Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интихарчы шартлатуы Гыйрак премьер-министр урынбасарын яралады


Гыйрак премьер-министр урынбасары Сәлам әз-Зәүбәинең шартлаудан яраланып операция кичерүе турында хәбәр ителә. АКШ хәрби сүзчесе лейтенант полковник Кристофер Гарвер әз-Зәүбәинең АКШ хастаханәсенә китерелүе турында хәбәрне раслады, әмма аның ни хәлдә булуы турында әйтмәде. Хәбәр агентлыклары полиция һәм иминлек оешмаларындагы чыганакларга таянып премьер-министр урынбасарының йорты янында кимендә бер интихарчының үз-үзен шартлатуы, әз-Зәүбәинең яралануы турында хәбәр итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 2 кеше һәлак булган. Әз-Зәвбәи премьер-министр Нури әл-Мәликинең 2 урынбасарының берсе. Пәнҗешәмбе көнне Багъдадта әл Мәлики белән БМО генераль секретаре Бан Ки Мун матбугат очрашуы үткәргән бина янында гына бер ракета төшеп шартлаган иде.
XS
SM
MD
LG