Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәрдмәнднең Төркиядә яшәгән чоры өйрәнелмәгән"


Роза Корбан һәм Ильяс Мифтахов Дәрдмәндне искә алу кичәсендә чыгыш ясыйлар
Роза Корбан һәм Ильяс Мифтахов Дәрдмәндне искә алу кичәсендә чыгыш ясыйлар

Дәрдмәнд нәкъ Төркиядә яшәп кайтканнан соң шигырьләр яза башлый. Җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан әйтүенчә, Төркиядә шагыйрьләрдән Тукайны гына беләләр.

2 май Төркиянең Анкара шәһәрендә Хаҗи Бәйрәм Вәли (Haci Bayram Veli) университетында Закир Рәмиевне (Дәрдмәнд) искә алдылар. Әлеге чарада чыгыш ясаган җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Азатлыкка әйтүенчә, кичәне университет каршында төрки телләрне өйрәнүчеләр төркеменә кергән студентлар оештырган.

Роза Корбан
Роза Корбан

"Беренче булып әлеге тәкъдим белән мин моннан ике ел элек "Иделия" татар ашлары йортында Әхмәт Тимерне искә алу кичәсендә чыккан идем", ди ул.

Ике ел дәвамында кичә уздыру теләге сүздә генә калуын Роза Корбан Төркиядә Дәрдмәндне аз белүләре белән аңлата.

"Төркиядә татар шагыйрьләреннән бары Тукайны гына беләләр. Шуңа мин кичәдә Дәрдмәнд өчен Төркиянең әһәмиятенә басым ясадым. Чөнки 1880-1881 елларда, ягъни бер елдан артык ул Төркиядә яши һәм укытучылардан дәресләр ала. Шулай ук французчаны да Төркиядә өйрәнгән дип әйтәләр. Аннары Төркиядәге язучылар, шагыйрьләр белән очраша. Төркиядә шулай ук тәрҗемә эшләренә керешә. Ә туган ягына кайтканнан соң инде шигырьләр яза башлый. Шуңа Төркия Дәрдмәнд иҗатына илһам биргән дип әйтергә була. Аның шагыйрьлеген нәкъ Төркия ачкан. Бу, мөгаен, Дәрдмәнднең әлеге илгә килеп тәэсирләнүенә бәйледер.

Чарага килүчеләр
Чарага килүчеләр

Рәмиевләр бит бай булалар һәм Төркиягә барганчы да абыйсы Шакир белән төрек әдәбияты, Төркиядән килгән газет-журналлар белән танышып торганнар. Үзе дә Төркиядә яшәгәндә Шакирга төрле-төрле төрек басмалары җибәреп торган. Төрек басмалары белән даими танышуы аның иҗатында да чагылган. Ул төрки халыкларга аңлаешлы уртак телдә язган. Журналында да шундый телдә язган. Моның өчен аны хәтта Тукай: "Син кем өчен язасың, төрекләр өчен язасыңмы әллә?" дип тәнкыйтьләгән. Без кичәдә Дәрдмәнднең шигырьләрен татар телендә укып җиткердек. Ул җыелган барлык халыкка да аңлашылды дип уйлыйм", диде Роза ханым.

Кичәгә кырымтатар, татар, төрекләрдән тыш, төрки телләрне өйрәнү бүлегендәге үзбәк һәм башка милләт вәкилләре дә килгән.

Кичәдә Анкара университетында докторант Ильяс Мифтахов Рәмиевлар чыгарган "Вакыт" газетасы, "Шура" журналы турында сөйләгән. Басылган китапларга да тукталган. Билгеле булганча, 1905 елдан бертуган Рәмиевләр Оренбурда матбугат чыгару эшен башлый. 1906 елда "Вакыт" газетын (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елда "Шура" журналын чыгара башлыйлар. "Вакыт"ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Ризаэтдин Фәхретдин була. Бу ике басма да 1918 елда ябыла.

Ильяс Мифтахов
Ильяс Мифтахов

"Гомумән Ильяс Мифтахов ХХ гасыр башының татар нәшрияты турында кыска мәгълүмат бирде", ди Роза Корбан.

Аның сүзләренчә, Дәрдмәндне шагыйрь дип кенә әйтү аз.

"Ул бай бер кеше, хәйрияче, депутат, нәшрият тотучы булган. Күп вакыта аның иҗатын алтыннары белән чагыштыралар. Алтыннарын, милекләрен большевиклар килгәч тартып алалар. Нәшриятларын ябалар. Шигырьләре кала, әмма аның да күп өлеше югала. Малае кайдадыр поездда китеп барганда чемодандагы кулъязмалары югала. Шуңа Дәрдмәнднең бер мең шигъри юлы, берничә истәлекләре һәм бердәнбер нәсере кала.

Хәтта аның кабере дә юк. Үлгәннән соң Ор (Орски) шәһәреннән өч чакрым ераклыктагы Изгеләр каберлегенә җирләгән булганнар. Аннары совет чорында ул җирләрдә машина заводы төзелгән. Истәлек ташы башта анда-монда аунап йөргән, аннары ул таш та юкка чыккан. Шуңа Дәрдмәнднең кабере дә юк.

Дәрдмәнд татар мәдәниятенең иң бәхетле һәм иң бәхетсез шагыйре, чөнки тууына 160 ел тулуы ватаныннан меңнәрчә чакрым ераклыкта Төркиядә искә алына. Димәк аны онытмыйлар. Бәхетсез булуы – аны барып зиярәт итәрлек кабере булмау.

Дәрдмәнд китаплары
Дәрдмәнд китаплары

Совет чорында Дәрдмәнднең иҗаты тыелды. Аның үзе турында күп яздылар, әмма Төркиядәге өлеше һич билгеле түгел. Шуңа бу җыелышны Төркиядә уздыруны мөһим дип санадым. Дәрдмәнднең Төркиядәге өлешен тикшерү кирәк һәм бу хакта җыелышта да әйттем. Архивларга кереп карау мөһим, моның өчен, әлбәттә, гарәпчә һәм фарсыча белүче кирәк", диде Роза Корбан.

Аның сүзләренчә, Рәмиевләр бар эшләрен милләт хакына дип эшләгән.

"Мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар, укытучыларга түләгәннәр. Типография ачканнар. Ул аларга бернинди файда китерми, әмма аларны бу кызыксындырмаган", ди Корбан.

Аның сүзләренчә, большевиклар хөкүмәткә килеп малларын тартып алгач та Дәрдмәнд аның өчен бик борчылмаган.

"Китапханәсе алынуына бик көенә. Ул китапларны большевиклар чыгарып яндыралар. Дәрдмәнд патша дәверендә дә яшәгән, совет чорында да дүрт ел гомер кичергән. Ул 1921 елда вафат булган. 1921 елдагы ачлык вакытында да хәленнән килгәнчә барысына да ярдәм иткән", ди Роза Корбан.

Аның сүзләренчә Дәрдмәндне искә алу кичәсе 20 ноябрьдә Мәрмәрә университетында да уздыру күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG