Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 елга хөкем ителгән мөселман анасы: "Улымны ярты ел колониядә кырыс шартларда тоталар"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Самар өлкәсенең 26нчы төзәтү колониясендә утыручы мөселманнарга карата даими басым бара. Бу хакта Азатлык элек тә язган иде. 23 елга хөкем ителгән Эдуард Низамовның әнисе дә соңгы ярты елда улына карата булган басымнарга зарлана. Эдуардны инде Тольятти колониясендәге ЕПКТга җибәрергә җыеналар.

Самар өлкәсенең 26нчы төзәтү колониясендә (ИК-26) җәзаларны үтәүче мөселманнар инде берничә ел дәвамында кырыс шартлардан зарланып килә. Узган елны Казаннан Зәфәр Якубов ачлык игълан итте. Сәбәбе дип үзенә карата ФСИН хезмәткәрләре, ягъни ИК-26 колониясе администрациясенең рәхимсез мөнәсәбәтен атады. Мисал өчен, сәяси тоткынны колония территориясендә урнашкан кибеткә баруы аркасында штраф изоляторына урнаштырганнар иде.

Шул ук колониядә тотылучы Илнар Зиннәтовның хатыны да иренең сукыраю дәрәҗәсенә җитүен, колония җитәкчелеге белән тартышуын ачынып сөйләгән иде.

23 елга хөкем ителгән Эдуард Низамовның әнисе Рима Низамова да 2020 елны шул колониядә тотылучы улының сәламәтлеге начарлануыннан зарланып, "Мемориал" хокук яклау үзәгенә хат язган иде. Бу барысы да "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эше нигезендә озак елларга утыртылган мөселманнар. "Мемориал" аларны сәяси тоткын дип таныды.

Рима ханым улына карата соңгы ярты елда тагын басымнар артуын әйтә. Эдуардның җитәкчелеккә язган шикаятеннән соң аңа бөтенләй көн күрсәтми башлаганнар. Кулын артка куймаган өчен Эдуардны Тольяттиның 29нчы колониясенә (ИК-29) камера тибындагы бүлмәгә (ЕПКТ) япмакчы булалар. Бу хакта Азатлыкка Рима Низамова сөйләде.

Эдуард Низамов
Эдуард Низамов

— Барлык басымнар улымның шикаятеннән соң башланды. Колониягә аның әйберләрен – аяк киеме, спорт костюмнары, эчке киемнәр, ике кул сәгате, радиоалгыч кебек яхшы, кыйбатлы әйберләр җибәргән идем. Елына ике тапкыр гына җибәрергә ярый. Бер посылка 20 килограммнан да артмаска тиеш. Эдуардка җибәрү вакыты җитмәгән иде, шуңа посылка алмаучы башка бер мөселман – Якупов исеменә җибәрдем.

Әмма бу посылка Эдуардка барып ирешмәде. Башта "соңрак бирәбез" дип кичектерә килделәр. Аннары "югалды" дип белдерделәр. Посылкада булган эчке киемнәрен тапшырганнар дип беләм. Ә кыйммәтле әйберләр югалган.

Эдуард шул югалган әйберләре хакында шикаять язды. Прокуратурадан тикшерү килгәч, бу әйберләр бирелде дип Якуповның имзасын ясап куйганнар. Адвокат, колониягә баргач, Эдуард белән дә, Якупов белән дә сөйләшкән. Якупов "әйе, ул әйберләр килгән, әмма миңа бирмәделәр", дигән. Ә журналда әйберләр тапшырылды дигән тамга куйганнар.

Мин: "Улым, шикаять язма, – дигән идем. — Монда синең тормышың куркыныч астында", дидем. Ул: "Әни, аларның кысуларына түзәр хәл калмады", диде.

Шикаять язганнан соң аны башта штраф изоляторга (ШИЗО) утырттылар, аның вакытын озайттылар да озайттылар. Быел август буе ул штраф изоляторында утырды. Мин дә барган идем, колония җитәкчелеге янына да кергән идем, урынбасар Дмитрий Храмовта булдым. Алар Эдуард эчке тәртипне боза диләр.

— Нинди тәртип бозган?

— Нинди тәртип бозулар икәнен төгәл әйтә алмыйм, Улым: "Тик торганда, бернинди гаепсезгә, әрсез рәвештә тәртип бозу турында беркетмә тутыралар", дигән иде.

29 августтан аны, шулай ук тәртип бозуда гаепләп, шул колониядәге аеруча кырыс шартлар бүлегенә (ОСУОН) яптылар. Ул анда бер айдан артык утырды. Колониягә кайдандыр тикшерүчеләр килү вакытында аны кабат ШИЗОга күчереп торганнар, чөнки ОСУОНга явызларча тәртип бозучыларны утырталар, ә аны бары тиешсез вакытта ике тапкыр йоклаганы өчен утыртканнар. Йокы бит ул кадәр зур тәртип бозу түгел. ШИЗОга ике мәртәбә сигезәр тәүлеккә яптылар, ике мәртәбә озайттылар.

Аннары ПКТга (помещение камерного типа) күчерделәр, анда алар ике кеше утыра, бик салкын диләр. Хәзер инде ярты елга Тольяттидагы төрмәгә ЕПКТга җибәрергә җыеналар.

— Сезгә улыгыз турында яңалыкларны кем әйтеп тора?

— Адвокат ялладым. Ноябрьдә колониядә ул булып кайтта. Эдуардның шәхси әйберләрен тартып алган булганнар: китапларын, дисбеләрен, башкасын... Адвокат килеп киткәч ул әйберләрне кире биргәннәр.

— Адвокат яллау күпмегә төшә?

— Бер барып кайтуга 15 мең сум түлим. Кайвакыт адвокатлар белән "Мемориал" хокук яклау үзәге ярдәм итә. Болай адвокатлар яллау кыйммәт инде.

— Сез колониягә улыгыз белән очрашуга соңгы тапкыр кайчан бардыгыз?

— Соңгы тапкыр быел 29 августта очраштым. Аннары инде әйтүемчә, менә шул ШИЗО, ПКТдан чыгармауларын хәл итсен өчен Мәскәүдән адвокат яллап җибәрдем. Китап, дисбеләрен кире кайтаргач, инде улымны нормаль баракка чыгарырлар дип өметләнгән идем. Юк, тагын тәртип бозу турында яңа беркетмәләр тутырганнар.

Декабрьдә улым белән күрешү вакыты җитә дип сөенгән идем. Ноябрьдә колония җитәкчесе Виталий Ёжиков янына колониягә баргач, югалган әйберләр турында сорадым. Ул да берни белмәгән булып кыланды. Шул вакытта улым белән күрешү вакыты җитә, дигәч, "гариза языгыз", диде. Әмма очрашуга рөхсәт бирмәделәр.


Декабрьдә посылка җибәрү вакыты да җитте. Берничә ана, бергәләшеп колониягә барырга җыена идек. Ул әйберләрне почта аша да җибәреп була, әмма бөтен җибәргән әйберләр барып ирешми, урлыйлар, аннары тапшырылмыйча икешәр атна ята, ашамлыклар бозылып бетә.

Колониядә кибеттән әйбер алыр өчен дә акча җибәрәбез. Анда әйберләр өчләтә кыйммәт, сөт ризыклары юк. Бүген кибеткә тауар килде икән, иртәгә инде ул бетә, ди.

Аларның кибеткә бару тәртибе атна көненә бәйле: бүген бер казарма, иртәгә икенчесе, чәршәмбе өченчесе бара, ягъни теләдем дә кибеткә чыктым түгел, расписание буенча. Кибеттән әйбер алу өчен аена якынча биш мең сум китә. Әле анда тагын чыгымнар бар. Аена Эдуардка 10-15 мең сум тотыла инде. Үзең ашамасаң ашамыйсың, баланы ашатасы килә бит, баланы ач тотмыйсың. Алар бит колониядә камерада булганнар белән бергә ашыйлар. Бөтен кешегә посылка да җибәрмиләр.

— Башка мөселманнарның аналары белән аралашып торасызмы?

— Әйе, бергә Самар колониясендә утырганнарның аналары белән без сөйләшеп, аралашып торабыз. Бу колониядә шартлар бик кырыс. Самардагы 3нче колониядә, мәсәлән, мондый нәрсәләр юк, ә бусы ФСБ контролендә. Безнекеләр тугыз мөселман бер-берсе белән аралашып, бик булышып тора. Аларны күп аралашмасыннар дип таркатырга, башка урыннарга күчерергә тырышалар.

***

Эдуард Низамов "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Русия бүлеген җитәкләүдә гаепләнде. 2020 елның февралендә Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә аны террорчылыкны финанслау, террорчылык эшчәнлеген оешыру һәм хакимиятне көч белән бәреп төшерергә омтылу маддәләре нигезендә гаепле дип табып 23 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

***

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасына караган мөселманнарга эзәрлекләүләр күпчелектә Казанда 2012 елдагы митинг, пикетлардан соң башланды. Шулай ук нәкъ ун ел элек "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре Казанда автойөреш оештырды. Шуннан соң аларны тикшерүләр артты.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG