Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров дәүләт Думасына сайланачак


Шул турыда оппозициянең интернет сәхифәсе “Ревинформ” хәбәр итте. Аңа караганда, Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылу бәйрәмнәре узгач, декабрь булачак дәүләт Думасы сайлауларында Мортаза Рәхимов та, Кремль теләге буенча, вазыйфасын калдырып, депутат булып сайланачак. Ул киткән очракта Президент хакимияте башлыгы Радий Хәбиров урыныннан алыначак беренче кеше. Шуңа ул әледән үк Русия дәүләт Думасына сайлану чараларын күрә башлаган. Бу турыда “Ревинформ” сәхифәсе хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG