Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парламентта Рәхимовның еллык юлламасы тикшерелде


Башкортстан халкына һәм Дәүләт җыелышына Президентның 2007 елга Юлламасы әзерләнде. 9 апрель ул Президент Шурасында тикшерелде. Анда шулай ук узган ел Юлламасының үтәлеше дә тикшерелде. Мортаза Рәхимов икътисад һәм халык кереме буенча без соңгы ел күрсәткечләре буенча гына түгел, Русиянең кайбер башка төбәкләре белән чагыштырганда да үсеш кичерәбез диде. Аның сүзләрен ныгытып Хөкүмәт рәисе Рафаэль Байдәүләтов кайбер саннар да китерде.Ул Русиядә халыкның кереме 10% үссә, бездә ул 18% дип белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы 9 ел белән чагыштырганда, үсеш динамикасы бик көчле. Утырышта Президент Шурасы әгъзасы, урыс драма театры артисты Мидзяева халыкның яшәү шартлары, чыннан да бик әйбәт, дип, кигән киемнәргә игътибар итәргә чакырды. Мидзяева сүзләренчә, башкортстанлылар Европа халкыннан ким киенми. Мортаза Рәхимов бу сүзләрдән соң репликасын белдереп, моның сәбәбен хезмәт хакының зур булуы белән аңлатты. Президент бездә хезмәт хакларын Казанга караганда 2500 сум күбрәк алалар диде.
XS
SM
MD
LG