Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел – туйган тел түгел


26 апрельдә Татарстанда туган тел көне. Шушы бәйрәм алдыннан республикада һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрелә. Шул уңайдан түгәрәк өстәл сөйләшүендә Фирая Шәйхиева һәм Тәбрис Яруллин катнашалар.

Римзил Вәли. Яшь буын бәйрәмнәрдә дә, гади көннәрдә дә татарча сөйләшергә өйрәнеп бетмәгән. Хәтта читләшкән күренешләр дә бар. Шушы “Мин татарча сөйләшәм” дигән акциясе Казан шәһәрендә, Татарстанның районнарында ничек үтәр икән?

Бу бәйрәм генә түгел, ә елның бер генә көнендә булса да кануннарның үтәлешен, милләтнең, телнең терелешен күрсәтә торган көн. “Азатлык” радиосының “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә Татарстан министрлар кабинетында телләрнең үсешен күзәтү һәм аның белән шөгыльләнүче бүлек мөдире Фирая Шәйхиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин катнашалар.

Бу бәйрәм турында әйтеп китик. Үзгәрешләр бармы? Чыннан да, “Мин татарча сөйләшәм” дигән сүз бәйрәмдә әйтелә торган яңгыравыклы бер сүзме, әллә тормышка керә башлаган йоламы?

Тәбрис Яруллин. “Мин татарча сөйләшәм” дигән акцияне һәр елны уздыру матур гадәткә кергән. Һәр елны без бу бәйрәмгә ниндидер яңалык кертәбез. Мәсәлән, узган елны “Мин татарча сөйләшәм” акциясе алдыннан без “Квест татар дозор” оештырсак, быел без “Автохәрәкәт” һәм “Интернет татарча сөйләшәм” дигән акцияләр үткәрәчәкбез.

Ул очраклы гына түгел. Быел Тукайның 125 еллыгы, шуңа багышлап, без бәйрәмне бер атна уздырачакбыз. Ләкин “Мин татарча сөйләшәм” акциясе өч-дүрт чара белән чикләнми. Бу ел дәвамында эшләнгән эш. 26 апрель шушы эшләргә йомгак кына.

Римзил Вәли. Фирая ханым, Татарстан халыкларының телләрен саклау, үстерү буенча дәүләт программасы икенче тапкыр расланды. Бу канун һәм программа үтәләме? Бу бәйрәмнең максатлары нинди?

Фирая Шәйхиева. Телләр турында каннунның үтәлүе һәр кешегә көн кебек ачыктыр. Яшьләр татар теленнән читләшкән дип әйтеп киттегез. Бу шушы канунның үтәлеше нәтиҗәләре. Төрле оешмаларда да татар теленең куллануы бертигез дәрәҗәдә түгел. Әмма элмәтактаны татар телендә элеп кую әле бу оешманың ике телдә сөйләшүе дигән сүз түгел.

Мәгариф системасына килгәндә дә, татар мәктәпләре саны үсеш этабында түгел, алар кими. Димәк, татар мәктәпләрендә укучы балаларның саны да кимеде. Татар теле, татар әдәбияты дәресләре дә аз укытыла. Әлегә кадәр рус һәм татар телен укыту бертигез күләмдә булды. Әмма хәзер бу башкачарак булырга мөмкин. Яңа стандартлар шартында тел укыту кимергә мөмкин.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә килгәндә, аның төп максаты – Татарстан республикасында татар халкы, татар яшьләре, татар балалары татарча сөйләшергә тиеш. Икенчедән, татар телен белмәгән башка милләт вәкилләре дә татарча сөйләшә башларга тиеш.

Тарих институты галимнәре белән берничә ел мониторинг нигезендә бүгенге вәзгыятькә ачыклык керттек. Бүгенге көндә 11% рус балалары “күпмедер дәрәҗәдә татарча сөйләшергә өйрәндек” дип җавап бирделәр. Бу түбән күрсәткеч. Шул ук вакытта 18%ка якыны “бераз аңлыйм, кайбер сорауларга җавап бирә алам” дип әйттеләр.

Әгәр дә бүгенге көндә җәмгыятьтәге вәзгыятьне күз алдына китерсәк, бу ниндидер алга китеш. Үзгәрешләр шактый күп. Телгә караш, толерантлык дигән әйбер үзгәрде.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә килгәндә, бу яшьләрдән чыккан инициатива, аны яшьләр күтәреп алдылар. Бу “Үзебез” оешмасының зур эшләре. Мин бүген хөкүмәттән килгән чиновник буларак бу чыннан да яшьләр инициативасы белән башланган эш һәм аны хөкүмәт хуплап алды дип әйтә алам. Без 2008 елдан алып бу акцияга азмы-күпме финанслау бирә башладык. Финансланган чараларның нәтиҗәсе дә арта бара. Шушы елларда без 1 млн.800 мең сум акча биргәнбез.

Фирая Шәйхиева
Әгәр дә яшьләр бу чараны Бауман урамында зур бәйрәм итеп үткәрә башлаган булса, хәзер без аны мәгариф системасы аша бөтен республикага, бөтен Русияга тараттык. Мәгариф министрлыгы нигезмәләре, карарлары нигезендә Русиянең уку йортлары төрле чаралар үткәрәләр. Интернетта бу акция турында барлык мәгълүматлар да бар. Хәзер кайбер оешмалар үзләре акциянең атрибутикасын ясый башладылар. Бу әйбәт күренеш, чөнки без барысына да атрибутиканы җиткерә алмыйбыз.

Узган елны, быел да акциянең тагы бер үзенчәлеге бар. Без махсус ВУЗларга да акча бирә башладык. Чаллының ике ВУЗына акча биреп (Чаллы педагогия институтына һәм Чаллы инженер-икътисад академиясенә), монда яшьләр күтәрелде. Узган елда Чаллы инженер-икътисад академиясында барлык атрибутиканы үзләре булдырып, бик матур чаралар уздырдылар.
Быел без бераз Федераль университетына да акча бирдек. Алар да апрель аенда бу эшне башкармакчы булалар.

Тәбрис Яруллин. Якын-тирә регионнар гына түгел, бөтен Русияда татар яшьләренең оешмасы булган җирдә шушы акция үтә. Ул бөтенебезне җыя торган, берләштерә торган акцияга әйләнде. Бүген Йошкар-Ола белән сөйләштек. Элек алар Йошкар-Олада гына оештырганнар булса, быел алар татар балалары укыган бөтен мәктәпләрдә дә “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырачаклар. Гала-концерт Йошкар-Олада булачак. Бу һәр елны акция киңәеп бара дигән сүз.

Римзил Вәли. Шулай итеп, бу бик кызыклы, файдалы чара. Бәхәсле дә түгел кебек. Шушы көндә дәүләт кешеләре, депутатлар, җирле хакимият муниципаль берәмлекләренең вәкилләре җитди итеп уйлый микән?

Мәсәлән, мин кибеткә кереп, ак ипи бармы дип сорасам, җавап еш кына ишетелми. Инде бу турыда сөйләшкәнгә егерме ел бар бит. Бер урында таптанабыз кебек. Акция үтәр, телевизордан күрсәтербез, радиодан сөйләтербез. Ләкин чигенүнең һәм таптануның сәбәбе нәрсәдә?

Федераль үзәкнең сәясәтеме, 309нчы канунмы, җирле хакимиятнең битарафлыгымы, яшьләрнең табигый нигилизмымы, глобализациянең басып китүеме, мәгърифәтчеләрнең йомшак эшләвеме?

Утызынчы елларда Казан үзәгендәге татар малайлары урыс малайлары белән татарча сөйләшеп үскәннәр. Ул вакыттагы урыс бабайлары татарча белгән. Ә хәзер мәктәпләр бар, югары уку йортлары бар, телевидение бар, журналлар бар, ә татар балалары үзләре өйгә кайткач та, урамга чыккач та, татарча сөйләшергә теләмиләр.

Фирая Шәйхиева. Сез барлык сәбәпләрне дә атап киттегез. Аларны беренче, икенче, өченче урынга гына куярга кирәк. Ун ел элек аларны бертөрле бүлеп куярга булыр иде. Хәзер чиратлаштырып куярга була. Ун ел элек безгә барлык мөмкинлекләр бирелгән иде. Федераль, республика законнары безнең файдага эшләгән иде. Без бердәм дәүләт имтиханны яулый алдык.

Римзил Вәли. Бер ачыклык кертик. Думада имтихан турында ниндидер үзгәреш кертә торган төзәтмә булырга тиеш диләр. Бу эш мөмкинме?

Фирая Шәйхиева. Мөмкин. Беренчедән, Дәүләт шурасыннан, республика җитәкчеләреннән күпме кенә мөрәҗәгатьләр булды. Башка республикалардан да мөрәҗәгатьләр килә тора. Бөтен кешегә уйланырга мөмкинлек туды. Бу әйбергә кискен киртә куеп кына, бернинди нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Сез нигилизм дисез, аңа да әйләнеп кайту кирәк. Яшьләр митингларда катнашмыйлар, үз фикерләрен газет аша җиткермиләр, радиодан сөйләмиләр. Каяндыр бу фикер ишетелергә тиеш бит. Фикерне бөтен кануннарга сыйган формада да җиткерергә була бит. Шуңа күрә нигилизм бик көчле. Тәбрис кебек яшьләр күп түгел.
Тәбрис Яруллин


Шул ук вакытта студентлар белән очрашканда, туган телне югалту шуның хәтле зур фаҗига икән, дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Алар телне саклау турында кайгырта. Алар курку алдында калганнар.

Римзил Вәли. Мин ике төрле фикерле кешеләр күргәнем бар. Бер төрлесе - татар теле безгә кирәкми, аны укырга вакыт әрәм итәсебез килми дигән фикердә.

Икенчеләре - ата-баба телендә безнең иркен сөйләшкәнне күргәч, шулкадәр көнләшәләр, шулкадәр кызыгалар. Алар аңлыйлар, хәзерге заманда урыс, инглиз, татар телендә җиңел сөйләшкән кешегә генә мөмкинлекләр ачык. Бездә туган телне кулланмаган килеш, әйбәт яшәп, әйбәт карьера ясап буламы?

Тәбрис Яруллин. Дөрес әйттегез, туган телне белү өчен әллә ни күп кирәкми. Европада яшәгән кешеләр үз туган телләрен яхшы беләләр. Алар фин, швед, инглиз, алман телен дә беләләр. Шул ук вакытта татар телен дә беләләр. Туган телне белү алар өчен табигый хәл.

Римзил Вәли. Соңгы елларда Миңтимер Шәймиев тә туган телне гаиләдә өйрәтергә кирәк, дип әйтә. Моның белән килешмәүчеләр дә бар. Имеш, туган тел мәктәптә өйрәтелергә тиеш. Мин татар гимназиясендә укып та, өйдә татарча сөйләшмәгән балаларны беләм.

Тәбрис Яруллин. Сезнең сүзгә каршы әйтәсем килә. Сез яшьләрдә нигилизм, битарафлык бар дип әйтәсез. Интернетта Facebook дигән челтәрне алыйк. Анда бөтен татар җанлы кешеләр җыелган һәм алар үзара татарча сөйләшә.

Римзил Вәли. Мин үзем “Вконтакте”да, “Facebook”та яшьләр арасында утырам. Минем туган авылымның төркеме дә бар. Әмма анда яшьләр бары тик русча гына аралаша. Ә халыкара “Facebook”та татарча язышалар. Нишләп алай?

Тәбрис Яруллин. Элеккеге СССР илләрендә яшәүчеләр күбрәк “Вконтакте”да утыра. Чит илләрдә дуслары булган кешеләр күбрәк “Facebook”та аралаша. Әле генә әйтеп киттем, чит илдә туган телгә караш башка. Димәк, шушы кешеләр үзара аралашып, аларның уртак кыйммәтләре бар. Шуңа күрә кешеләр татарча да язалар.

Римзил Вәли. Күз алдына китерик, 26 апрель җитте. Авыл кешеләре бар, яшьләр бар, картлар бар, чиновниклар бар. Алар нәрсә эшләргә әзерләнергә тиеш һәм нәрсә эшләргә тиеш? Министрлар кабинетында татарча сөйләшкәлиләрме?

Фирая Шәйхиева. Без барыбыз дә татарча сөйләшергә тырышабыз.

Римзил Вәли. Ә киңәшмәдә?

Фирая Шәйхиева. Киңәшмәләрдә төрлечә була. Ике телдә алып барыла. Кайбер сүзләр татарча әйтелә. Телдән-телгә күчү иң яхшы алымнарның берседер. Мин бүген “Татмедиа”да пресс-конференцияда булдым. Анда да рус журналистлары булды. Бик матур татарча әйтәсе фикерне рус телендә әйтергә туры килә.

Римзил Вәли. Журналистны урыс кешесе булса да, җыелышларга йөрерлек булгач, укытырга мөмкин түгелме? Нигә бер урыс телле кеше аркасында утыз ике кеше рус теленә күчә?

Фирая Шәйхиева. Бу соравыгызга җавапны үзегез дә күп мәртәбә биргәнсездер. Татар телен өйрәнү өчен хөкүмәт барлык шартларны тудыра килде. Махсус курслар оештырылды, китаплар басылды.

Кайвакыт татар телен өйрәнергә бер китап та юк, дип шалтыраталар. Ә китаплар бар. Мин аларга китап кибетенә барырга кушам. Кибеттә һәрвакытта да егерме китаптан торган балалар өчен китапханә сатып алырга була.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. Димәк, бу көнне без халыкны үзен күтәрер өчен ниндидер чаралар күрәчәкбез. Дәүләт органнарын, оешмаларны тикшерер өчен берәр орган, инспектор бармы?

Фирая Шәйхиева.
Аны Шәйхиева дә карый, Тәбрис тә карый, “Үзебез” яшьләр координацион үзәге дә карый. Әгәр дә үткән елны барлык сәүдә челтәрләрен карап чыккан булсалар, быел Римма Бикмөхәммәтовадан хат килде. Ул барлык интернет челтәрендә министрлыкларның сайтларын карап чыккан.

Дөрес, без бу юнәлешкә акча да бирдек. Татар телендә хөкүмәт сайты да булдырылды. Портал ике телдә эшли. Ике телдә кирәк булган министрлык порталлары ике телдә эшлиләр. Дәүләт шурасы хәзер ике телле булды. Әмма кайбер министрлыклар йә 2008 елда туктап калганнар, йә 2009 елда туктап калганнар.

Бүгенге көндә шундый мәгълүмат бар. Без һәрвакыт карыйбыз, шалтыратабыз, ләкин шушы мәгълүмат нигезендә без йә махсус хат язабыз, йә ниндидер чара күрү юлына барабыз. Шуңа күрә яшьләргә рәхмәт әйтәсе килә. Һәрвакыт өлгереп булмаган әйберләргә алар игътибар итәләр.
Ә инде инспекцияга килгәндә, телләр буенча махсус инспекция юк. Әгәр дә кемдер ризасызлык белдерә икән, аны ишеттерергә кирәк, аны әйтергә кирәк. Һәрвакыт та халык бу темага аралашырга тиеш.

Сез шушы акциянең мәгънәсе нәрсәдә дисез. Махсус закон үтәлүе турында аерым сөйләшү булырга тиеш. Әгәр дә акцияда катнашкан яшьләр, олылар, өлкәннәр туган тел турында уйлый башлыйлар икән, туган телне югалту иң зур фаҗига дигән фикергә киләләр икән, бу акциянең нәтиҗәсе дигән сүз.

Римзил Вәли. Тәбрис, әйдә яшьләргә мөрәҗәгать ит. Бу көнне нинди теләкләр, нинди киңәшләр бирәсең?

Тәбрис Яруллин. Хөкүмәт сәхифәләре иң беренче татарча ачылсын иде. Кирәк кеше урысчага күчсен иде.Без телгә кадер һәм өмет белән карыйбыз. Әле кайчан гына яшьләр телгә битараф иде. Татарча сәхифәләр аз иде. Хәзер без башка этапка күчтек. Мөминлекләр бар. Әгәр дә җәмәгатьчелек хөкүмәттән таләп итә башлаган икән, димәк, аның ихтыяҗы бар.

Хәзер безнең теләк нинди? Шушы шәһәр җирлегендә татар телен хөкүмәтме ул, сатумы ул, яисә гади ике кеше арасында аралашумы, татар телендә аралашу, хәлләрне белешү тормышка керсен иде.

Фирая Шәйхиева. Минем дә тәкъдимнәрем бар. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе югары уку йортларында, мәктәптә дә уза, балалар бакчасына да керде. Бу акция һәр гаиләгә керсен иде.

Быелгы үзенчәлеге гаиләдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе булып калсын иде. Шул көнне генә булса да гаилә эчендә чәй артында, табында рәхәтләнеп татар теле нәрсә ул, туган тел – нинди тел ул, ни өчен син туган телеңне белергә тиешсең дигән сорауларга кечкенә баламы, яшүсмерме, өлкәнрәк кешеләрме җавап бирсәләр иде.

Тагын бер тәкъдимем бар. Татар китап кибетенә кереп, татар китапларын алып чыксалар иде. Һәрбер гаилә татар китабы шүрлеге булдырсын иде.
Минем яшьләргә хөкүмәт исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки аларның инициативалары бик бәрәкәтле.
XS
SM
MD
LG