Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида метроны шартлатуда шикләнелгән ике кеше кулга алынды


Беларус башкаласы метросында 11 апрель булган шарталуга катнашы булуда шикләнелеп ике кеше кулга алынды.

Баш прокурор урынбасары Андрей Швед, аларның берсе һөҗүмне гамәлгә куючы булырга мөмкин, дип белдерде. Кичә тагын берничә шикле кешенең кулга алынуы турында хәбәр ителгән иде.

Беларусның Дәүләт иминлек комитеты “славян булмаган” төз гәүдәле бер яшь ирне эзләүләрен белдерде.

Бүген Минскида матәм көне. Террор һөҗүмендә 12 кеше үлде, 150ләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG