Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТО һөҗүмендә җиде кеше үлде


Әфганстанның көньягындагы Һилманд вилаятендә НАТО һава һөҗүмнәрендә тыныч халыктан җиде кеше һәлак булды. Бу хакта бүген җирле хакимият хәбәр итте.

Үлгәннәр арасында ике хатын-кыз һәм өч бала да бар. Алар утырган машинага ялгыш ракета эләккән.

НАТО көчләре җитәкчелеге бу төбәктә һава һөҗүме булганын раслады, әмма һәлак булган тыныч халык турында аңлатмалар бирмәде. Тикшерү башланды.
XS
SM
MD
LG