Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Корьән яндыруга протест дәвам итә


Әфганстанда Американың Флорида штатындагы бер дин әһеленең Корьән китабын яндыруына протест чаралары инде дүртенче көн дәвам итте.

Әфганстанның көньягындагы Лагман виләятенең полиция идарәсе башлыгы әйтүенчә, бүген Мехтерлам шәһәрендә протест белдерергә берничә йөз кеше җыелган. Алар полициягә таш атканнан соң, полиция кисәтү рәвешендә һавага ут ачарга мәҗбүр булган.

Узган атнада Әфганстанның төрле шәһәрләрендә берничә бәрелештә 22 кеше һәлак булды. Алар арасында БМОда эшләүче чит ил кешеләре дә бар.

Кичә Әфганстандагы халыкара коалиция көчләре башлыгы, генерал Дэвид Петреус Америкадагы дин әһеленең Корьәнне яндыруы Әфганстандагы американ хәрбиләре өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диде.
XS
SM
MD
LG