Accessibility links

23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш ачылды. Тагын ничә ел өстәрләр?


Рәис Мәүлетов
Рәис Мәүлетов

Казанда туып-үскән һәм 23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка тагын бер җинаять эше ачылган. Яшерен шаһит сүзләренә нигезләнеп Мәүлетовның төрмәдә утыру вакытын озайтырга телиләр.

Бүген Екатеринбурда Рәис Мәүлетовка каршы ачылган чираттагы җинаять эше карала. Бу инде өченче утырыш. Хөкем карары кайчан чыгар — билгесез. Рәис болай да 23 елга хөкем ителгән кеше. Аны 2019 елда Тольятти шәһәрендә тоткарладылар һәм Казанга алып кайттылар. Ул "Хизб ут-Тәхрир" оешмасын төзүдә, аның эшчәнлегендә катнашуда, аны финанслауда, интернетта оешманы ачыктан-ачык аклауда гаепләнде. Ә бу Русиядә тыелган оешма. Шушы эшләр нигезендә берничә ел дәвамында тикшерү узды, мәхкәмәләр булды. 2021 елда 31 яшьлек Рәис Мәүлетов берничә маддә нигезендә гаепле дип танылды һәм 23 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителде. Ни адвокатлар, ни хокук яклаучылар аңа ярдәм итә алмады. "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителүче татар-башкортлар саны елдан ел арта. Рәис Мәүлетов та озакка утыртылган башка мөселманнар кебек сәяси тоткын булып танылды.

23 елның дүрт елы Верхнеуральски шәһәрендә узды. Төрмә иде ул. Хөкем карары шундый иде, башта ул 4 елын төрмәдә уздырырга, аннары кырыс режимлы колониягә күчерелергә тиеш. Төрмә колониядән тагын да кырысрак шартлар белән аерыла. Төрмә карары башлыча террорчылыкта гаепләнгән мөселманнарга карата чыгарыла.

Төрмәдән соң Мәүләтовны башка колониягә күчерергә тиешләр иде, әмма аңа карата яңа җинаять эше ачыла. Узган елның 1 декабрендә Екатеринбурның хәрби мәхкәмәсенә Мәүлетовка бәйле документлар тапшырыла. Аңа террорчылык эшчәнлегенә булышу маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачыла. Нәрсә сәбәпче булган — ачык чыганакларда берни юк. Аны тагын колониягә күчермичә кырыс шартлы төрмәгә утырта алалар.

Хәзерге вакытта, ягъни яңа җинаять эше нигезендә тикшерү барганда Мәүлетов Екатеринбурның 1нче тикшерү изоляторында утыра. Ул узган елның көзендә төрмәдән СИЗОга күчерелә. Сорау артыннан сорау алулар, хәзер менә янә мәхкәмә аша узу. Бу тикшерү изоляторында тагын бер татар, сәяси тоткын, галим Азат Мифтахов утыра. Аңа ачылган яңа эш тә шушы мәхкәмәдә карала. 13 мартта Азатның да чираттагы мәхкәмәсе уза.

Азатка теләктәшлек белдерергә дип туганнары, дуслары, битараф булмаган кешеләр килсә, Рәиснең мәхкәмә утырышларында кешеләр юк. Аның әнисе Наилә Мәүлетованың улын күрергә дип барырга мөмкинлеге юк. Ул берничә ел элек Азатлыкка идән юучы булып эшләвен сөйләгән иде. Аңа 23 мең сумны фатир өчен түләүләрне капларга, үзенә ашарга җиткерергә, улы Рәискә ара-тирә күчтәнәчләр, кирәк-яраклар сатып алырга да җиткерергә кирәк.

Наилә Мәүлетова үзенең социал челтәрендә улы белән хат аша гына аралашуы турында әйтә, сирәк-мирәк мөмкинлек булганда телефоннан шалтырата. 8 март көнне аңа 64 яшь тулган. Өлкәнәйгән саен физик эш авыр бирелә, дигән ул. Улы ул көнне шалтыратырга тырышырмын дип вәгъдә биреп алдан хат язса да, әни кеше шалтыратуны көтеп ала алмаган. Улының башка елларда язган хатын яңадан социаль челтәрләргә чыгарып күңелен юаткан.

Мәүлетовны яклаучы да юк, аңа дәүләт биргән адвокат ярдәм итә. Кем ул, исеме ничек — әнисе хәбәрдар түгел, эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен дә, Рәиснең хәле турында да ул берсенә дә хәбәр итми, сөйләми.

Рәиснең әнисе белән соңгы күрешүе 2022 елның сентябрендә булган. Башка мөмкинлек булмаган. Рәис төрмәгә эләгер алдыннан өйләнгән, хатыны — таҗик милләттенән. Миграция бүлеге аны Таҗикстанга депортацияләгән. Аларның аралары өзелгән, бер-берсеннән бихабәр.

Мәүләтовның яңа җинаять эше турында мәгълүмат бик аз. Азатлыкка мәгълүм булганча, тикшерүчеләр Мәүлетов башкаларны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына керергә кыстаган дип саный. Аның белән төрмәдә бергә утырган мөселманнар исә Рәис белән бары тик ислам турында гына сөйләшенде, каядыр керергә чакыру, кыстау булмады дигән. Гаепләүчеләр исә исеме билгесез яшерен шаһит сүзләренә таянып эш итә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG