Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәйдә “Илһам чишмәләре” бәйрәме башланды


Бәйрәмнән күренеш (архив фотосы)
Бәйрәмнән күренеш (архив фотосы)

Бәләбәй шәһәрендә җомга көнне “Илһам чишмәләре-2011” исемле төбәкара шигърият фестивале башланып китте. Быел ул унөченче тапкыр оештырылды.


Соңгы елларда матур традициягә әйләнгән бу бәйрәм елдан-ел күркәмләнә һәм тагын да колачлырак була бара. Анда быел да Уфадан һәм Башкортстанның күп төбәкләреннән, шулай ук Татарстаннан 300гә якын каләм әһелләре катнаша. Ел саен башкорт, татар, чуаш һәм рус шагыйрьләре катнашучы “Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленә быел Казаннан да вәкилләр килде.

Бәйрәмгә әзерлек Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә бер ай элек үк башланган иде инде. Бу әдәби-мәдәни чарада катнашу хокукына талантлы яшьләр һәм башлап язучы сәләтле каләм әһелләре районнардагы сайлап алу өлешендә иреште.

Шигърият бәйрәменең йомгаклау өлеше, һәр елдагыча, быел да Бәләбәй шәһәрендә оештырыла. Быел ул 8-9 апрель көннәренә тәгаенләнде. Бәйрәм җомга көнне Бәләбәй шәһәрендәге “Урал батыр" милли мәдәниятләр үзәгендә башланып китте. “Илһам чишмәләре”н тантаналы төстә ачып җибәргәннән соң, бәйрәм кунаклары шәһәрдәге педагогия колледжындагы зур мәдәни чарага җыелды. Анда, гадәттәгечә, иң лаеклыларга Бәләбәй шәһәре һәм районы хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге премияләрен тапшыру тантанасы үтте.

Шигърият бәйрәмендә “Салават күпере” исемле китапның исем туе да була. Дүрт телдә: рус, башкорт, татар һәм чуаш телләрендә иҗат итүчеләрнең шигъри шәлкемнәре урын алган бу китап быел тагын да матуррак һәм калынрак итеп нәшер ителгән.

“Илһам чишмәләре” бәйрәме тантаналары 9 апрельдә зур гала-концерт белән тәмамланачак. Шулай ук анда Фатих Кәрим исемендәге премияләр ияләре дә хөрмәтләнәчәк.
XS
SM
MD
LG