Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан язучылары корылтай уздырды


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Башкортстан язучыларының 14 апрельдә башланган XV корылтае 15е көнне дә дәвам итте. Анда яңа рәис һәм аның урынбасарлары, яңа идарә сайланды.

Әлеге корылтай Башкортстан язучылар берлеге тарихында иң үзенчәлеклесе булгандыр, мөгаен. Чөнки әле бу зур җыенга әзерлек барганда ук, язучылар арасында төрле имеш-мимешләр күп йөрде. Бу хәл язучылар берлеге идарәсенең яңа рәисен сайлауга кагылышлы иде. Ни өчен дигәндә, беренчедән, моңа кадәр озак еллар Башкортстан каләм әһелләре оешмасын җитәкләгән Равил Бикбаев инде бу юлы канун буенча да яңадан рәис булып сайлана алмый, икенчедән, аның яше дә сиксәнгә җитеп килә инде. Шуңа күрә язучылар берлегенә яңа рәис сайлау ихтыяҗы үзеннән-үзе килеп туды.

Яңа рәиснең кем булачагы хакында төрле фаразлар да йөрде. Имеш, Равил Бикбаевның үз урынына элекке урынбасары, әлеге көндә “Шоңкар” яшьләр журналы баш мөхәррире булып эшләүче Азамат Юлдашбаевны калдырасы килә икән. Ә күп кенә әдипләрнең бу адымга каршы булуы ачыкланган. Равил Бикбаевка каршы булучылар берлек рәисе урынына танылган драматург Наил Гаетбаевны сайларга җыена икән дигән сүзләр язучылар даирәсеннән дә читкәрәк чыгып, киң җәмәгатьчелеккә дә мәгълүм булды.

Күп кенә язучылар үзләренең Равил Бикбаевка каршы булуын ике төп сәбәп белән аңлата. Беренчедән, алар Равил Бикбаев үз урынына яшь буын вәкиле Азамат Юлдашбевны сайлатып, һаман да күләгәдәге рәис булып калырга, төрле өстенлекләрдән файдалануын дәвам итәргә тели, дип аңлата. Икенчедән, Азамат Юлдашбаев әле бик яшь, тәҗрибәсе дә юк, өстәвенә язучы буларак әлләни язган әсәрләре дә күренми, дип дәлилли бәгъзе бер әдипләр үз фикерләрен.

Әлбәттә, күп кенә язучылар өчен язучылар берлеген кемнең җиткәләве бик мөһим дә түгелдер. Чөнки аларның күбесе нинди дә булса матбугат басмасында журналист хезмәтендә, югары уку йортларында мөгаллим сыйфатында һәм башка шундый иҗат эшләрендә. Шулай да язучылар берлеге күбрәк чаралар оештырса, каләм әһелләренә китаплар чыгаруда, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә күбрәк ярдәмләшә алса, алар шат кына булыр иде, билгеле. Язучылар берлегенең проза секциясе мөдире, прозаик Сабир Шәрипов та шулай уйлый.

Сабир Шәрипов фикеренчә, хәзер иң мөһимие милли телләрне саклап калу. “Башкорт, татар телләрен кулланучы булмаса, милләткә язучыларның да, аларның һөнәри берлегенең дә кирәге калмаячак”, ди ул.


Соңгы хәбәр


Җомга кич килгән хәбәргә күрә, Башкортстан язучылар берлегенең яңа рәисе итеп “Шоңкар” яшьләр журналы баш мөхәррире Азамат Юлдашбаев сайланган. Тавышка барлыгы өч намзәт куелган. Берлекнең 75 әгъзасы Юлдашбаев өчен тавыш биргән. Танылган драматург Наил Гаетбаев 60 тавыш җыйган. Шагыйрь, публицист һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Фәнил Күзбәков 25 тавыш казанган.
XS
SM
MD
LG