Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш кысаларында тагын 10 ел өстәделәр


Рәис Мәүлетов
Рәис Мәүлетов

Инде утырган елларын исәпкә алып, аңа тагын 27 ел утырырга туры киләчәк, шуның беренче җиде елын - төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы төзү, анда катнашу, аны финанслау, һәм террорчылыкны интернетта ачык рәвештә аклау маддәләре нигезендә гаепләнде.

Бүген, 23 майда мәхкәмә 23 елга хөкем ителеп, хәзерге вакытта колониядә утыручы Казан мөселманы Рәис Мәүлетовка ачылган яңа җинаять эшенә үз карарын чыгарган. Егетне террорчы эшчәнлеккә булышуда (Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1.1нче өлеше) гаепле дип тапканнар һәм моңа кадәр булган мөддәтенә тагын 10 ел өстәлгән.

Мәүлетов шушы көнгә кадәр 4 ел һәм 8 ай буеҗәза мөддәтен үтәгән иде инде, шуларны да исәпкә алып аңа тагын 27 ел утырырга кирәк булачак дигән карар чыгарылган. Шуларның беренче җиде елын ул төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә утырачак. Бу хакта Азатлыкка чыганаклары җиткерде.

Былтыр декабрьдә Мәүлетовка террорчы эшчәнлеккә булышу турында (Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1.1нче өлеше) яңа җинаять эше ачканнар иде. Эш материаллары 1 декабрь көнне Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсенә керде.

2021 елның апрелендә Екатеринбурдагы үзәк хәрби мәхкәмә Мәүлетовны 23 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Ул 2019 елның 23 сентябрендә Тольятти шәһәрендә тоткарланды. Аның белән бергә тагын өч мөселман – Радик Хәйретдинов, Эльмар Мамедов, Алексей Ботва кулга алынды. Тоткарлангач Мәүлетовны Казанга китерделәр. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы төзү, анда катнашу, аны финанслау, һәм террорчылыкны интернетта ачык рәвештә аклау маддәләре нигезендә гаепләнде.

  • Мемориал" хокук яклау үзәге Рәис Мәүлетовны сәяси тоткын дип таныды. Оешма белдерүендә Мәүлетовны "вөҗдан иреген, дин тоту, сүз һәм берләшмәләр иреген көч кулланмыйча тормышка ашыруы" аркасында эзәрлеклиләр диелә.
  • Рәиснең әнисе Наилә ханым ике улын ялгыз үстергән. Кече улы Рәис башта Казан театркөллиятендә, аннары вокал укыган. "Элек группировкалардан сакладым, сугышка эләкмәсен иде дип уйладым. Дөньялар тынычланды бугай, әмма улым төрмәгә эләгер дип һич күз алдына килмәде" дип сөйләде ул Азатлыкка.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG