Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тышкы эшләр министрлыгы һәм юстиция министрлыгы Путинга "Талибан"ны Русиядәге тыелган оешмалар исеменнән чыгарырга тәкъдим итә


Моннан тыш, Русия Петербур халыкара икътисади форумында катнашучылар арасында талибларны да күрергә теләк белдергән.

Русия тышкы эшләр һәм юстиция министрлыклары Владимир Путинга "Талибан" хәрәкәтен тыелган оешмалар исеменнән чыгарырга мөмкин дип җиткергән. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгының икенче Азия департаменты мөдире Замир Кабуловка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Агентлыкка фикер белдергәндә Кабулов Русия тышкы эшләр министрлыгы "Талибан"ны тыелган оешмалар исемлегеннән чыгару ихтималын "уңай" бәяләде дип искәрткән.

Түрә моның Русиянең югары җитәкчелегенә дә җиткерелүен әйткән һәм "карар кабул ителүен көтәбез", дип белдергән.

Моннан тыш, Кабулов хәбәр итүенчә, Русия Петербур халыкара икътисади форумында катнашучылар арасында талибларны да күрергә теләк белдергән.

"Әфганннар Русиядән нефть продуктлары һәм ихтыяҗ зур булган башка тауарларны сатып алу белән бәйле хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Тауар әйләнешен арттыру өчен Әфганстанның транзит мөмкинлекләрен куллану турында сөйләшергә мөмкинлек булыр", дигән дипломат.

2021 елның 15 августында талиблар Кабулга керде һәм Әфганстанны тулысынча үз кулына алды. Аңа кадәр радикаллар ил хакимиятләре белән коалиция хөкүмәте төзү турында сөйләшүләрдә катнашкан иде. Хакимиятне яулап алганнан соң, хәрәкәт вәкилләре коалицияләргә кирәк юк диде һәм хөкүмәтне мөстәкыйль формалаштырачакларын әйтте. Әфганстан "Ислам Әмирлеге" дип игълан ителгән, анда дөньяви хакимият дини контрольдә булачак.

Көнбатыш илләре "Талибан"ны Әфганстанның канунлы хөкүмәте дип таныймый. АКШ президенты Джо Байден әгәр халыкара таныласылары килсә, талибларга озын юл үтәргә кирәк булачак, диде. Талибан — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте. 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.

  • Мәскәү Кирмәне Татарстанны, аерым алганда Рөстәм Миңнехановны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә куллана, дип саный белгечләр. Соңгы елларда республиканы ХӘМӘС, Талибан кебек шикле оешмалар белән хезмәттәшлек итүдә файдаландылар.
  • Дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме күптән түгел Казанга килгән иде. Алар "KazanForum" җыенында катнашты.
  • Былтыр "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.
  • Татарстан башкаласына Русиядә террор оешмасы булып танылган "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG