Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матәм көне


Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинның вафаты уңаеннан бүген Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да матәм көне булды. Башкортстан Президенты мәрхүмнең гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте дә матәм чыгышы күндерде. Анда Ельцинның Русиянең яңа тарихында дини чараларда тәүге катнашкан ил башы булуы әйтелгән. Бу диннең җәмгыятьтәге урынын күрсәтүе дип бәяләнгән.

Башкортстан парламенты депутаты Эдвард Мурзин Борис Ельцинны романтик күңелле кеше, демократ иде дип белдерде. Депутат уенча, Ельцин заманында кеше хокуклары сакланган, хәзер бу буш сүз булып кына калды.

Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов Борис Ельциннны соңгы юлга озату чараларында катнашты.
XS
SM
MD
LG