Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эшендә 23 елга хөкем ителгән Эдуард Низамовның сәламәтлеге начарайган


Эдуард Низамов
Эдуард Низамов

Тоткынның әнисе Рима Низамова улының бик начар шартларда тотылуын белдереп һәм киңәш сорап "Мемориал" хокук яклау оешмасына хат язган.

“Хизб ут-Тәхрир” оешмасының Русиядәге канатын җитәкләүдә гаепләнеп 23 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Эдуард Низамовның әнисе Рима Низамова “Мемориал” хокук яклау оешмасы юристы Сергей Давидис исеменә хат язган. Ана улының сәламәтлеге начараюына зарлана.

"Улым Самар өлкәсенең Спиридоновка авылындагы 26нчы колониядә 5 августтан бирле тотыла, аны шунда ук карантинга ШИЗОга урнаштырдылар, гәрчә карантин өчен башка урын булса да. Аның өч умыртка бүсере чыккан, өстәвенә салкын тигән, каты ютәл — дәвалану юк, бүлмәләре юеш, җилләтелми. Чәршәмбе, 26 август көнне аның карантин мөддәте тәмамлана, тик безгә Ирек Мөхәммәтов, Әнәс Гыймазетдинов белән булган кебек үк, ШИЗОда калдырырга теләүләре турында хәбәр килде. Мөхәммәтов белән Гыймазетдиновны штраф изоляиорында матбугат чараларында шау-шу чыгарганчы тотканнар. Безгә нинди чаралар күрергә кирәклеген киңәш итегез” диелә ана хатында.

Эдуард Низамовның әнисе Римма Низамова элегрәк Азатлыкка улының алты баласына ярдәм итеп яшәргә мәҗбүр булуын, гаделлек эзләп Мәскәүдәге каршылык чараларына йөрүен сөйләгән иде.

Эдуард Низамов “Хизб ут-Тәхрир” оешмасының Русия бүлеген җитәкләүдә гаепләнде. 2020 елның февралендә Екатеринбурдагы хәрби мәхкәмә аны террорчылыкны финанслау, террорчылык эшчәнлеген оешыру һәм хакимиятне көч белән бәреп төшерергә омтылу маддәләре нигезендә гаепле дип табып 23 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Низамовның адвокатлары бу җинаять эше ялганга корылган дип белдерә.

“Мемориал” хокук яклау үзәге аны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG