Белгечләр Казакъстанның бу тәкъдиме Русия каршында тәти күренер өчен генә яңгырырга мөмкин дип саный. Русия бу оешмага керсә дә андагы төрки халыкларның хәле үзгәрмәячәк. Русия үзе татар һәм башкортларның Төркия һәм төрки дөнья белән турыдан-туры аралашуын, аларның мөнәсәбәтләрнең ныгуын теләми дип саный алар. Шулай да бу тәкъдим тормышка аша аламы, аның артында ниләр тора?
2026 елның 30 октябрендә Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев Әнкарада узган Төрки дәүләтләр оешмасының (ТДО) XIII саммитында Русияне оешма эшенә күзәтүче буларак яки "Төрки дәүләтләр оешмасы +" форматында җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Токаев фикеренчә, Русия белән хезмәттәшлекне киңәйтү Төрки дәүләтләр оешмасының халыкара абруен арттырырга мөмкин.
Казакъстан президенты бу тәкъдимен Русиянең төрки дөнья белән тарихи бәйләнешләре, илдә күпсанлы төрки халыклар яшәве белән аңлатты. Ул шулай ук Казакъстан хуплаган "Алтай — төрки цивилизация бишеге" проектын телгә алды һәм төрки телләрнең урыс теленә йогынтысы турында сөйләде.
Бүген Төрки дәүләтләр оешмасының тулы хокуклы әгъзалары — Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан. Ә Маҗарстан, Төрекмәнстан һәм Төньяк Кыпрыстан Төрек Җөмһүрияте күзәтүче статусына ия.
Белешмә:
Төрки дәүләтләр оешмасы 2009 елда Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан һәм Кыргызстан арасында төзелгән килешү нигезендә барлыкка килә. Башта ул Төрки шура дип атала, ә 2021 елда хәзерге исемен ала. Даими оешма төзү тәкъдимен Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев ясый. ТДО төрки дәүләтләр арасында сәяси, икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү белән шөгыльләнә. Оешманың штаб-фатиры Истанбулда урнашкан.
Мәскәү тарафыннан Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаевның Русиянең Төрки дәүләтләр оешмасы эшчәнлегендә катнашу мөмкинлеген уңай кабул ителде. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Ул моны мантыйклы дип атады.
Аның сүзләренчә, Мәскәүгә әлегә рәсми чакыру килмәгән. Әмма бу мәсьәлә Казакъстан белән алдагы сөйләшүләр вакытында күтәрелергә мөмкин. Ул "Русиянең Төрки дәүләтләр оешмасында катнашуына килгәндә, белгәнегезчә, Русиядә тарихи чыгышлары ягыннан төрки булган халыклар яши торган берничә төбәк бар. Ул оешма эшенә Русиянең аерым төбәкләре түгел, ә тулаем Русия Федерациясе кушылуы турында сүз барырга тиеш", диде.
Аерым төбәкләр дигәндә, Песков кычкырып әйтмәсә дә, аның тел төбендә Татарстан белән Башкортстан булса кирәк. Төркия вакытында бу ике республика белән тыгыз элемтәләр булдырырга тырышты, әмма нәкъ Мәскәү бу күпергә каршы төште.
1990нчы еллар башында ук Татарстан Төркия белән мөстәкыйль рәвештә элемтәләр булдыра башлады. Татарстанның һәм Төркиянең мәгариф һәм фән министрлыклары арасындагы килешүләр нәтиҗәсендә Татарстан балалары Төркиядә белем ала башлады. 1992 елда Татарстанның президенты Миңтимер Шәймиев ул вакытта Төркиянең президенты, премьер-министры белән очрашты, килешүләр имзаланды. Татарстан Төркия аша нефть сатты, Төркия белән уртак проектлар барлыкка килде. Казанда Төркиянең консуллыгы, ә Истанбулда Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге эшчәнлеген ачты. 2009 елда Төркиянең президенты Абдуллах Гүл, ә 2011 елда Рәҗәп Эрдоган Казанга килде. Эрдоган ул вакытта саф татар телендә "Туган тел" шигырен яңгыратты.
Рөстәм Миңнеханов та әле Татарстанның президенты статусында Әнкарада чын дәүләт башлыгы буларак кабул ителде. Төркия аны гаскәрләр белән каршы алды. Әмма Владимир Путинның хакимияткә килүе белән Төркия белән Татарстан арасындагы дуслык суына башлый. Мәскәү бу мөнәсәбәтләрне контрольгә алды. Аеруча 2015 елда Татарстан белән Төркия арасында булдырылган элемтәләр өзелә. 2015 елның 24 ноябрендә Төркия хәрбиләре Төркия-Сүрия чигендә Русиянең хәрби очкычын бәреп төшерә. Мәскәү Әнкараны дошманлык гамәлләрендә гаепли һәм Төркиягә каршы икътисади чикләүләр кертә. Бу низаг турыдан-туры Татарстан белән Башкортстанга да кагыла.
Русия хакимияте карары белән TÜRKSOY (Төрксой) Төрки халыкларның халыкара мәдәният оешмасы белән элемтәләрне туктата. Ә бу оешма ике республика белән тыгыз эшләде. Төрле мәдәни чаралар аларның ярдәмендә узды. Ике республиканың да вәкилләре Әнкарада рәсми эшләде. Бу эш тукталды, кешеләр эшсез калды. Эшләр моның белән тукталмый. Казан федераль университетында Төркиянең Юныс Әмрә исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге ябыла. Бу да Мәскәүнең карары белән башкарыла. Русиянең Мәгариф министрлыгының тәкъдиме була бу, Әмрә үзәге вакытлыча эшен туктатып тора дип аңлатылды. Әмма еллар узды, сөйләшүләр алып барылды, әмма Төркиянең бу үзәге Казанда янә эшен башламады. Мәскәүдә эшли, тик Казанда түгел.
2014 елда Казанда Turkvision халыкара җыр бәйгесе зурлап узды. Әмма 2015 елда моңа да нокта куелды. Мәскәүнең Әнкарага үпкәләве аркасында Казан Истанбулда узачак бу бәйгелш катнашмады. Төркия эшмәкәрләре, ватандашлары Русия керткән чикләүләр белән каршылаша, бизнес алып бару авырлаша. Шулай булуга карамастан Татарстан Төркия белән элемтәләрне югалтмаска тырыша. Әмма элеккеге кебек киң колач җәеп башкарылмый бу эшләр. Бөтен әйбер Мәскәү күзәтүе астында бара.
Төркиянең AK Parti фиркасенең рәисе урынбасары, төрки дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр өчен җаваплы Күршад Зорлу ТӨРКСОЙ белән Русиядәге милли республикалар арасындагы хезмәттәшлек тукталуын искә төшерде.
—Русиядәге Алтай, Тыва, Чуашстан, Башкортстан, Якутия һәм Татарстан ТӨРКСОЙда күзәтүче әгъзалар булып тора. Ләкин 2015 елда Русия Федерациясе кабул иткән карар белән әлеге республикаларның ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлеге гамәлдә туңдырылды. Шул көннән бирле ике як арасында бернинди очрашулар да, чаралар да үткәреп булмый, — диде ул социаль челтәрендә.
Азатлык аралашкан белгечләр, Казакъстанның бу тәкъдиме Русиядәге төрки халыкларга уңай йогынты ясаячагына шикләнеп карый. Бигрәк тә Татарстан белән Башкортстан мисалында аларның Мәскәүнең Төркия, төрки дәүләтләрләр белән аралашуына риза түгел дип саный.
— Русия хакимияте һәрвакыт Төркиянең Татарстан яки Башкорстан белән бергә эшләвен өнәмәде. Ул элемтәләрнең ныгуын курка. Төрекләр Мәскәү, Питербур, Екатеринбур белән эшләсен, әмма Казан белән Уфага гына йөрмәсен. Менә аларның — төп теләге. Мәдәни, мәгариф багланышларны да теләмиләр. Бу куркыныч санала, татарлар, башкортлар Төркия хисабына ныгыр, көчәер дип курка. Шуңа уйдырма сылтау белән аларга ТӨРКСОЙ оешмасының эшләвен туктату да уңайлы булды. 2015 елдан бирле аның эшчәнлеген яңартырга да була иде, әмма Мәскәүгә дилбегәне каты тоту кирәк. Бүген Русия изоляциядә, аның белән аралашырга, хезмәттәшлек алып барырга ашкынып торучы дәүләтләр күп түгел. Шуңа күрә Казакъстанның бу тәкъдиме Русиягә мәртәбә генә өсти. Миңа калса, Русия бу оешмага керү белән татар яки башкортка мөнәсәбәт үзгәрмәс, — ди Азатлык әңгәмәдәше.
Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый.
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә — иминлек максатыннан аны атамый.
Аның фикеренчә, Дмитрий Песковның оешмага Русиянең төбәкләре аерым керергә тиеш түгел дигән сүзләренә дә игътибар итәргә кирәк, бу Русия хакимиятенең бу өлкәдә дә идарә итәргә тырышуы да, Русиядәге төрки халыкларны кулланырга теләве дә була ала.
"Азат милләтләр" лигасының төрки халыклар вәкилләре Русияне Төрки дәүләтләр оешмасына алуга каршы чыкты. Алар "Русиядә төрки халыкларның мөстәкыйль тавышка ия булу хокукын Мәскәүнең алар исеменнән сөйләү хокукы белән алыштырырга ярамый", дигән фикер белдерде. Русиянең Төрки дәүләтләр оешмасы белән якынаюы турында сөйләшүләр төрки бердәмлеккә омтылыш булып түгел, ә Кремльнең бәйсез дәүләтләргә сәяси йогынтысын киңәйтү һәм тарихи-мәдәни элемтәләрне Русиянең тышкы сәясәте мәнфәгатьләрендә куллану омтылышы булып күренә дип язды. Алар да Русия вакытында ТӨРКСОЙ оешмасының тукталуы, республикаларда милли телләрне уку-укыту кыскаруы, милли оешмаларының юкка чыгуын искә төшерде.
Элеккеге елларда ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек итүче тагын бер әңгәмәдәш Казакъстан президентыннан Русияне Төрки дәүләтләр оешмасына алу турында чыккан тәкъдим сүз уйнату гына була ала. Русиянең бу оешмага керүе мөмкин түгел дип саный. Сәбәбе — оешманың кагыйдәләре.
— Минем белүемчә, Төрки дәүләтләр оешмасы кагыйдәләренә күрә, федерал дәрәҗәдә төрки телләрнең берсе дә рәсми тел статусына ия булмаган илләр оешмага әгъза да, күзәтүче дә керә алмый, — ди Азатлык әңгәмәдәше. — Русиядә дәүләт теле урыс теле. Әгәр, татар теле федерал тел дәрәҗәсенә күтәрелсә, бу мөмкин. Ләкин Мәскәү моңа әзерме? Юк дип уйлыйм. Гәрчә яхшы адым булыр иде.
Кагыйдәләргә килгәндә, 2021 елда Төрки дәүләтләр оешмасының нигезләмәсе үзгәрде. Ул вакытта оешмага әгъза һәм күзәтүче булып керү шартлары яңадан каралды. Яңа кагыйдәләр нигезендә, төрки телләрнең кимендә берсе ил күләмендә дәүләт теле яки рәсми тел статусына ия булырга тиеш. Русиядә бер төрки тел дә рәсми түгел.
2021 елның декабрендә Төрки дәүләт оешасының ул чактагы баш сәркатибе Бәһдад Әмриев Төркия медиаларына илдә төрки халыкларның яшәве генә күзәтүче статусын алу өчен җитмәвен аңлаткан иде. Аның сүзләренчә, төрки тел аерым төбәктә генә түгел, ә бөтен илдә рәсми яки дәүләт теле статусына ия булырга тиеш.
2025 елның 20 февралендә оешманың баш сәркәтибе Кубанычбәк Омуралиев та TRT Haber телеканалына биргән интервьюсында шул ук таләпне кабат искә төшерде. Ул: "2021 елда оешманы үзгәртеп кору барышында Нахчыван килешүенә үзгәрешләр кертелде. Яңа кагыйдәләр буенча, төрки телләрнең берсе рәсми яки дәүләт теле статусына ия булган илләр генә оешмага әгъза яки күзәтүче итеп кабул ителә ала", диде.
Русиядә татар, башкорт, саха, тыва, алтай, хакас, чуаш һәм башка төрки халыклар яши. Аларның кайберләренең телләре республикаларда дәүләт теле булып санала. Татарстанда татар теле — дәүләт теле, башкорт теле — Башкортстанда, саха теле Якутиядә дәүләт теле статусына ия. Әмма федерал дәрәҗәдә Русиянең бердәнбер дәүләт теле — урыс теле. Төрки телләрнең берсе дә бөтен ил күләмендә дәүләт теле дип танылмаган.
Русиядә төрки халыкларның яшәве һәм аларның телләре аерым республикаларда дәүләт теле булуы гына Төрки дәүләтләр оешмасында күзәтүче статусын алу өчен җитми.
Төрки дәүләтләр оешмасының элекке баш сәркәтибе Хәлил Акынҗы Русиянең оешмага күзәтүче булып кушылу тәкъдимен тәнкыйтькә тотты. Ул бу хакта X социаль челтәрендә язып чыкты.
"Саммиттан соң белдерү ясаган Кремльнең сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә 17 миллион төрки чыгышлы ватандаш яшәвенә, хәтта президент Путин хатынының төрки (Казан татары) чыгышлы булуына да ишәрә ясады. (Чынлыкта Русия президенты сүзчесе Песков Путин хатыны турындагы сүзләрне әйтмәде - ред.). Шул рәвешле ул Русиянең бу оешмада катнашырга лаеклы булуын ассызыклады, хәтта моңа хокукы барлыгын да ишарәләде", — дип язды Акынҗы.
Аның сүзләренчә, Төрки дәүләтләр оешмасы уртак тел нигезендә төзелгән һәм мөстәкыйль дәүләтләрне берләштерә. Ә дөньядагы төрки азчылыклар белән мәдәни элемтәләрне саклау һәм үстерү — ТӨРКСОЙның бурычы.
"Төрле империяләрнең варислары булган һәр дәүләттә диярлек төркиләрдән милли азчылыклар бар. Болгарстан, Греция, Румыния, Македония, Грузия, Иран, Гыйрак, Сүрия, Лүбнән, Таҗикстан, Әфганстан һәм Кытайда да төрки азчылыклар яши. Тарихтан шулай килә. Бу караштан чыгып, бу дәүләтәр дә әгъза булуны таләп итсәләр, нәтиҗәсе нинди булыр?!", ди ул.
Бу яктан Украина мисалы да кызыклы. 2020 елның августында Украина тышкы эшләр министры урынбасары Әминә Җәппар Украинаның да оешмада күзәтүче булуын тәкъдим итте. Украина бу теләкне, беренче чиратта, кырымтатарлар белән бәйләп аңлатты. Җәппәр бу адым ясалса Кырым һәм кырымтатар халкының хәле турында сөйләшү өчен өстәмә халыкара мәйданчык булыр иде, дип аңлатты.
Әмма Украина күзәтүче статусын алмады. Моңа нәкъ без телгә алган кагыйдәләр комачаулады. 2021 елда яңа кагыйдәләр кабул ителгәч, моның өчен хокукый киртә барлыкка килде. Кырымтатар теле Украинада җирле халык теле буларак танылса һәм дәүләт тарафыннан якланса да, ил күләмендә дәүләт теле яки рәсми тел статусына ия түгел.
2026 елның августында кырымтатар милли хәрәкәте лидеры Мостафа Җәмилев бу мәсьәләне яңадан күтәрде. "QHA" биргән интервьюсында ул Украинаның күзәтүче статусын алу өчен дипломатик сөйләшүләр алып баруын, Төрки дәүләтләр оешмасы җитәкчелеге белән дә очрашулар булуын әйтте. Әмма бу тырышлыклар әлегә нәтиҗә бирмәгән.
Шулай да Төрки дәүләтләр оешмасында Маҗарстан күзәтүче статусына ия. Маҗарстан Төрки дәүләтләр оешмасына күзәтүче статусын 2018 елда ук алган. Ул вакытта әле хәзерге тел таләбе гамәлдә булмаган. 2021 елда кагыйдәләр үзгәртелгәч, элек күзәтүче статусын алган илләр өчен искәрмә ясалган. Шуңа күрә Маҗарстан үз статусын саклап калган.
Азатлык белән аралашкан белгечләр сүзләренчә, Русиянең оешмага кушылуы катлаулы мәсьәлә. Моның өчен оешманың тиешле кагыйдәләрен үзгәртергә яки аерым хокукый чишелеш табылырга тиеш. Әмма Токаев Русияне күзәтүче итеп кенә түгел, "ТДО +" форматына да чакырырга тәкъдим итте. Бу исә башка мәсьәлә. Әлеге формат оешмага әгъза яки күзәтүче булмаган илләр белән дә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә. Казахстанның бу тәкъдиме Төрки дәүләтләр оешмасы алдына яңа сорау куя: оешма Русия белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен үз кагыйдәләрен үзгәртергә әзерме, әллә аларны элеккечә үк үтәячәкме? Бу мәсьәлә ачык кала.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум