Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Италия хәбәрчесе азат ителде


Италия хөкүмәте 2 атна элек Әфганстанда Талибан сугышчылары тарафыннан тотык итеп алынган Италия журналистының азат ителүе турындагы хәбәрне раслады. Премьер-министр Роман проди Даниел Мастрогиакомо Лашкар Га хастаханәсенә салынды, әмма аның хәле яхшы дип белдерде. Журналист Мастрогиакомо Кабулда Италия илчелеге рәсмиләренә тапшырылган дип хәбәр ителә. Ул 4 мартта Һилманд виләятендә машина йөртүчесе һәм тәрҗемәчесе белән бергә тотып итеп алынган иде. Талибан Мастрогиакомоның машина йөртүчесе 16 мартта үтерелде дип белдерде. Талибан хәрби җитәкчесе Дадулла мулла да Мастрогиакомоның азат ителгәнлеген раслады. Бер әфган хосусый хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Дадулла Әфган хөкүмәте 5 Талибан тоткынын азат иткәннән соң Мастрогиакомо да азат ителде дип әйткән.
XS
SM
MD
LG