Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә төрек телендә татар шагыйре Дәрдмәнд турында китап чыкты



Китап
Китап

Бу татар шагыйре турында беренче күләмле фәнни эш булып санала.

Аның авторы – галимә Нәслихан Яшәр. Тумышы белән Малатья шәһәреннән, 29 яшендә. Татар теленә гашыйк булып, башта аны өйрәнеп, Дәрдмәнднең шактый шигырен төрекчәгә тәрҗемә иткән ул. Татар шагыйренең язу өслүбен тикшереп фәнни эш язган, аны яклаган һәм соңыннан татар шәхесен Төркиядә башкалар да белергә тиеш дип, үз белемнәре белән бүлешеп, Дәрдмәнд турында китап чыгарырга ниятләгән. Китап быел август аенда дөнья күрде. Ул 507 биттән тора. Китапның бәясе 500 лира, бу якынча 800 сумны тәшкил итә. 
Без китап авторыннан Дәрдмәндне ни өчен өйрәнә башлавы, моңа нәрсә этәргеч булуы турында да, татар телен ничек өйрәнүе һәм татар шәхесенең аңа ничек тәэсир итүен сораштык.

— Нәслихан, бу ялгышмасак, сезнең беренче китабыгыз. Дәвамлы булсын. Башта үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

Нәслихан Яшәр
Нәслихан Яшәр

— Мин Нәслихан Яшәр. Тумышым белән Төркиянең Малатья шәһәреннән. Миңа 29 яшь. Малатьядәге Инөнү университетының Төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алдым. Әйбәт укыдым, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдым, белем алу ошый! Бакалаврияттан соң укуны дәвам иттерәсе килде. Магистратураны да шул ук университетта, хәзерге төрки телләр һәм әдәбият юнәлешендә укыдым. Төрки телләр белән мавыга идем. Әмма соңыннан татар теленә игътибарымны юнәлттем. Минем уку юнәлешем татар теле һәм әдәбияты. 2023 елда Төркиядә җир тетрәве булды, гаиләбез белән Әнкарага күчтек. Әле шушында яшим. Кыскача менә шулар.

— Ни өчен фәнни тикшеренү өчен нәкъ менә Дәрдмәндне сайладыгыз? 



Төркиядә аңа багышланган мондый күләмле фәнни хезмәтләр моңа кадәр язылмаган иде

Дәрдмәнд иҗатын өйрәнүем университетта укыган чорда башланды. Безгә заманча төрки телләр һәм әдәбиятләр фәнен тумышы белән Татарстаннан булган укытучы, галимә Рамилә Яруллина укытты. Бакалавриатның өченче курсында татар телен өйрәнә башладым һәм шул вакытта бу телгә, татар әдәбиятына зур кызыксыну уянды.

Дәрескә булган кызыксынуымны һәм мәхәббәтемне күреп, укытучым миңа магистратурада укуымны дәвам итәргә киңәш итте. Фәнни җитәкчем профессор Рамилә Яруллина булды. Аның ярдәмендә татар телен тирәнрәк үзләштердем, татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре белән таныштым. Нәкъ менә фәнни җитәкчем киңәше белән Дәрдмәнд иҗатын өйрәнергә булдым. Төркиядә аңа багышланган мондый күләмле фәнни хезмәтләр моңа кадәр язылмаган иде.

Дәрдмәнд — татар әдәбиятының мөһим шәхесләренең берсе. Остазым аның Төркиядә дә үзенә лаеклы дәрәҗәдә танылуын һәм беленүен теләде. Ә мин шигърият яратам, укып караган идем берничә шигыренә гашыйк булдым, үзенчәлекле тел, сүз остасы. Шуңа остазымның бу тәкъдимен теләп кабул иттем һәм яратып эшләдем. Уңышлы якладым. Фәнни тикшеренүләр галим-голәмә арасында гына калмасын әле дидек тә аны китап буларак чыгарырга ниятләдек. Рәмилә Яруллинага рәхмәтлемен, миңа яңа зур дөнья ачты, ул хәзинәләр сандыгы кебек, өйрәгән саен яңа әйберләр чыга.

— Ә татар шагыйрен өйрәнер өчен, аны китап итеп чыгарырга күпме вакыт китте?

— Төркиядә магистратура, гадәттә, дүрт семестрга, ягъни ике елга исәпләнгән. Беренче ике семестрда без төп фәннәрне өйрәнәбез, ә калган ике семестрда диссертациянең үзен язабыз.

Магистратураның икенче елында, Дәрдмәнд әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итә башладым. Кулыбызда булган җыентыктагы шигырьләрен һәм кыска хикәяләрен тәрҗемә иттем. Уртак төрки тел дисәк тә, барыбер тәрҗемә кирәк, ә бу кулны тота, бу эш якынча ике-өч ай дәвам итте. Шул ук вакытта фәнни әдәбиятны өйрәндем, Төркиядә һәм Казан татар әдәбияты турында басылган мәкаләләрне, төрле чыганакларны укыдым.

2023 елның 6 февралендә Төркиядә күп үлемнәр, җимерүләр алып килгән җир тетрәве булды. Ул вакытта Малатья шәһәрендә идем, бездә дә бик күп йортлар җимерелде. Фәнни эшем туктап калды. Гаиләм белән Әнкарага күчтек, мәшәкатьләр күп булды. Шулай да яңа шәһәрдә тормышны яңадан җайга салу белән беррәттән фәнни эшемне дә дәвам итәргә тырыштым.

Нәслихан Яшәр әти-әнисе белән
Нәслихан Яшәр әти-әнисе белән

Дәрдмәндне өйрәнү чыннан да зур хезмәт таләп итте. Төркиядә аның турында тикшеренүләр бик аз — биш-алты мәкалә бар, бетте. Алар да, нигездә, аерым метафоралар яки шагыйрьнең фәлсәфи карашлары турында гомуми характердагы хезмәтләр.

Минем диссертациям исә дүрт зур бүлектән торган күләмле хезмәт. Нәтиҗәдә, ике семестрда тәмамланырга тиешле диссертациямне өч семестрда язып бетердем. Эшне 2022 елның сентябрь-октябрь айларында башладым, ә 2024 елның февралендә диссертациямне якладым.

Аннары ул менә быел китап буларак дөнья күрде. Китап дүрт бүлектән тора. Беренче бүлек "Милли уяну чорында Казан татар җәмгыяте һәм әдәбияты" дип атала. Анда шул чорның мөһим вакыйгаларын барладым, аларның әдәбиятка ничек тәэсир итүе турында яздым. Икенче бүлек "XX гасыр башы татар шагыйрьләреннән Дәрдмәнд" дип атала. Бу бүлектә Закир Рәмиевнең тормыш юлын һәм әдәби шәхесен җентекләп бәян иттем.


Өченче бүлек "Дәрдмәнд шигъриятендә төп темалар" дип атала. Анда милләт язмышы, мәхәббәт, табигать, экзистенциализм кебек темаларны шагыйрьнең әсәрләреннән мисаллар китереп тикшердем. Дүртенче, соңгы бүлек — "Дәрдмәнд әсәрләрендә тел һәм стиль". Биредә Дәрдмәнд шигъриятендәге үлчәм, шигъри теле һәм стиле, кулланган сәнгать чаралары, ымлыклары, парлы сүзләре, фразеологизмнар, борынгы төрки тел эзләре, угыз төркичәсенең йогынтысы, гарәп һәм фарсы сүзләре, диалекталь лексикасын тикшердем. Хезмәт нигездә Дәрдмәнднең шигырьләренең теле һәм стиле турында.

Китапта библиография бүлеге бар, татарчадан төрекчәгә тәрҗемә ителгән шигырьләр белән хикәяләргә дә урын калды. Шулай ук "Шәхесләребез: Бертуган Рәмиевләр" китабыннан өч мәкалә бар, алар да төрекчәгә тәрҗемә ителде. Китап барлыгы 507 биттән тора. Ул Bilgem нәшриятында басылып чыкты. Кем тели, сатып ала ала. Әмма аны Төркиядә генә сатып алып була.

— Дәрдмәннең теле, өслүбенә аерым игътибар бирелде дидегез. Төрек кешесе буларак, татар шагыйренең иҗатында нинди үзенчәлекләр Сезнең өчен аеруча кызыклы яки көтелмәгән булды?

Дөресен әйткәндә, аннан кискен фикерләр көтмәгән идем

— Дәрдмәннең милли позициясе бик нык тәэсир итте. Дөресен әйткәндә, аннан кискен фикерләр көтмәгән идем. Ул тормышка экзистенциаль күзлектән карый торган шагыйрь, аның шигырьләрендә табигать тасвирлавы да еш очрый. Фәлсәфә күп. Әмма милләт язмышы темасына караган кайбер шигырьләрендә ул бик көчле һәм кискен милли позициясен күрсәтә белә. Нәкъ менә бу минем игътибарымны аеруча җәлеп итте.

Татарлыктан татар һич гар итәрме?
Кеше үз исмене инкяр итәрме?
Татарлыкта татар углы татармын,
Татар түгел димә — башың ватармын!

— дигән бик кискен юллар Дәрдмәнднеке, бер дә нечкә күңелле шагыйрьдән мондый сүзләр чыгар димәссең.

Дәрдмәнднең милли үзаң мәсьәләсендәге мондый ныклы позициясе минем өчен бик кызыклы булды. Ул бу яктан үзеннән соң килгән буыннарга үрнәк булырлык шәхес.

— Дәрдмәнд иҗаты бүген Төркиядә аз өйрәнелгән дидегез. Сезнеңчә, татар әдәбияты бүгенге төрки дөньяның мәдәни һәм әдәби киңлегендә нинди урын алып тора? Төркия укучысы татар әдәбиятын җитәрлек дәрәҗәдә беләме?

Төрки дөньяның төрле төбәкләре мине бик кызыксындырды

— Дөресен әйткәндә, хәтта мин үзем дә университетның өченче курсына кадәр, хәзерге төрки телләр һәм әдәбиятлар дәресләрен өйрәнә башлаганчы, татар телен ишеткәнем юк иде, Татарстан турында да белми идем. Мин генә түгел, төркемдәге башка студентлар да белми иде. Укытучыбыз Рамилә Яруллина моңа бик гаҗәпләнде. Хәтта Исмәгыйль Гаспралыны белмәвебез дә аны шаккатырды.

Рамилә ханым ярдәмендә без Татарстан белән таныштык, аның аша гомумән төрки дөньяны яхшырак белә башладык. Шул вакытта миндә зур кызыксыну уянды һәм магистратурада укуны дәвам итәргә булдым. Төрки дөньяның төрле төбәкләре мине бик кызыксындырды. Укытучыбыз татар булганга, татар теленә күбрәк игътибар бирдек. Магистратурада да бу юнәлештә эшләвемне дәвам иттем, татар теле буенча белемемне арттырдым.

Мин татар әдәбияты Төркиядә киң таныла дип уйламыйм. Минемчә, бу өлкәдә тикшеренүләр җитми. Үзебез студент чакта татар әдәбияты әсәрләрен укырга теләгәндә дә, төрек теленә тәрҗемәләрнең бик аз булуын күрдек.

Чынында татар әдәбияты төрки дөньяның мәдәни һәм әдәби киңлегендә мөһим урын алып тора. Тел ягыннан караганда, татар телендә борынгы төрки теленең күп кенә үзенчәлекләре сакланганын күрәбез. Әдәбиятка килгәндә, тарихтагы сугышлар һәм яулар аркасында күп әсәрләр бүгенге көнгә кадәр килеп җитмәгән. Шулай да сакланып калган әсәрләрдән татарларның әдәбиятка һәм мәдәнияткә зур әһәмият бирүен күрәбез.

Мәсәлән, китабымда да 1905 елдан соң барлыкка килгән чагыштырмача ирекле шартларда татарларның бик кыска вакыт эчендә никадәр зур эшләр башкаруын күрсәттем. Хәтта кечкенә генә мөмкинлек ачылганда да, алар аннан файдаланып, милли үзаңын һәм мәдәни мирасын киләчәк буыннарга тапшырырлык эшләр башкарган. Шаккатмалы бит бу. Милләттә никадәр көч, никадәр потенциал! Бүген дә татарларның үз традицияләрен һәм мәдәниятен саклап яшәве безне сөендерә.

Кызганычка, Казанда әлегә булганым юк. Бу шәһәр мин күрергә теләгән урыннарымның берсе. Китабым дөнья күргәннән соң анда бару теләгем һәм өметем тагын да артты. Бәлки, бер көнне чынга ашыр… Хыялларга таба адымлап барам.

— Тикшеренүегез нинди чыганакларга нигезләнде? Дәрдмәнд әсәрләренең беренче басмалары, архив документлары, кулъязмалар, аның чорындагы газета-журналлар белән эшләдегезме?

Әдәби төшенчәләрне һәм терминнарны аңлатканда күпсанлы сүзлекләргә мөрәҗәгать иттем

— Мин Казан татар әдәбияты һәм Төркия әдәбияты буенча мөһим чыганаклардан файдаландым. Әдәби төшенчәләрне һәм терминнарны аңлатканда күпсанлы сүзлекләргә мөрәҗәгать иттем. Мәсәлән, берәр сүзнең гарәп теленнән кергәнме-юкмы икәнен ачыклау өчен кайчак берничә сүзлекне чагыштырырга туры килде. Терминологик, энциклопедик һәм башка төр сүзлекләрдән — татар һәм төрек телендәге чыганаклардан киң файдаландым. Китапның библиография өлеше генә дә якынча 12–13 бит тәшкил итте.

Тикшеренү барышында махсус архив эзләнүләре үткәрмәдек. Безнең кулда Дәрдмәнд әсәрләре 1980 елда китап итеп басылган "Исә җилләр" җыентыгы бар иде. Бу китап фәнни җитәкчемдә булды, мин аның күчермәсен ясатып, шуның белән эшләдем.

Минем хезмәтем, нигездә, шигырьләрне анализлауга багышланганлыктан, беренче чиратта шигъри текстларга ирешү җитәрлек булды. Аларны төрекчәгә тәрҗемә иткәннән соң, төрек әдәбият белемендә кулланыла торган текст анализы ысулларына нигезләнеп тикшердем. Шуңа күрә архив документларына, кулъязмаларга яки Дәрдмәнд яшәгән чордагы газета-журналларга мөрәҗәгать итү ихтыяҗы булмады.

— Дәрдмәндне якыннан танып белү, аның иҗатын өйрәнү сезгә шәхес һәм тикшеренүче буларак ничек тәэсир итте? Аның тормышында үзегез өчен үрнәк булган сыйфатлар бармы? Кайсы шигыре сезнең өчен аеруча кадерле?

Мин дә тормышка шулай карыйм: һәрвакыт без яшәгән мизгелнең вакытлы булуын истә тотам

— Дәрдмәндне өйрәнгәндә безнең аның белән шактый охшаш якларыбыз барлыгын аңладым. Ул да тормышка экзистенциаль күзлектән карый, гомернең вакытлы һәм фани булуы турында уйланган. Мин дә тормышка шулай карыйм: һәрвакыт без яшәгән мизгелнең вакытлы булуын истә тотам. Ләкин минем карашым пессимистик түгел. Дәрдмәндтә тормышның вакытлыча булуы турындагы уйлар күбрәк, бу моң һәм сагыш аша чагыла. Ә миңа исә "бу мизгелне мөмкин кадәр тулы итеп яшәргә кирәк" дигән фикер якынрак.

Моң-сагыш аеруча көчле сизелгән шигырьләренең берсе миңа бик нык тәэсир итте:

Сүнеп, вәйран булгач гомран мәмләкәтләр,
Җир астында тезелде коры сөякләр.
Исәр җилләр, күчәр комнар, бетәр эз;
И вай, мәхзүн күңел, без дә бетәрбез!

Бу шигырь сәнгать чаралары ягыннан да, сүзләрнең гаять төгәл сайланып бергә үрелүе белән дә, аһәңе һәм мәгънәсе белән дә миңа бик көчле тәэсир итә. Гомумән, аның һәр шигырендә шушы нечкә сүз осталыгын күрдем һәм һәр юлы Дәрдмәндкә тагын да ныграк сокландым.

Дәрдмәндне өйрәнә алуыма шатмын, аның исеме белән бәйле булуым да минем өчен зур дәрәҗә. Бөек шәхескә багышланган китап язуым һәм шуның аша татар дөньясын бераз булса да киңәйтә алуыма сөенәм.

Сезнең, татарларның, тарихында шундый шагыйрь, шундый зур шәхеснең булуы — хәзинә. Дәрдмәнд танылырга лаеклы шәхес. Бөек талант. Башыннан төрлесен кичергән кеше. Рухы шат булсын…

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG