генә телне күрсәтергә була. Татар телен өйдә куллану вариантын бик аз кеше сайлый. Күпмәдәниятлелек (multiculturalism) – Австралиядә җәмгыятьнең мөһим терәге. Европада да шулай. Хөкүмәт моны хуплый. Бу интеграциягә комачауламый, киресенчә, кешеләргә үз мәдәниятен һәм телен сакларга мөмкинлек бирә. Моның өчен грантлар да бирелә.

Сиднейда милли чыгышы ягыннан якынча 300 татар бар, шуның унысы татар телен күрсәткән. Аделаиданы исәпләмәгәндә, бары тик иллеләп кеше генә өйдә татар телен куллануын әйткән.

Аделаидада этник чыгышы белән якынча 200 кеше татар милләтен күрсәткән, ә өйдә татар телен кулланучыларның саны якынча туксан. Бу чын сан, чөнки бу җәмгыятьтәге гаиләләрнең бер өлеше беркайчан да урыс телен белмәгән. Мәсәлән, шул ук Садрилар, Вәлифләр һ.б.

Перт шәһәрендәге бер социолог белән сөйләштек. Ул "community of unbelonging" (беркайда да карамаганнар җәмгыяте) дигән төшенчә турында сөйләде. Бу аның диссертациясе белән бәйле.

Бер яктан, "Австралиягә бәйлелек хисе" (sense of belonging to Australia) бар. Икенче яктан, "туган телеңә, мәдәниятеңә һәм башка нәрсәләргә бәйлелек хисе" бар. Ягъни син Австралия җәмгыятенең бер өлеше була аласың, шул ук вакытта үз тамырларыңны мәдәният һәм җәмгыять аша саклыйсың.

Киресе дә бар – unbelonging. Кайбер мигрантлар үз милләтен күрсәтергә теләми. Алар тизрәк ассимиляцияләнергә, җәмгыятькә тулысынча кереп китәргә тели, диаспора белән бәйләнешне булдырмаска тырыша.

Урыс телле җәмгыятьтә сәяси фактор да бар. Путинчылык (Putinism) килеп җиткәннән соң, урыс җәмгыятендәге оппозиция тарафдарлары, мәсәлән Навальный хәрәкәтенә бәйле кешеләр, аерылды. Шулай ук сугыш башлану да тагын бер фактор булды.

Чит илләрдәге һәм Австралиядәге кайбер татарлар да Путин сәясәтен яклый. Бу сәер, әмма андыйлар шактый. Урыс телле татар җәмгыятьләрендә андый кешеләр шактый. Бу кешеләр арасында киртәләр һәм бүленешләр барлыкка китерә.

Әйтик, Сиднейда Яңа Уэльс Татар мирасы ассоциациясе (Tatar Heritage Association of New South Wales) якынча 10 ел элек барлыкка килгән. Аның президенты – Лилия Сәмигулина. Аның бөтен мәкаләләеннән, язуларыннан, ул килгән татар чараларындагы чыгышларыннан аның асылда Русия консуллыгының агенциясе икәне аңлашыла – ул үзенең социаль челтәрләрдәге битендә татарча чараларны рекламалауга караганда Русия чараларын күбрәк яктырта, Русия чараларында катнаша һәм аларны рекламлый. Хәзер аның янында өч тарафдары гына калды кебек. Сиднейдагы күп татарлар, Үзәк Азиядән һәм Русиядән килгән кешеләр, бу ассоциациянең өлеше булырга теләми. Мин җәмгыятьнең бүленгән булуын күрәм. Кайбер кешеләр, бу татар җәмгыяте булса да, аның белән бәйләнештә булырга теләми.

Узган елгы ул Сабантуй уздырды, фотоларга күрә, Русия консулы хөрмәтле кунаклар исемлегендә иде. Ул сугышны яклап язмый, гомумән бу темага ачыктан ачык берни язмый, ләкин син ай саен Русия илчелегенә йөрисең икән, аларның чараларын даими яктыртасың икән, нинди мөнәсәбәт була ала?

Шуңа күрә бу корылтай мөһим. Без башка - Русия хакимияте белән бәйләнеше булмаган эчтәлектәге татар темасының, татар үзаңының, тамырларны саклауның сәясиләштерелмәгән көн тәртибе барлыгын күрсәтергә телибез. Һәм монда милләтара каршы кую юк. Киресенчә, сүз Русиянең рәсми мәгълүмати киңлегендә аңлы рәвештә игътибардан читтә калдырылган һәм цензурага дучар ителгән татарлыкның төрле якларын күрсәтергә омтылу турында бара.

Минем хатыным Үзәк Азиядән, Казакъстаннан. Ул Русиядә яшәп алса да, анда үсмәгән. Ул Русия татарларының Мәскәүгә изге сыерга караган кебек мөнәсәбәтен күреп гаҗәпләнә. Үзәк Азиядә үскән кешеләрнең карашы башкарак булырга мөмкин. Көнбатышта яшәгән кешеләр Көнбатыш кыйммәтләрен күбрәк аңлый. Ләкин иске совет стереотиплары белән яшәүчеләр дә очрый.

Мин үзем хәзерге режим яшәгән вакытта Русиягә кайта алмам. Минем Мәскәүдә гаиләм – әти-әни, апа, туганнан туганнар бар. Әнием кайвакыт Мамадыш районындагы авылга кайта. Үзем соңгы тапкыр 2020 елда булдым. Гаилә белән бергә Татарстанга барырга планлаштырган идек, ләкин ковид аркасында баралмый калдык. Аннан соң сугыш башланды.

Казанны күрәсем килә. Минем Казанда булганым бар, ләкин бары тик юл уңаеннан кереп чыккан идем. Кол Шәрифне бер генә тапкыр күрдем.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG