Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөслимәләре мәхкәмә каршына басты

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда тоткарланган биш мөслимәнең икесенә инде карар чыккан

21 сентябрьдә Самардагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә Татарстан мөслимәләре Рания Вәисова, Альбина Валиәхмәтова һәм Алсу Фәйзрахмановага карата мәхкәмә утырышы башланган. Бу хакта мәгълүмат мәхкәмә сәхифәсенең картотекасында барлыкка килде.

Аннан күренгәнчә, мөслимәләрне Русия Җинаять кодексының 205.5 маддә, 1 өлеше - "террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Бу маддә нигезендә җәза 15 елдан 20 елга кадәр төрмә яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү яный.

Рания Вәисовага шулай ук террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү турында маддә нигезендә дә гаепләнгән.

Мәхкәмәгә эш быел 5 майда тапшырылган. Азатлык Радиосы чыганаклары хәбәр итүенчә, мәхкәмә утырышлары ябык узган, анда мөслимәләрнең якыннары да, дуслары да кертелмәгән.

Моннан ике ел элек – 16 сентябрьдә Татарстанда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре халыкара террорчы оешманың хатын-кызлар бүлекчәсендә торуда шикләнеп берничә мөслимәне тоткарлады. Мәхкәмә 39 яшьлек Ләйсән Садыйкованы, 38 яшьлек Рания Вәисова, 37 яшьлек Алсинә Хәйруллинага, 25 яшьлек Албина Вәлиәхмәтова сак астына алу карарын чыгарды.

Соңрак, 2025 елның җәендә Алсу Фәйзрахманова тоткарланды. Элегрәк Фәйзрахманованың ире Ренат Галимов 14 елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителгән иде.

Мәхкәмә картотекасына караганда, мөслимәләрнең эшләрен икегә аерганнар. Алсинә Хәйруллина белән Ләйсән Садыйковага инде карар чыккан. Хәйруллинага 28 майда, Садыйковага 9 июньдә җәза билгеләнгән, әмма нинди җәза чыкканы турында рәсми мәгълүмат юк. Бары Русия Җинаять кодексының 205.5 маддә, 2 өлеше - террорчы дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип табулары язылган. Азатлык Радиосы чыганаклары мөслимәләрне дүрт һәм биш елга ирекләреннән мәхрүм иткән булулары ихтимал дип әйтте.

Хәзерге вакытта тагын өч мөслимә - Рания Вәисова, Альбина Валиәхмәтова һәм Алсу Фәйзрахманова мәхкәмә каршына басты.

Шул ук вакытта мөслимәләрнең балалары ятим үсә. Мисал өчен, сак астына алынганда Ләйсән Садыйкованың (1985) балаларына сигез һәм биш яшь иде. Интерьер дизайнеры булып эшләгән Садыйкова Питрәч районы Царево бистәсендә яшәгән. "Вконтакте" социаль челтәреннән күренгәнчә, шактый актив тормыш алып барган, мөселманнар белән бәйле күп чараларда катнашкан. Садыйкова балаларын ялгыз тәрбияләгән.

Алсинә Хәйруллина өч бала анасы. Аналарын сак астына алганда олысына - ун, уртанчысына - биш, төпчегенә бары өч яшь була. Ире төрмәдә утыра, әмма җинаять эше дини маддә белән бәйле түгел. Алар Казанда яшәде.

Альбина Вәлиәхмәтованың 11 һәм 9 яшьлек ике баласы бар. Аның ире "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 16 елга хөкем ителде. Бу хакта Азатлык Радиосы элек язган иде. Альбина Казанда математикадан репетитор буларак акча эшләгән.

Рания Вәисова әле күптән түгел кияүгә чыккан, гаиләнең әле балалары юк диелде.

Алсу Фәйзрахманованың балалары турында Азатлык Радиосы мәгълүмат таба алмады.

Хатын-кызларны "Хизб ут-Тахрир" эшчәнлеге белән бәйле булуда гаепләделәр. Русия Югары мәхкәмәсе бу оешманы 2003 елда террорчы дип таныды. Шуннан соң җинаять эшләре ачыла башлады.

"Мемориал" хокук яклау үзәге "Хизб ут-Тахрир"га бәйле дип тоткарланган 289 кешене сәяси тоткын дип таныды. Соңгы вакытта шактый кырымтатарлар тоткарланды. Шулай ук хатын-кызларны эзәрлекләүләр артты. Узган ел 15 октябрьдә Кырымда дүрт мөслимә - Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова тоткарланды. Алар хәзер Акмәчеттәге 1нче санлы Тикшерү изоляторында утыра.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
​
XS
SM
MD
LG