Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мидзуки Сакурама: "Читтәге татар телне мохиткә карап сайлый"


Мидзуки Сакурама-Накамура
Мидзуки Сакурама-Накамура

Япониядәге Цукуба университеты Социаль-һуманитар фәннәр югары мәктәбе студенты, татар-япон кызы Мидзуки Сакурама-Накамура Урта Азия республикаларында яшәүче татарларның туган телләрен ни дәрәҗәдә куллануын өйрәнеп, "Үзбәкстанда, Казакъстанда, Таҗикстанда яшәүче татарлар мисалында заманча татар диаспорасында телне сайлау мәсьәләсе" темасына диссертация язган. Фәнни эшен ул гыйнварда яклаячак. Диссертация яклаганнан соң ул социология фәннәре докторы дәрәҗәсе алачак. Фәнни эшен тынычлап тәмамлау өчен ул хәтта бер атна ялгыз диңгез буенда уздырды. Азатлык галимәдән фәнни эшен әзерләгәндә ниләр ачыклаганын, кайсы илләрдә татарлар туган телләрен яхшырак саклаганын, мәктәпләр булмаган шартларда татар теленең үсеш мөмкинлекләре турында сорашты.

— Мидзуки, ни өчен нәкъ менә шушы теманы сайладыгыз?

— Моны аңлату бик кыен, ләкин бер сүз белән әйтсәм — бу язмыш, Аллаһ тарафыннан бирелгән рөхсәт дип уйлыйм. Мин укыган Цукуба университеты Үзәк Азия һәм Русия университетлары белән киң хезмәттәшлек алып бара, шул исәптән Казан федераль университеты белән дә. Безнең бу илләрдән килгән студентлар һәм тикшерүчеләр белән очрашу мөмкинлеге бар. Шулай итеп, 2012 елда мин бакалавр програмының икенче курсында укыганда, Цукубада очраклы рәвештә Ташкенттан килгән Илмира исемле татар кызы белән таныштым. Без дуслаштык, кайвакыт бер үк лекцияләрдә укыдык, сәгатьләр буе сөйләштек.

Ул татар булуы белән бик горурлана иде, өчпочмак кебек татар ризыклары пешереп сыйлаганы да булды. Бер көнне ул миңа әйтә: "Мин — татар, ләкин татарча сөйләшмим. Кайвакыт мин уйлыйм: мин чыннан да татармы? Минем татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмады" диде. Ул моны урысча әйтте. Без аның белән урысча яки японча аралаша идек. Илмира үзенең абыйсының Ташкентта этномәдәни үзәктә туган телен өйрәнү мөмкинлеге алганын сөйләде. "Ул чын татар булу мөмкинлеге алды" дип өстәде дустым. Минем шунда күңелемдә бик күп сораулар туды. Нигә аның татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмаган? Кем ул — чын татар? Нәрсә ул — татар булу? Шул вакыттан алып минем тикшеренүләр башланды. Иң беренче итеп мин Үзбәкстанда туган телләрен өйрәнүче татарлар белән очрашудан башладым.

— Сезнең тикшеренүләр нинди нәтиҗәләргә китерде?

— Мин Үзбәкстан, Казакъстан һәм Таҗикстанда яшәүче татарларның нинди тел сайлауларын өйрәндем. Шул ук вакытта тикшеренүдә мин аеруча татар телен сайлау яки сайламауга китерүче факторларга игътибар иттем.

Моңа кадәр булган фәнни эшләрнең күпчелеге төбәктәге хәлне күзәтүгә багышланган, ләкин күбесендә урыс теле һәм бу республикаларның дәүләт телләре арасында көчләр бүленеше турында фикер алышу бара. Азчылык булган халыклар вазгыяте җитәрлек өйрәнелмәгән килеш кала. Совет чорында күп кенә этник азчылыклар урыслашкан дип саналганга, алга таба фәнни тикшеренүләрдә аларны бергә кушып "урыс теллеләр" дип кенә атаганнар, бу халыларның үз этник телләрен сайлап алу хәтта күз алдында да тотылмаган.

Фәнни эшемдә өч сорауга җавап бирергә тырышам:

  • Үзәк Азия илләрендә диаспора татарларның тел сайлавына ничек итеп йогынты ясый?
  • Үзбәкстан, Казакъстан һәм Таҗикстанда дәүләт тел сәясәте ничек үсеш ала һәм ул азчылыкның үзаңына ничек тәэсир итә?
  • Бу төбәкләрдә татар диаспорасы кайсы телне куллана һәм туган телне сайлаудан баш тартуга нәрсә китерә?

Тикшеренү вакытында мин ике йөздән артык татар кешесе белән аралаштым. Үзбәкстанда 88, Казакъстанда 77, Таҗикстанда 76 татар белән әңгәмә кордым һәм татар телен белү дәрәҗәсен ачыклау өчен тест уздырдым.

— Бу илләрдә татар диаспорасы вәкилләре кайсы телне сайлый?

— Бу илгә һәм буынга бәйле. Совет чорында туып үскәннәр, гадәттә, ул вакытта тел сәясәте аркасында рус телен яхшырак белә. Әлбәттә, татар телендә сөйләшүчеләр дә бар, ләкин бик аз. Совет иле таркалганнан соң зур үзгәрешләр булды. Алар бер ил – Совет иле иде, ләкин соңыннан алар төрле илләр булды. Сәясәт бөтенләй үзгәрде, һәм җәмгыятьтәге тел хәле дә кискен үзгәрә.

Хәзерге вакытта да Үзәк Азиядә яшәүче татарларның күбесе русча яхшы сөйләшә, ләкин яшь буын арасында үз илләренең дәүләт телен сайлаган кешеләр аз түгел. Яхшы эшкә урнашыр өчен, югары белем алыр өчен, соңгы елларда дәүләт телен белү таләп ителә. Тикшерү вакытында мин кызыклы күренешкә тап булдым. Үзбәк һәм казакъ телләрен яхшы белгән яшь буында – төрки телләр дим, алар татар теле белән күбрәк кызыксына һәм җиңелрәк өйрәнә. Шуңа күрә иң мөһиме – татар телен өйрәнер өчен мөмкинлекләр булдырырга кирәк. Бу контекстта "Ана теле" интернет-порталы әйбәт идея булырга мөмкин, ләкин кайберләрнең интернет белән тәэмин ителеше аны кулланырга мөмкинлек бирми.

Соңгы елларда Үзбәкстанда бердәнбер дәүләт теле — үзбәк телен куллану киңлеге зурайды. Урыс теленең кулланылыш даирәсе тарайды. Таҗикстанда ватандашлар сугышы (1992-97 еллар) күп татарларның күченеп китүенә китерде, ә туганлык җепләренең өзелүе татар телен сайлау мөмкинлеген юкка чыгарды. Ләкин ватандашлар сугышы үз җимешләрен дә бирде — элек исеме һәм документта күрсәтелгән милләте аркасында гына үзен татар дип санап йөргән кешеләргә татар телен, мәдәниятен Дүшәнбедә татар мәдәнияте үзәгендә өйрәнү мөмкинлеге туды. Шулай итеп, алар үзләренең татарлыкларын үстерә алды. Бу нисбәттән татар мәдәнияте үзәкләре ачылу, аларның үсеше, аларның Татарстан ягыннан ярдәм алып торуы әлеге төбәкләрдә татарларның татар телен сайлавында әһәмиятле фактор булып тора.

Күп фәнни тикшеренүләргә караганда, этник азчылыкларның күпчелеге, шул исәптән татарлар да, совет вакытында урыслашкан диелә. Ләкин мин шундый нәтиҗәгә килдем: совет чорында, җәмәгать урыннарында урыс телен куллану хупланган вакытта, татар теле өйләрдә, гаиләдә сакланган.

— Сез өйрәнгән диаспораларның кайсыларында татар теле яхшырак сакланган?

— Казакъстанда. Бик матур татар телендә сөйләшүче яшь җирле татарлар белән таныштым. Яшь буын гына түгел, совет чорында үскәннәр арасында да татар телендә сөйләшүчеләр белән очраштым. Күпчелек очракта, татар телендә яхшы сөйләшүче Казакъстан татарлары казакъ телендә дә матур сөйләшә. Лингвистик яктан бу ике тел әле ерак түгел, шуңа күрә бу ике тел бер-берсен аңларга һәм үзләштерергә ярдәм итә дип уйлыйм.

Телне сайлаганда аны куллану мөмкинлеге булуы-булмавы мөһим фактор булып тора

Телне сайлаганда аны куллану мөмкинлеге булуы яки булмавы мөһим фактор булып тора. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: туганнары белән аралашу мөмкинлеге булганда, һәм татар телендә сөйләшүче киңлекләр (мәдәният үзәкләре, этник ансамбльләр, этник телдә укытучы мәктәпләр) булганда, татар телен сайлап алу ихтималы зур. Башкача әйткәндә: татар теле кулланыла торган мохитнең булу-булмавы телне сайлау яки сайламауга сизелерлек йогынты ясый, һәм бу аны өйрәнү мөмкинлеге булуы яки булмавы белән һәрвакыт бәйләнгән.

Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда яшәгән, үзбәк телен белгән татарлар, Казакъстанда казакъ телен белгәннәр татар телен бик зур кызыксыну белән өйрәнәләр, чөнки ул әлеге телләргә охшаган, ул аңлау, өйрәнү өчен җиңел. Бары урыс яки таҗик телен генә белгәннәр татар теленә азрак кызыксыну белән карый һәм аны туган теле буларак кабул итми.

— Димәк, аларга өстәмә этәргеч кирәк?

— Әйе, бу республикалардагы татарлар татар телен алга таба үз тормышларын – укуын, карьерасын Татарстан белән бәйләргә теләгән очракта өйрәнә башлыйлар. Алар татар теле Татарстанда эшкә урнашу яки югары белем алу ягыннан файдалы булырга мөмкин икәнен аңлый.

Ләкин шундый очраклар да бар: татарлар татар телен карьера яки уку өчен түгел, ә үзләрен татар итеп тоя башлаганга, милли үзаңы барлыкка килгәнгә өйрәнә башлыйлар.

— Өч ел элек сөйләшкәндә сез диссертацияне яклагач, КФУга укырга керәсем килә, дигән идегез. Әле дә андый теләк бармы? Килеп чыкмаса, Япониядә татар теленнән китап язачакмын, дигән идегез. Хәзер планнарыгыз нинди?

— Бәхетемә каршы, миңа докторантура програмында укыган вакытта иң яхшы стипендия алу мөмкинлеге бирелде, Аллага шөкер. Шуңа күрә бу юлы мин Япониядә эзләнүләремне дәвам итәргә булдым. КФУда уку да мине һәрвакыт бик кызыксындыра. Әгәр мөмкинлегем булса, КФУда икенче докторлык дәрәҗәсен якларга өметләнәм, Алла бирсә.

Хәзер без минем якын һәм якшы дустым Юто Хишияма белән японча сөйләшүчеләр өчен татар теле дәреслеге язабыз. Без бу проект белән бер ел эшлибез, пандемия вакытында бу эш бераз туктап калды, ләкин без бу дәреслекне бер-ике ел эчендә бастырырбыз дип ышанабыз.

— Сез Татар теле халыкара олимпиадада катнашып, 2017 елда гран-при алган идегез. Нәкъ шул елда Русиядә яңа канун кабул ителде – татар һәм башка туган телләрне мәктәптә мотлак укыту туктатылды. Ничек уйлыйсыз, телне мәктәптә укыймыйча өйрәнеп буламы?

Мәктәптән тыш шартларда телне өйрәнү бик авыр булырга мөмкин

— Мәктәптән тыш шартларда телне өйрәнү бик авыр булырга мөмкин. Бу очракта телне өйрәнүнең башка юллары бирелергә тиеш, аларны файдалануда кыенлык тумаска тиеш. Белүемчә, Татарстанда татар теле дәресләре һәм "Ана Теле" онлайн мәктәбе кебек татар телен җанландыру өчен бик яхшы проектлар эшли, ләкин бу мөмкинлек һәркем өчен киң танылырга тиеш. Монда бер проблем бар. Бу очракта татар телен бу тел белән кызыксынган кешеләр генә өйрәнә. Тел белән кызыксыну күп вакыт ала. Димәк, мәктәп һәркемгә тел өйрәнү мөмкинлеге бирү өчен бик нәтиҗәле юл. Шулай итеп, минем уйлавымча, башка мөмкинлекләр булса, мәктәпсез тел өйрәнү мөмкин, ләкин бик авыр булыр.

— Мәктәптә укымагач, телне ничек өйрәнеп була? Аны ничек саклап калырга?

— Русия кебек күпмилләтле җәмгыятьтә толерантлык бик мөһим дип ышанам. Толерантлык – башкаларны аңлау һәм хөрмәт итү. Бу яктан караганда, бер милләт вәкиленең икенче милләтнең мәдәниятен аз гына булса да белүе аларга бер-берсен аңларга булыша ала. Шулай итеп, татар булмаганнар өчен татар телен өйрәнүнең мәгънәсе бар, һәм, әлбәттә, татарлар өчен дә башка милләтләрнең ана телләрен өйрәнү мәгънәсе бар.

— Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну күзәтелә. Дистәләгән яшь кеше татар телен өйрәнә, Казан оештырган олимпиадаларга килә, япон университетларында татар халкы, Татарстан турында чаралар узып тора. Токиода хәтта татар теле курслары да оештырылды, анда күбесенчә япон яшьләре йөри. Ул нәрсәгәгә бәйле?

— Мин Япониянең хәзерге хәленә дә гаҗәпләнәм. Ләкин сәбәпләрнең берсе, минемчә, социаль челтәрләрнең тәэсире көчле булуда. Еллар дәвамында мин Twitter-да татар мәдәнияте нинди, нәрсә ул татар теле олимпиадасы дип, гомумән, татар теле турында японнар өчен япон телендә бик күп язам. Олимпиадада катнашу өчен Казанда булганда да мин бу вакыйга турында бик күп кызыклы әйберләр яздым, һәм шундый язмаларым башкалардан аерылып торган нәрсәне өйрәнергә теләгән япон яшьләрен җәлеп итте. Минем Twitter аккаунтымны гадәттә чит мәдәниятләр һәм телләр белән кызыксынучылар карый. Мәсәлән, мин Чихиро һәм Икуми белән Twitter аша таныштым, һәм алар шушы олимпиада турында минем Twitter аша белде.

Әлбәттә, социаль челтәр хезмәте генә түгел, "Tatarstan Fanbook" китабы — мин, дустым Юто һәм ирем Акира 2017 елда язган китап — шулай ук Япониядә татар мәдәниятен һәм телен популярлаштырырга булышалар.

— Элегрәк сез Азатлыкка бәләкәй чакта әбиегез белән аралашканыгызны, аның Уфа якларыннан чыккан татар әбисе булуын сөйләгән идегез. Аның туганнарының кайберләре Америкага китеп урнашты, кайберләре кире Русиягә кайтып китте дидегез. Сез Сачико әбиегезнең туганнары белән аралашасызмы? Аларның бер өлеше Башкортстанның Илеш районында яши, дип язган идегез. Америкага яшәүче туганнарыгыз татарча сөйләшәме?

— Америкадагы туганнарымның күбесе Питсбургта яши, һәм мин кайвакыт алар белән хәбәрләр алмашам, ләкин инглизчә. Алар татар телен ишеткәч аңлый, татар телен алар бер сагыну белән кабул итә, әмма аларга бу телдә сөйләшү авыр.

Илеш районындагы туганнарыма мин күптән түгел хәбәр салган идем, ләкин җавап әле алмадым. Бу пандемия заманында алар исән-саудыр дип өметләнәм.

— Диссертацияне яклау нинди телдә булачак?

— Япон телендә булачак, ләкин инглизчә булырга да мөмкин. Ничек кенә булмасын, Япония вузларында бу ике телдә диссертацияне яклау мөмкин.

* * *

Мидзуки Сакурама-Накамура 2017 елда Казанда узган Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасында гран-при яулады. Беренче татар сүзләрен ул әбисеннән ишеткән. Әбисе Сачико-Александра исемле татар булган. Шул чакта кыз үзендә татар каны акканың тойган. Мидзуки татар телен үзлегенннән өйрәнгән. Ул аны "Ана теле" онлайн курслары ярдәмендә, татар газетларын укып, татар радиоларын тыңлап үзләштергән.

XS
SM
MD
LG