Кайнар хәбәр

"Сезнең ярдәмегез белән диварлар җимереләчәк". Франциядә Азат Мифтаховны яклау кичәсе ничек узды

Сен-Дени шәһәрендә Азат Мифтаховка багышланган чарада
Сен-Дени шәһәрендә Азат Мифтаховка багышланган чарада

Русия сәяси тоткыны, бүген "Полярная сова" төрмәсендә утыручы математик Азат Мифтахов Франциядәге Сен-Дени шәһәренең хөрмәтле ватандашы исеменә лаек булды. Бу хакта 7 ноябрьдә Мифтаховны яклау тантанасында игълан ителде.

Азатлыкка билгеле булганча, Франция шәһәре мэры берничә ел дәвамында Мифтаховны азат итү кампаниясен хуплап килә. Solidarité FreeAzat вәкиле Мари-Летиция Гаррик-Грибински Мифтаховка Сен-Дениның хөрмәтле гражданы исеме бирелүен "бик әһәмиятле вакыйга" дип бәяләде.

Сен-Дени (Saint-Denis) ­­– Парижның төньягында урнашкан шәһәр. Ул Сен-Дени (Seine-Saint-Denis) департаментының иң зур шәһәре, биредә 110 меңнән артык кеше яши. Шәһәрне Париж белән метро тоташтыра.

Кичке сигездә башланасы чара узасы зал инде алтыда ук халык белән тула башлаган иде. Виктор Гюго мәйданындагы ратушаның икенче катында урнашкан тантаналар залы каршында тагын бер вакыйга: 25 ел дәвамында Русиядә һәм Украинада эшләгән француз фоторәссамы Ян Вернениның биредә Азат Мифтаховка багышланган "Украина – Русия: тынычлык эзләре, сугыш тамырлары" күргәзмәсе ачылды.

Вернени 2002-2016 елларда Русиядә яши, Мәскәү, Петербур һәм Себер шәһәр-авылларын гизә. Соңрак ул 10 ел дәвамында Украина буйлап сәяхәт итә. 2026 елның октябрендә Вернери Франциянең Courant 3D фестивалендә Львовта төшерелгән фотосурәте өчен Гран-при яулый. Фотограф күптәннән Азат Мифтаховның тарихын күзәтеп килә, һәм бу күргәзмәне аңа багышларга ниятли.

Күргәзмә ике илдәге сугышка кадәр тыныч чорны, әлеге сугышка китергән кискен вакыйгаларны һәм сугышның тыныч кешеләр тормышына китергән җимерекләрен чагылдыра. Күргәзмә 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кичке чараны сәхнәгә Азат Мифтаховка яклау белдергән төрле оешма вәкилләре белән бергә чыккан Solidarité Free Azat хәрәкәте вәкиле Мари-Летиция Гаррик ачты һәм Сен-Дени мэры Бали Багайокога (Bally Bagayoko) рәхмәт җиткерде. Аның сүзләренчә, шәһәр мэры 2023 елдан бирле Азатны яклау эшенә кушылган.

"Сез бүген Сен-Дени капкаларын урыс хакимияте мәңгегә тоткында калдырырга теләгән кешегә ачасыз. Тарих бу адымыгызга тиешле бәясен үзе бирер", диде Мари-Летиция Гаррик.

Мифтаховны азат итүне сорап язылган мөрәҗәгатькә 14 илдән 56 оешма кушылган. Solidarité Free Azat хәрәкәте вәкиле моны бу көчне тагын да ныграк үстерергә кирәк дип саный.

Solidarité FreeAzat вәкиле Мари-Летиция Гаррик-Грибински чыгыш ясый
Solidarité FreeAzat вәкиле Мари-Летиция Гаррик-Грибински чыгыш ясый

Чара тулысынча француз телендә узды, тантанадагы галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗатчылар һәм сәясәтчеләр французча чыгыш ясады. Вакыт аркасында чыгыш ясый алмаган татар һәм рус оешмалары вәкилләре чыгыш ясый алмаганлыктан, оештыручылар алар белән таныштырып, рәхмәт әйтеп узды: Бөтендөнья татар шурасы, Free Buriatia, Зона свободы, Le groupe Navalny France. Француз оешмалары да аталды: Les Relations internationales de la Fédération anarchiste, La Ligue des droits de l'homme, La Libre Pensée, Le Réseau Bastille, Solidaires.

"Бу бердәмлек – безнең көчебез", ди Мари-Летиция Гаррик. Ул Мифтаховның ачык хатындагы сүзләрен французча кабатлады: "Avec votre soutien et votre solidarité, les murs tomberont!" (тат.: "Сезнең ярдәмегез һәм бердәмлегегез белән диварлар җимереләчәк").

Мишель Бруэ
Мишель Бруэ

Чарада галимнәр, сәясәтчеләр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Сәхнәдә нигездә математиклар һәм хокук яклаучылар чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында Solidarité FreeAzat вәкиле Мари-Летиция Гаррик-Грибинскиның Азатлык белән әңгәмәсендә искә алынган галим, Мифтаховны коткару кампаниясен башларга тәкъдим иткән француз математигы, Париждагы Анри Пуанкаре институтының һәм Эколь Нормаль Супьерьор математика бүлегенең элекке мөдире Мишель Бруэ дә бар иде. Ул эзәрлекләнгән галимнәрне азат итү өчен дистә еллар буе көрәшеп килә: 1970 елларда Брюэ Анри Картан һәм Лоран Шварц белән бергә Сәяси репрессиягә дучар ителгән хезмәттәшләрен яклаучы Математиклар комитетын оештыра, украин математигы һәм Советлар берлеге диссиденты, үз теләгенә каршы психиатрия хастаханәсендә тотылган Леонид Плющны азат итү кампаниясендә катнаша. Математиклар комитеты үз вакытында шулай ук уругвай математигы һәм коммунист Хосе Луис Массераны һәм Марокко сәяси тоткыны Сион Ассидонны яклый. Бүген бу халыкара теләктәшлек Мифтахов өчен алып барылган көрәштә дәвам итә. Бруэ шулай ук Мифтаховны яклаучы математик комитетка керә. Мэриядәге чарада ул француз һәм америка математика җәмгыятьләре исеменнән чыгыш ясады, Америка математика җәмгыятенең (AMS) чара алдыннан Америка физика җәмгыяте (AFS) белән берлектә Мифтахов турында Русия Фәннәр академиясе президентына хат язганын хәбәр итте, галимнең төрмәдә математик мәсьәләләр чишүен, Франциядә фәнни эшләре басылуын искә алды.

Кичәдә шулай ук кеше хокуклары лигасы (LDH) президенты Натали Техио (Nathalie Tehio), Кеше хокуклары буенча Халыкара Федерация (FIDH) вице-президенты Софи Жиру (Sophie Giroud), Amnesty International France идарә әгъзасы Ное Амон (Noé Hamon), Франциянең иске анархистлар оешмасы Fédération anarchiste исеменнән Юг Ленуар (Hugues Lenoir) чыгыш ясады, видеоэлемтә аша да чыгышлар күп булды. Видеочыгышларның берсе татарча да яңгырады – Мифтаховка Сен-Дени шәһәренең мактаулы ватандашыисемен бирүне сорап язылган мөрәҗәгатькә кул куючы оешмаларның берсе, Татар шурасы вәкиле Руслан Айсин катнашучыларга татар телендә мөрәҗәгать итте. Кич ахырына таба залда җыелучылар Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбаньнан килгән видеохәбәрне карадылар.

Франциянең Сен-Дени шәһәре Азат Мифтаховка мактаулы ватандаш исеме бирде

No media source currently available

Кичәне Сен-Дени мэры Балли Багайоко йомгаклады. Мэр Багайоко сәяси тоткын, математик һәм анархист Азат Мифтаховка Сен-Дениның хөрмәтле гражданы исемен бирде: "Бүгенге кичәнең үзәгендә, беренче чиратта, кеше һәм бер гади таләп тора: ул азатлык алырга тиеш. Мин Азат Мифтаховка безнең шәһәребезнең – Сен-Дени, Пьерфит-сюр-Сен (Pierrefitte-sur-Seine) шәһәренең мактаулы ватандашлыгы бирелүен игълан итү шәрәфенә ия. Без бу карар белән тантаналы рәвештә аңа үз теләктәшлегебезне белдерәбез. Без үз шәһәребез тормышында аның исеменә урын бирәбез, аның язмышы безгә дә кагыла дип ачык игълан итәбез. Мин Solidarité FreeAzat коллективына тапшыра торган ачкыч һәм рәсми кәгазь шундый мәгънә йөртә. Алар безнең диварларга һәм ераклыкка карамастан Азат белән сакларга теләгән бәйләнешебезне раслый. Аның якыннарына әйтәсем килә: монда сезнең көрәшегез туганнарча ярдәм табачак. Азатны яклаучыларның барысына да әйтәм: аның хәле турында сөйләүне һәм аны азат итүне таләп итүне дәвам итик. Ә Азатның үзенә мин мондый сүзләр җиткерергә телим: монда, Сен-Дени һәм Пьерфит-сюр-Сенда, хатын-кызлар һәм ир-атлар сезнең турыда уйлый, хокукларыгызны яклый һәм иң якын вакытта сезне азат итеп кабул итәргә өметләнә. Азатка азатлык! Халыклар арасындагы бердәмлек яшәсен! Тынычлык яшәсен!".

Соңыннан ул бу хакта үзегең Facebook битендә дә язып чыкты.

Уртада Сен-Дени мэры Балли Багайоко
Уртада Сен-Дени мэры Балли Багайоко

Тантана шәһәр башлыгы Solidarité FreeAzat вәкилләренә бәрхет тукымага салынган символик шәһәр ачкычын тапшыруы блән тәмамланды.

Кичәдә Франциядә сыен алган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә бар иде. Ул мондый чаралар бик кирәк дип саный. Шулай ук ул бүген Русия төрмәсендә утыручы сәяси тоткын, татар активисты Фазыл Вәлиәхмәтов язмышы өчен дә борчылуын белдерде Азатлык Радиосына. Аның сүзләренчә, 71 яшьлек кеше төрмә газапларына түзә алмаячак, мөддәтеннән алда азат итү юлларын карарга кирәк.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таный.
Тоткынлыктагы кырыс шартларга карамастан, Мифтахов фәнни эзләнүләрен дәвам итә. Бу елның июль аенда Франциянең академик журналы Revue de la filière mathématiques (RMS) аның "Хилберт киңлегендә Чуй гипотезасы" исемле мәкаләсен бастырды. Бу басма аның төрмәдә язган өченче фәнни хезмәте. Мифтаховның мәкаләләре элек Италия һәм Польша академик журналларында басылып чыккан иде.

Француз фәнни җәмәгатьчелеге һәм кеше хокукларын яклаучылар сәяси тоткын Азат Мифтаховны актив рәвештә яклап килә. 2021 елның февралендә Жак Адамар математик фонды (FMJH) һәм Орсе математика лабораториясе (LMO) Мифтаховны "Яшь галимнәр өчен фәнни күренүчәнлек" програмының лауреаты дип игълан итте. 2021 елның мартында Париж-Саклай университетының EDMH математика лабораториясе аңа мөхтәрәм студент исеме бирде, 16 июньне математиклар "Азат Мифтахов көне" дип игълан итте һәм Мифтаховны яклап ачык хат бастырылды.

  • Азат Мифтахов — Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, анархист. 2021 елда аны "Бердәм Русия" фиркасенең офисына һөҗүм итү эше нигезендә хөкем иттеләр. 2023 елның сентябрендә, беренче җәзасын тутырып, колониядән чыккан көнне үк аны яңадан тоткарладылар. Бу юлы математикны террорчылыкны аклауда гаепләделәр. Икенче эш нигезендә ул дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. 2025 елның күпчелек өлешен Мифтахов ялгыз камерада үткәрде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG