Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бала җиде сәгать буе әтисеннән сорау алганны карап утырган"


Эдуард Низамов ясаган рәсем

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Русия канатын җитәкләүдә гаепләнеп 23 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Эдуард Низамовның әнисе Римма Низамова Азатлыкка улының алты баласына ярдәм итеп яшәргә мәҗбүр булуын, гаделлек эзләп Мәскәүдәге каршылык чараларына йөрүен сөйләде.

Дүшәмбе көнне Мәскәүдә Русия югары мәхкәмәсенә "Уфа егермелеге" аппеляциясе каралганда Татарстаннан да теләктәшлек белдерергә килүчеләр булды. Аларның берсе Әлмәттән Римма Низамованың улы Эдуард күптән түгел "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле 23 елга хөкем ителде. Римма ханым сүзләренчә, аның улын баласын уйнарга мәйданчыкка алып барган җирдән алып киткәннәр.

"Аны өч яшьлек кызы белән балалар мәйданчыгына уйнарга барганда тоткарладылар. Хайванны да урамда баласы белән күрсәң ашатасы килә, кызганасың. Ә бу бала белән тоткарлау бернинди кысаларга сыймый. Фашистлардан ким түгел. Өеннән ерак түгел бер 150 метр булды микән, юк микән. Эдуард: "Баланы кайтарыгыз, өйдә кеше бар, яки шалтыратыгыз, килеп алсыннар" дигән. Әмма тыңламыйча үзләре белән баланы да алып киткәннәр. Бала Тикшерү изоляторында җиде сәгать буе Эдуардтан сорау алганны карап утырган. Баланың күз алдында әтисенең башына башлыклар кидереп, кулларын артка богаулап, идәнгә егып салып рәхимсез кыланганнар.

Римма Низамова: "Улымның гаепсезлеген раслаучы бөтен дәлилләр бар иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

Эдуард соңрак бу хакта рәсем дә ясап җибәрде. Ул кечкенә вакытта сәнгать мәктәбенә йөргән иде. Шуңа аның мондый сәләте бар. Ул Әлмәттә татар-төрек лицеен тәмамлады, аннары Казан дәүләт университетында икътисад факультетында укыды. Соңрак әтисенең бизнесын алып барды, аннары Казанда пекарня ачты, әмма эше барып чыкмагач төзелеш белән шөгыльләнә башлады. Бик матур өйләр төзи иде. Хәзер аңа 41 яшь. Алты баласы бар. Иң олысына 17, кечкенәсенә өч яшь ярым. Кечкенә малае әтисе юк булгач: "Әти кайда, әти кайда" дип бик озак сагынып елады. Кинәт кенә иң якын кешесе юкка чыккач ни булганын аңламады. Мәхкәмә утырышына алып барып богауларда күргәч кенә аңлады. Төшендә төрмәне кара йорт дип күргән. "Әти шул кара йортта яши" дип сөйләде", ди Низамова.

Элегрәк Азатлык Эдуард Низамовны газаплаулар турында язган иде. Римма ханым сүзләренчә, аның гаепләү өчен дәлилләре чәнти бармак хәтле дә булмавын хәтта прокуратура вәкилләре дә адвокатка әйткән.

"Адвокатыбызга прокуратура вәкиле чәнти бармагын күрсәтеп, менә моның кадәр генә дә гаебе дәлилләнмәгән, әмма аларга заказ өстән төшкәнен әйткән.

Анда яшерен шаһит булып оныкчыгыбыз белән бер сыйныфта укучы баланың әнисе бара. Алар элек шул "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торган. Хәзер аннан киткәннәр. Аның ирен утырттылар да һәм аны чыгарыр өчен ул барысына да ризалашкан. Танымасыннар өчен ир кеше тавышы белән сөйли.

Ул безгә акча алып килүен әйткән. Имеш бу акчалар террорчылыкны финанслауга киткән. Ә чынлыкта минем улым аларга 2015 елда Казан янында өй салды. Бу хакта Эдуард үзе Youtube каналында да язып чыкты. Ул шул каналда реклам урнаштыра иде. Мәхкәмәгә Эдуардка "акча китердем" дип сөйләгән Фәридә Хәсәнова шул йорт хуҗасы булуы турында документ та алып килдек.

Аннары тентү белән килгәч, куәт оешмалары акча таптыра башлаган. "Бездә кайдан акча булсын, дигәч, "нәрсә, Фәридәне алып киликме?" дигәннәр. Хәзер инде аның ирен төрмәдән чыгарганнар бугай. Безнең оныкчык шулай дип сөйли. Аларның әтиләре өйдә, ди. Менә мөселманнар да бер-берсенә каршы ничек шулай шикаять итә”, ди Римма Низамова.

Ул улына каршы тагын ике шаһитның хәзер төрмәдә утыручы мөселманнар булуын әйтә.

"Шаһитлар күп иде. Аның икесе инде сак астында тотылучы. Берсе имеш Эдуард митинглар оештырган, мөселманнар белән шашлык пешерергә барганнар, дигән. Ул вакытта ураза вакыты иде, андый вакытта нинди мөселман шашлыкка барсын инде. Алдап-алдап мәгълүмат бирәләр. Ә митингларны Фәүзия Бәйрәмова, "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм тагын бер мәчет ("Әл-Ихлас" – ред.) оештырган иде. Без ул видеоларны таптык. Ул вакытта бит күп мөселманнарны төрмәләргә яптылар, шуңа ризасызлык белдереп уздырганнар иде. Шул чараны оештыруда минем улым гаепле булып чыкты.

Аларның гаепләренә каршы безнең бөтен дәлилләр бар иде, әмма беркем безне ишетмәде. Аларның, киресенчә, дәлилләре юк иде.

Безнең хөкемдар Сергей Гладких иде. Аның секретаре мәхкәмә утырышы алдыннан: "Ходатайстволар белән бик борчымагыз инде, имеш барысы да яхшы булыр" дигән. Шуннан 23 ел биргәч, без аңа аптырап бу сүзләрен искә төшергәч: "Гомерлек түгел бит" дип әйтте. Аларга өстән заказ бирелгән инде.

Шаһитларның берсе Корбан бәйрәмендә Эдуард хатыны белән басып торды дигән, ә карарда Эдуард мөселманнар уртасында басып торган, оештыручы булган дип язылган. Инде үз файдасына үзгәртеп язганнар.

Адвокатыбыз бик тырыш булды. Ул хөкем карарын укыгач аптырап китте, "мин монда бөтенләй булмаган дигән хис туа", диде Римма ханым.

Аның сүзләренчә, мөселманнар аларга ярдәм итүдән курка.

"Туганнары төрмәләрдә утырган мөселманнар Татарстан Диния нәзарәтенә дә мөрәҗәгать итеп караганнар. Юк, булышмыйлар. Кырымда да бит шундый ярдәм итүчеләрне тотып утырттылар. Кешеләр репрессияләрдән курка.

Безнең дә килен эшләп йөри, кайнана булыша, мин булышам. Юкны да бар итәргә тырышабыз инде. Бер хәйрия оешмасын булдыручыдан ярдәм сораган идем, улымның кайда булуын сорый башлады, аннары: "Юк, без андыйларга булышмыйбыз, киленегез эшкә чыксын" ди. Барысы да ФСБдан курка.

Мөселманнар Екатеринбурда да СИЗОда аерым җиденче баракта ялгыз камераларда утыралар. Гомум камераларда күпләр ислам кабул иткәнгә аларны башка тоткыннардан читләштерәләр.

Баламны утырткач "Хизб ут-Тәхрир" ни булуы, ни өчен аннан куркулары турында кызыксынып укый башладым. 15-20 ел исламны өйрәнгән галимнәрдән экспертизалар ясаттык, аларны искә дә алмадылар. “Хизб ут-Тәхрир” әгъзалары бөтен мөселманнар куллана торган сүзләр генә кулланалар, Аллаһның берлеген тану турындагы Лә иләһе иллаллах "Хизб-ут Тәхрир"нең сүзләре диләр. Бу бит инде мөселманнарның шәһәдате.

Менә без дә хәзер аппеляция утырышын көтәбез. Әмма анда карарны үзгәртүгә өмет аз", ди Римма Низамова.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG