Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер гаепсез мөселманнар 20шәр елга хөкем ителә. "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле эшләр кайчан башланды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителеп, инде берничә ел колониядә утыручы мөселманга яңа эш ачып, тагын берничә ел хөкем өстәде. "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле хөкем итүләр кайчан башланды, ни сәбәпле шундый озак вакытка утырталар? Азатлык шул тарихны искә төшерә.

23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш кысаларында мәхкәмә узган атнада тагын 10 ел өстәде. Мәүлетов шушы көнгә кадәр 4 ел һәм 8 ай җәза мөддәтен үтәгән иде инде, шуларны да исәпкә алып, аңа тагын 27 ел утырырга кирәк булачак дигән карар чыгарылган. Шуларның беренче җиде елын ул төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә утырачак.

"Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" проекты язуынча, мәхкәмә элек 19 елга хөкем ителгән казанлы Азат Гатауллинга "террорчылык" турында яңа эш ачып, хөкем карары чыгарган. Гатауллинга ничә ел өстәгәннәре әйтелми.

Моннан тыш "Уфа егермелеге" эше нигезендә 11 ел һәм 8 айга хөкем ителгән һәм Чуашстанның 9нчы тикшерү изоляторында утыручы Фәрит Мостафаевны кырыс шартлы бүлеккә күчергәннәр, моңа кадәр аны берничә тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр иде. Бу хакта ОВД-Инфо яза.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Бу мөселманнар барысы да "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзалары булуда гаепләнеп шундый озын мөддәтләргә утыртылган.

"Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле хөкем итүләр кайчан башланды, ни сәбәпле мөселманнарны шундый озак вакытка утырталар. Азатлык шул тарихны искә төшерә.

20 ел элек, 2004 елның ноябрендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Үзбәкстан ватандашы Йосыф Касымахуновны 8 елга, хатыны Анна Дроздовскаяны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Җиде айлык балаларын балалар йортына озаттылар. Русиядә мөселманнарны кайвакыт фирка дип аталучы "Хизб ут-Тәхрир" дини-сәяси оешмасында катнашкан өчен эзәрлекләү тарихы шуннан башланды.

Аның эшчәнлеге хәзерге вакытта Германиядә тыелган. 2024 елның гыйнварыннан ул Британиядә дә тыелган оешмалар исемлегенә кертелде. Аңа кадәр киресенчә, оешманың тарафдарлары күп, һәм бу илдә күп дини әдәбият бастырыла, соңыннан дөньяның башка илләренә җибәрелә иде. Казакъстанда, Үзбәкстанда һәм кайбер мөселман дәүләтләрендә "Хизб ут-Тәхрир" экстремист оешма дип санала, ә террорчы оешма дип дөньяда бердәнбер илдә — Русиядә танылган.

Русия кануннары күзлегеннән караганда, сүз террорчы оешма турында бара, шуңа күрә күпләргә бик кырыс хөкем карарлары чыгарыла – 10 елдан артык вакытка иректән мәхрүм итү. Мисал өчен, җиде бала атасы, "Мемориал" хокук яклау үзәге сәяси тоткын дип таныган кырымтатар Әнвәр Мамутовны 17 елга хөкем итәләр. Матбугат чаралары Кырымда "Хизб ут-Тәхрир"га кагылышлы эшләрне ешрак искә ала, биредә оешма 90нчы еллар уртасыннан ирекле һәм ачыктан-ачык эшчәнлек алып бара, шуңа да карамастан, Русия аннексиясенә кадәр Кырымда "Хизб ут-Тәхрир"га катышы булган бер генә террор гамәле яки башка көч куллану җинаяте дә теркәлмәгән. Русия җирлегендә дә нинди дә булса террор гамәле яки экстремистик җинаятьләргә "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларының катнашы булу турында мәгълүмат юк. Хөкем ителгәннәрнең күпчелеге "Мемориал" хокук яклау үзәге тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

Вазгыять 2012 елда үзгәрә башлады

"Гомумән, бу эшләрдә гаепләнүчеләргә карата Русиянең хокук практикасы берничә мәртәбә үзгәрде. Беренче елларны, 2004-2005 еллардагы практиканы санамаганда, озак вакыт 282.2 маддә ("тыелган экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру") нигезендә гаепләү кулланылды. Ул чакта, нигездә, хөкемнәр йомшак була: әгәр кешенең беренче тапкыр хөкем ителүе булса – еш кына штраф яки шартлы җәза бирелә. Шуңа күрә бу җәмгыятьтә зур шау-шу да тудырмады. Вазгыять 2012 елда үзгәрә башлады. Эшләр саны артты, һәм тыелган оешма эшендә катнашуда гына түгел, ә Русиядә конституцион тәртипне үзгәртү максаты белән түнтәрелеш әзерләүдә дә гаепләүләр ясала башланды. Кайбер очракларда бу маддә хәзер дә өстәлә.

Алга таба, якынча ун ел элек, Җинаять кодексына "террорчы буларак тыелган оешмада катнашу" дигән билгеләмә белән яңа маддә өстәделәр. Җәза вакытлары коточкыч кырысланды. Хәзер "Хизб ут-Тәхрир" турындагы эшләргә кагылышлы канун дини әдәбият уку дәресләрен уздырган берничә кешелек төркем җитәкчесе дип шикләнелгән кешене дә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җәза бирүне рөхсәт итә. Бу маддә нигезендә чыгарылган максималь хөкем карары – 24 ел. Бу эш Башкортстанда булды, апелляция мәхкәмәсе карарны үзгәрешсез калдырды", диде берничә ел элек хокук яклаучы Виталий Пономарев "Идел.Реалии"га.

Айша Ниметуллаева 2014 елда Кырымнан китә, чөнки ул ире белән Украина җирлегендә тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәте әгъзалары булып тора. Русия Кырымны басып алгач хәлләр үзгәрә. "Ул вакытта әле үзгәрешләр юк иде, ләкин бездә иртәме-соңмы реперессияләр башланачагын аңлау бар иде. Һәм хәзер безнең аңлавыбыз, кызганыч, рас килде…", диде ул.

Ниметуллаева сүзләренчә, аның Кырымдагы "Хизб ут-Тәхрир"дә бөтен эшчәнлеге мәчеткә дәресләргә йөрүгә, хатын-кыз семинарларында һәм чәй эчүләрдә катнашуга кайтып кала, шулай ук аннексиягә кадәр узган берничә мөслимәләр конференциясендә гаилә мөнәсәбәтләре һәм бала тәрбияләү темасына чыгышлар ясаган була.

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзалары Кырымнан 2014 ел вакыйгаларыннан соң ук качып китәргә мәҗбүр булды, тик барысы да чыгып китә алмады һәм күпләр ярымутрауда калды. Хәзер Кырымда әлеге оешма эшендә катнашуда гаепләнеп тоткарлаулар дәвам итә. Әлеге эшләрнең төп нигезе булып Русия Югары мәхкәмәсенең 2003 елның 14 февралендә берьюлы берничә мөселман оешмасын террор оешмасы итеп таныган карары тора.
Исемлектә, мәсәлән, БМО Иминлек шурасы террорчы оешма дип таныган "Талибан" радикаль хәрәкәте, "Мөселман кардәшләр" оешмасы да бар. Русия хакимияте "Талибан"ны төрле рәсми чараларга чакыра, хәзер тышкы эшләр министрлыгы аны Русиядә тыелган оешмалар исемлегеннән чыгарырга тәкъдим итә.

"Мөселман кардәшләр" оешмасы да күпмедер вакытка Мисырда хакимияткә килгәч, Русия дипломатиясе белән барган сөйләшүләрдә рәсми тараф буларак катнашты.

Шул ук вакытта "Мөселман кардәшләр" оешмасын террорчы оешмалар исемлегенә кертү мәхкәмә карарында "оешманың максаты ислам булмаган хөкүмәтләрне бәреп төшерү һәм "Бөек ислам хәлифәтен" төзү, беренче чиратта мөселман халкы булган төбәкләрдә, шул исәптән Русия һәм БДБ илләрендә, ары таба бөтен дөнья күләмендә ислам идарәсен урнаштыру" дип аңлатыла. Шул ук нигезләмә, сүзгә сүз, мәхкәмә карарының "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына кагылган өлешендә дә китерелә.

Монда Русия кануннарында булган террорчылык эшчәнлеге билгеләренең берсе дә күрсәтелмәгән

Русия Югары мәхкәмәсе карарын, бу оешма ниндидер террорчылык эшчәнлеге алып бара дип расларга яки хәтта уйларга мөмкинлек бирерлек бернинди дәлил булмаганга күрә, нигезсез дип саныйбыз, дигән иде Пономарев. Мәхкәмә карарында бу оешма өч кыска абзацта телгә алына: аларның берсендә ул дөньяда ислам дәүләтен урнаштыруга омтыла, диелә, икенчесендә – актив пропаганда алып бара, өченчесендә Үзбәкстанда һәм кайбер гарәп илләрендә тыелган, диелә. Әлеге раслауларның берсе дә бу оешма әгъзаларын үзеннән-үзе террорчылык структурасында катнашучылар дип санарга нигез бирми. Монда Русия кануннарында булган террорчылык эшчәнлеге билгеләренең берсе дә күрсәтелмәгән.

Алга таба, Югары мәхкәмәнең карары кабул ителгәндә, эшләр ябык тәртиптә уза, ниндидер каршы дәлилләр, альтернатив аргументлар тәкъдим итү мөмкин түгел иде, экспертлар җәлеп ителмәде. Шуңа күрә без Җинаять кодексының тиешле маддәләре нигезендә эзәрлекләнүгә дучар булган затларның хокуклары тупас бозылган дип саныйбыз, алар Русиянең халыкара йөкләмәләрендә һәм эчке кануннарында каралган төп хокуклардан мәхрүм ителгән. Һәм, әлбәттә, моның сәяси мотивлары бар. Шуңа күрә без "Хизб ут-Тәхрир"гә катнашы булуда хөкем ителгәннәрне сәяси тоткыннар дип саныйбыз, диде ул.

Пономарев Русиядә ни сәбәпле "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип тануларын аңламавын әйткән иде.

2011 елда Үзбәкстанда бу оешма әгъзаларын күпләп кулга алу башлана, һәм күпләр аннан Русиягә китә. Экстрадиция таләпләре барлыкка килә, бу матбугатта, җәмәгатьчелек арасында зур резонанс тудыра: без дини карашлары өчен кешене җәзалауга, гаделсез гаепләүгә дучар булачак илгә кайтара алабызмы? Миңа калса, ул вакытта "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешмалар исемлегенә кертү – Үзбәкстан ватандашларын бирүне аклау өчен сәяси ташлама булды. Русия эчендә ул вакытта бу нинди дә булса проблем тудырмады. Ә аннары инде экстремистлыкка каршы кануннар механизмы эшли башлады, ачыкланган экстремистлар турында хисап тотучы махсус бүлекчәләр барлыкка килде, аларның штатларын арттыралар, бюджетларын күтәрәләр, моны аклар өчен аларга бөтен җирдә экстремистлар һәм террорчылар табарга кирәк, һәм менә бу тәгәрмәч әйләнә башлады, – дип саный Пономарев.

Европа һәм Азиянең төрле илләрендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына мөнәсәбәт төрлечә. Үзбәкстанда, ничек кенә парадоксаль булмасын, оешманы рәсми тыю юк, гәрчә 2011 елгы Amnesty International хисабына караганда, аның тарафдарларын мәхкәмәсез һәм тикшерүсез "дәүләт төзелешенә кул сузган" һәм материаллар тараткан өчен озак вакыт рәшәткә артында тоталар. Хәзерге Русиядәге кебек үк, әлеге эзәрлекләүләр хакимиятнең репрессив гамәлләрен тәнкыйтьләү белән бәйле. Үзбәкстан очрагында сүз ул вакытта хакимияттә булган президент Ислам Кәримов сәясәтен тәнкыйтьләү турында. "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлеге шулай ук, мәсәлән, Германиядә чикләнгән, ләкин анда сүз террорчылык турында түгел, ә эшчәнлекне тыю турында бара. Шул ук вакытта Германия мәхкәмәләре оешма әгъзаларын аларның теге яки бу карашларны яклавы өчен эзәрлекләми. Европа берлегенең башка күп илләрендә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы ирекле эшли. Ул АКШ Дәүләт департаментының террорчылык оешмалары исемлегендә дә юк.

"Хизб ут-Тәхрир" 1953 елда Иерусалимда илаһиятче Такиюддин ан-Набхани тарафыннан дини-сәяси оешма буларак булдырылган. Аның идеологиясе нигезендә дөньяда ислам хәлифәтен булдыруга омтылыш ята: тирания чорыннан соң хәлифәтне торгызу мәсьәләсендә хәдисләрдә теркәлгән фаразлар бар.

Оешма 90нчы еллар уртасында Украинада да эшли башлый. Аның эшчәнлеге мөселманнар күпләп яшәгән Кырымда аеруча сизелә. Кырым аннексиясенә кадәрге 20 ел эчендә хәрәкәт тарафдарларына карата бер генә җинаять эше дә булмаган. 2000нче еллар уртасыннан башлап, парламент яки президент сайлаулары алдыннан Украинаның кайбер сәясәтчеләре Кырымда кырымтатарлар арасында экстремистик ислам булуы турында сөйли башлады. Оешманың эшчәнлеге тыелмады.

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзалары телевидениедә чыгыш ясады, митинглар, йөрешләр, мәчетләрдә дәресләр үткәрде. Мәсәлән, Мөхәммәт пәйгамбәргә чираттагы мыскыллаулар дулкыны күтәрелгәч, пәйгамбәрне яклап чыгу, Сүрия президенты Бәшар Асад сәясәтенә каршы демонстрацияләр булды. Кырымда хәтта "Хизб ут-Тәхрир"нең Британия, Төркия һәм гарәп илләре вәкилләре катнашында халыкара форумы да узды.

Украина дәүләте тарафыннан эзәрлекләнү һәм репрессияләр булмау сәбәпле, безнең эшчәнлегебез һәрвакыт ачык иде. 2014 елга кадәр "Хизб ут-Тәхрир" нәрсә һәм аның вәкилләре кем икәнлеге барысына да билгеле иде. Украинада безнең эшчәнлегебез үзгәрмәде, бу көч куллану белән бәйле эшчәнлек түгел. Без көч кулланмыйбыз, көч куллануны финансламыйбыз һәм коралланган төркемнәр тотмыйбыз. Бу гади аралашу, мөселманнар белән очрашулар, карашларыбызны башкаларга җиткерү. Әлбәттә, хәзер без элек Кырымда уздырган кебек ниндидер зур чаралар үткәрмибез, тик бу башлыча мөмкинлекләребезгә бәйле, дип сөйләгән иде "Идел.Реалии"га Кырымдагы "Хизб ут-Тәхрир" сүзчесе Фазыл Амзаев.

Аннексиягә кадәр Амзаев Бакчасарайда яшәгән, ләкин 2014 ел вакыйгаларыннан соң ук Львов өлкәсенә күчкән. Русиядә аңа карата "Хизб ут-Тәхрир" исеменнән ачыктан-ачык чыгыш ясаганы өчен җинаять эше ачылган. Аның сүзләренчә, Русия хакимияте тарафыннан ул Русия ватандашы булып санала, чөнки аннексия вакытында ул Кырымда теркәлгән булган (Русия хокук системы хөкем ителгән кырымлыларга карата шундый карашта). Амзаев сүзләренчә, аның әти-әнисе Кырымда калган, аларга инде ике тапкыр куәт оешмалары хезмәткәрләре килеп, улларының кайда булуын сораштырганнар, Украинаның материк өлешенә киткән күп кенә кырымлыларның туганнары белән дә шул ук хәлләр.

"Хизб ут-Тәхрир" үз эшчәнлеген бары тик мәгърифәтчелек белән генә чикли

"Хизб ут-Тәхрир"нең максаты исламча идарә итү рәвешен торгызу юлы белән исламча яшәү рәвешен яңарту. Мөселман булмаган илләрдә Европада, Украинада, Русиядә җәмгыять тарафыннан исламны кабул ителү һәм мөселман дәүләтен кире кайтару якын киләчәктә әлбәттә мөмкин түгел булып күренә, шуңа күрә мөселман булмаган илләрдә "Хизб ут-Тәхрир" үз эшчәнлеген бары тик мәгърифәтчелек белән генә чикли. Бу мөселманнар һәм мөселман булмаганнар белән эшләүгә кайтып кала хәзерге вакытта бу ислам турындагы стереотипларны бетерү. Әйтик, Украинада "Хизб ут-Тәхрир" хакимият өчен көрәшми, җәмгыятьне, дәүләт төзелешен үзгәртергә, территориянең нинди дә булса өлешен Украина дәүләтеннән аерырга омтылмый. Без нинди дә булса сәяси көч формалаштыруны, җәмгыятьтә барган хәлләргә йогынты ясауны максат итеп куймыйбыз, диде Амзаев.

Эш шунда ки, әгәр бу оешманың дәвамчылары Русиядә динара дошманлык, яки ниндидер этник төркемнәргә нәфрәт уяту белән бәйле эшчәнлек алып барса, болар дистәләрчә яңа җинаять эшләре ачылуга нигез булыр иде, дип аңлата Виталий Пономарев. Ә хәзер ачылган эшләр Җинаять кодексының башка маддәләре белән квалификацияләнә. Мондый маддәләрнең белдерелмәве тикшерү органнарында бу структураның дәвамчылары Русия территориясендә дини яки милли дошманлык тудыру белән бәйле эшчәнлек алып баруы турында нинди дә булса мәгълүматларның булмавын дәлилли...

Хәзер барысы да бик шикле һуманитар экспертизалар нигезендә генә исбатлана еш кына экспертлар Совет берлеге чорында ук язылган теоретик әдәбият нигезендә экспертиза ясый. Мәхкәмәләр ФСБ контроле астындагы экспертларның нәтиҗәләрен аларның эчтәлеген анализлап та тормыйча һәм ниндидер каршы дәлилләр китеререргә мөмкинлек тә бирмичә күчереп яза да куя. Ягъни бу процесслар кысасында гаепләнүче хокуклары бик чикле.

Карарларның нигезенә яшерен шаһитларның күрсәтмәләре дә салына, алардан хәтта җинаять эшләрендәге гади шаһитлардан алган кебек тулы сорау алу да мөмкин түгел, чөнки теләсә нинди катлаулырак сорау һәм алар "бу безнең шәхси мәгълүматларыбыз ачылуга китерәчәк" дия башлый, ә асылда алар җавап бирүдән баш тарталар, дип аңлатты Виталий Пономарев.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG