Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең ким дигәндә өчтән бере сугыш аркасында тормыш дәрәҗәсе төшүгә зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта оциологлар сораштырган русияләрнең яртысы диярлек - 40 проценты бәяләр артуга һәм азык-төлек, эчемлекләр ассортименты кимүгә борчу белдергән. Һәр бишенче кеше диярлек - 18 проценты машина тауарлары һәм машиналар алу белән проблемнар булуына зарланган.

Русияләрнең ким дигәндә өчтән бере - 35 проценты Украинада ике ел буе сугыш барган дәвердә тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюен сизгән. Бу RussianField социологлары уздырган сораштырудан күренә, дип җиткерә The Moscow Times.

Росстат мәгълүматларына ярашлы, узган ел Русия ватандашларының керемнәре 5,4 процентка арткан, бу 2010 елдан иң яхшы нәтиҗә. Әмма RussianField сораштырган кешеләрнең бары тик 16 проценты гына акчасының артуын сизгән, дип яза басма.

Сораштыруда катнашканнарның 48 процентлабы тормыш дәрәҗәсе үзгәрмәде дигән. Ешрак хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр шундый җавап биргән. Ә 30-33 яшьлекләр керемнәренең кимүенә зарланган диелә.

Социологлар сораштырган русияләрнең яртысы диярлек - 40 проценты бәяләр артуга һәм азык-төлек, эчемлекләр ассортименты кимүгә борчу белдергән. Һәр бишенче кеше диярлек - 18 проценты машина тауарлары һәм машиналар алу белән проблемнар булуына зарланган.

Русиянең машина сату базары төшенкелек кичерә. 2022 елда илдә машина сату 58,8%ка кимегән. Украинадагы сугыш һәм көнбатыш илләре керткән санкцияләр Русиянең автомобиль тармагына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына бара дип саный белгечләр.

  • Шул ук вакытта Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң җыелган акчалары булмаучы русияләр саны сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Русияләрнең яртысында (51 процентында) гаиләләренең бер айлык кереме күләмендә җыеп куйган акчалары юк.
  • 2023 елда русияләр займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" дип моңарчы күрелмәгәнчә күп әҗәт алган. Былтыр шундый бурычларның күләме 34,91 млн сумны тәшкил иткән. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар.
  • Былтыр октябрь аенда билгеле булганча русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сум булган. Бурычлыларның саны 19,9 миллион кешегә җиткән. Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.
  • Күптән түгел Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән иде.
  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.
  • Шул ук вакытта президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG