21 октябрьдә "Башкорт теле саклау һәм үстерү оешмасы" башкорт телендә эшләнгән өч яңа мобил кушымтаны тәкъдим итте. Чара "Сәләтлеләр каласы" үсеш һәм иҗат үзәгендә узды.
Башкорт теле фонды "Әлләсе", "Зирәк" һәм "Вордли башҡортса" дип аталган мобил уеннарны ясап чыкты. Алар башкорт телен өйрәнү, сүз байлыгын арттыруга юнәлгән. "Вордли башҡортса" уенын моңарчы фонд инде игълан иткән иде.
Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы мөдире Гөлназ Йосыпова бу уеннар башкорт телен көндәлек тормышка кертү максатын үти дип аңлатты:
— Тел дәресләрдә һәм рәсми чараларда гына түгел, аралашуда, дигитал өлкәдә, балалар һәм яшьләрнең күңел ачуында да кулланылырга тиеш, — диде ул.
"Әлләсе" уенында уйнаучыларга башкорт сүзен үзән әйтмичә аңлату кирәк. Уен сүз байлыгын арттыра, фикерне анык җиткерергә өйрәтә. Телне өйрәнүчеләр өчен сүзләрнең урысча тәрҗемәләре һәм башкортча аудиоязмалар да каралган.
"Вордли" уены исә, хәрефләр кертеп, уйланылган сүзне эзләп табарга тәкъдим итә. Бу кушымта фикерләү һәм тел белүне таләп итә. "Зирәк" уены тиз фикерләүне һәм тапкырлыкны сыный. Аны башкорт һәм урыс телләрендә уйнап була, ди уен авторлары.
Мобил уеннарга финанслауны Башкортстан башлыгы грантлары фонды тәэмин итте диелә.
- Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.
- Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.
- ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.
- Шул ук вакытта, соңгы елларда башкорт телен дигитал мохиткә чыгару омтылышлары күзәтелә. Еш кына мондый проектлар һәвәскәрләр тарафыннан башкарыла.
- Моның мисалы – башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы колонкасы. Аның турында Азатлык Радиосы элегрәк сөйләгән иде. Ясалма интеллект нигезендә эшләүче акыллы динамик башкорт һәм урыс телләрендә сорауларны аңлый һәм аларга җавап бирә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә, башкортча музыка һәм әкиятләр кабыза белә, хәтта башкорт милли ризыклары рецептларын да яңгырата.
- 2018 елдан Русиядә милли телләрне мәктәптә укыту мәҗбүри түгел, ә ата-аналар сайлавына бәйле итеп калдырылды.
Азатлык Радиосының Әйдә! Online проектында башкорт телен өйрәнү курсы чыккан иде. Ул телне башлангычтан өйрәнүчеләргә багышлана. Курс 20 дәрестән тора, анда иң кирәкле темаларга лексика, диалоглар, аудиолар тәкъдим ителә. Курсны бушлай рәвештә онлайн узып була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум