Русиянең Украинага каршы баскын сугышы бишенче ел дәвам итә. Башта бу хәлләр еракта, сугыш кырында кебек тоела иде, әмма сугыш һәр кешенең капкасына какты. Татарстан белән Башкорстанда мәет кайтарылмаган бер генә авыл юк, авыл зиратлары мәйданы артуын дәвам итә. Шәһәрләрдә көн аралаш диярлек куркыныч сиреналар үкерә. Татарстан белән Башкортстанның җирләренә очкан дроннар аркасында һәлак булучылар, җәрәхәтләнгән кешеләр, җимерелгән йортлар, балалары өчен куркуга калган ата-аналар, шыпырт кына булса да "кайчан бетәр икән бу мәхшәр" дип сукранулар, кешеләр белән аралашмаска өйрәнүләр, бер-береңә ышанмыйча һәм шикләнеп берни булмагандый тормыш алып барырга тырышу - бу Татарстан белән Башкортстандагы көндәлек тормыш.
Сугыш һәр кешене үзгәртте, һәр кешегә йогынты ясады. Кимендә кешеләрнең матди хәле үзгәрде һәм кешеләр үзләре дә сизмәстән курку хисе белән яши башлады.
Азатлык сугыш кешеләрнең тормышын ничек үзгәртте дигән сорау белән төрле җирдә яшәүче татар-башкорт, төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр белән сөйләште һәм аларның фикерләре белән уртаклашырга булды.
Бүген без Татарстанда яшәүче ирнең фикерләре, хис-тойгылары белән танышырга тәкъдим итәбез.
Дамир (исемен үзгәрттек), аңа 49 яшь, Казанда яши. Кечкенә бизнесы бар, ул да үлеп бара, ди ул. Өч бала әтисе. Берни үзгәрмәгән кебек, ди ул, барысы да элеккечә кебек.
Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.
"Кешеләр эшкә йөри, кайта, ара-тирә концертлар да уза, кибетләр эшли дигәндәй, авылда бәрәңгеләр алынды. Шәхсән үземдә бернинди чын начар әйбер юк кебек. Әмма төпкә карап уйласаң, урыслар әйтмешли "уныние", күңел төшенкелеге, күңел бернигә дә үсми, өстән нидер баса, кыса. Бернинди плансыз, бернинди хыялсыз, бернинди теләксез өстерәлеп йөрим. Онытылып торыр өчен азмы-күпме эш бар, бөтен булган вакытны килде-китте өйрәнергә тырышып, чат GPT белән сөйләшеп уза, бөтенләй күңел тулганда гитарага ябышам. Вакыт үтә, тормыш уза, тавыш картая, тән картая, ә яманның очы-кырые күренми. Гомерем чүплеккә чыгарып түккән кебек. Шундый хис. Иң гайрәтле чагымда, белемем, сәламәтлегем булганда юлдан бәреп чыгардылар. Берни эшләп булмый, берни әйтеп булмый.
Ярый авыл бар, дим. Җәйне авыл коткара инде, "традиционно". Шунда китеп югалам. Берни уйламыйча җирдә казынам. Аннары шытып чыккан кабак үсентеләренә, кыяр аткан чәчәгенә юләр кебек куанып йөрим. Быел бәрәңге күп чыкты, идән астында коточкыч күп бәрәңге ята. Ач калмыйбыз бугай.
Кибетләрдә бәяләр көндәлек әйбергә кадаклап куйган кебек: инде бер-ике ел бер нәрсә дә үзгәрмидер кебек тоела. Сосиал әйберләргә, дим. Сүз ипи, сөт һәм башкалар турында. Кайвакыт бу җирнең ресурсы төпсездер кебек тоела башлый. Ипи, сөт, үсемлек мае һәм башкаларны исәпкә алмасаң, бәяләр дөреслектә бик кыйбат. Менә автотауарларның бәяләре космоса очты. Машинага бер ни булмаса ярар иде дип йөрим, бер нәрсә булса, бетте баш, "катастрофа". Бензинның бер литры 62 сум иде, 70 сумга әйләнде. Бер ай эчендә + 8сум дигән сүз. Бу "Татнефтьпродукт" заправкаларындагы 92нче бензин. Аксубайга кайтып йөрим, бензин башкаларында юк та әле ул. Бик күптән, тынлык анда. "Ирбис" дигән популяр зур заправкалар бар, аларында бензин тагын 6-10сумга кыйбатрак. Бензин бәяләре болай да гел сизерлек кыйбат иде, моны исәпкә алсаң, халыкны чишендерәләр. Рәхәтләнеп!
Төзелеш әйберләре, эш кораллары да кыйммәт. Мәсәлән, бу җәй нәрсәгә акча жәлләдем соң дип искә төшерәм: каен себеркесе бәйләргә шпагат җеп, аны алмадым. Кер элә торган җеп, искесе эленеп калды. Бензин пычкысы өчен чылбыр, косилка өчен диск, өй буярга пумала - берсен дә алмадым, чөнки кыйммәт. Сатып алган әйберләр бары тик азык-төлек. Иң гадиен, иң арзанын алам. Аннары үзең үстергән "подножный корм" белән өстисең, җәен шул чирәм чәйнәп йөрибез бит инде. Бәяләр шул ук дип әйтеп утырам, әмма шикәр комы кыйммәтләнде бит әле. Узган ел кайнатма кайнату чорында шикәрнең бер килосы 60сум иде, быел - 80 сум. Ә, тагын искә төште! Быел мунчага утынга дип күршедәге хуҗасыз ызбаны сүтә башладым. Моңа кадәр утынны сатып ала идем, хәзер байларча кылану бетте. Җәен машинада йөрмәдем диярлек. Бернинди дә сәяхәт, каядыр бару, артык, кирәкмәгән хәрәкәтләр ясау, селкенеп йөрүләр тукталды. Уйлап утырам, мин бит чынында хәерче…
Яхшы пенсия алучы пенсионерлар типтереп яши ул. Минем эш "практически нульгә" төште. Уйлап йөрим ябылыйммы, юкмы. Хатынның эшендә хезмәт хакына индексация ясау бар иде, ике ел инде бу әйбер юк. Үземә "заказлар" почти юк. Февральдә 25 мең сум керде. Төрле эш чыгымнары бар, әле салым түлисе. Минем эш бик "специфичный", әлбәттә. Аның нигезендә хәлләр турында бернинди гомум фикер чыгарып булмый. Әмма зарланучы халык шактый. Аңлашылып бетми, болай гына зарланалармы, кешегә ияреп, "для фана" зарланумы яки чынлап хәлләре начараямы. Кибетләр-кафеларда йөрсәң, барысы да үз җае белән бара кебек тоела башлый. Кайвакыт киресенчә, чынлап та гомуми начарлана кебек тоела. Кыскасы, бернәрсә дә рәтләп аңлашылмый.
Иң кызыгы - ничек без бөтен начарга бик тиз күнектек соң? Шаккаттам шуңа. Кеше начарга тиз күнегә, сыгылмалы икән дип аптырыйм. Минем туганнар белән кыска гына сөйләшү булды, абыйларның берсе күптән түгел бензин турында сүз киткәч, ну нишләтәсең бит инде, чиктә төзелгән биолабораторияләргә күз йомырга тиешме соң без, диде. Авылда яшәүче кеше, әмма югары белемле кеше югыйсә. Аның кебек уйлаучылар "дочурта". Бик күп кеше дәшми, бөтенләй ул темага авызын ачмый. Шартлы рәвештә аларны чын хәлләрне чамалаучылар, дип санарга кирәктер. Әмма чынында белмим, күпме тырышсам да, чамалап бетерә алмыйм кешеләрнең башында ни икәнен. Якынча булса да төшенә алмыйм. Менә шундый хәлләр, тоташ караңгылык"...
***
Русиядә ярлылыкның чын дәрәҗәсе рәсми статистика күрсәткәннән берничә тапкырга югарырак булырга мөмкин.
Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел ярлылык чигеннән түбән керем алучылар өлеше 7,1 проценттан 6,7 процентка кадәр кимегән. Шул ук вакытта "Левада-үзәк" үткәргән сораштыру нәтиҗәләре халыкның үз керемнәренә биргән бәясенең начарлануын күрсәтә: үз керемнәрен яшәү өчен кирәкле минимумнан югары дип бәяләүчеләр өлеше мартта 48 проценттан 41 процентка кадәр төшкән.
Русияләр күз уңында тоткан "яшәү минимумы" рәсми күрсәткечтән ике тапкырга артык. Росстат исәпләүләренә караганда, узган елның дүртенче чирегендә ярлылык чиге 17,1 мең сум булган. Хезмәткә яраклы кешеләр өчен ул 18,6 мең сум тәшкил иткән.
"Левада-үзәк" сораштыруында катнашучылар исә бер кешегә "яшәү минимумын тәэмин итү" өчен уртача 43,8 мең сум кирәк дип саный. Бу сумма бер ел эчендә 17 процентка арткан.
Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел Русиядә яшәүчеләрнең 40 процентка якынының кереме бу суммадан түбән булган. Бер кешегә аена 45 мең сумга кадәр керем алучылар өлеше 39,7 процент тәшкил иткән. Шуларның 21,7 процентында җан башына уртача керем 27 меңнән 45 мең сумга кадәр булган.
Ел башындагы инфляцияне һәм 43,8–45 мең сум керем алучыларны да исәпкә алганда, халык атаган яшәү минимумыннан түбән керем алучылар өлеше 40 процентка якын булып чыга.
Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның февралендә башлады. Дүрт елдан артык барган сугыш финанслар чыгымнар сорый. Быел илдә салым реформасы башланды. Аерым алганда, өстәмә кыйммәт салымы 20 проценттан 22 процентка күтәрелде.
Моннан тыш гадиләштерелгән салым системы өчен түләү чиге дә 20 миллион сумга кадәр төшерелде. Кече һәм урта бизнес өчен ташламалар исемлеге кыскартылды.
Сугыш башланганнан бирле Илкүләм байлык фондының (ФНБ) кулланып булган өлеше 50%тан артыкка кимегән. Бу якынча 4,7 трлн сумны тәшкил итә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум