Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда бер төркем полиция хезмәткәре тотык итеп алынды


Әфганстанның төньяк-көнчыгышында Талибан көчләре полициядә хезмәт иткән 50ләп кешене тотык итеп алды. Әлеге хәбәрне әфган полициясе дә, Талибан да раслады.

Полициянең Нуристан вилаятендә күнегүләрен тәмамлап күрше Кунар вилаятенә ялга барышы булган, яннарында корал булмаган.

Талибан вәкиле тотыкларның язмышын “кыр командирлары” хәл итәчәк, дип белдерде.

Элек тотык алынган полиция хезмәткәрләрен Талибан полиция һәм хакимиятләргә хезмәт итмәскә һәм дигән вәгъдәләрен алып иреккә чыгара иде.
XS
SM
MD
LG