Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәскәү банкы” башлыгы һәм аның урынбасары эзләүгә чыгарылды


“Мәскәү банкы” башлыгы Андрей Бородин һәм аның урынбасары Дмитрий Аулинин эзләүгә чыгарыла.

Русия киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, Русия тикшерү комитеты аларга илдән чыгуны тыярга да карар иткән.

Җомга көнне шулай ук Бородинның банктагы үз хиссәләрен сатканлыгы мәгълум булды. Аларны кем сатып алганлыгы әлегә билгесез.

“Мәскәү Банкының” ике җитәкчесе шәһәр бюджеты акчаларын алдау юлы белән үзләштерү эшенә бәйләп тикшерелә.

Киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, Бородин җинаять җаваплылыгына тартылудан куркып Русиядән качып киткән. Бородин үзе исә Лондонга дәваланырга киткәнлеген белдерә.
XS
SM
MD
LG