Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүртөйлелеләр район башлыгы Равил Дәүләтов белән мәхкәмәләшә


Дүртөйленең бер төркем җәмәгатьчелеге район башлыгы Равил Дәүләтов белән мәхкәмәләшә. Мәхкәмәләшүчеләр төркемен пенсионер Флүр Сөләйманов җитәкли. Ул үзенең эзәрлекләнә башлавын республика президенты сайлауларында Веремеенко файдасына эшләве һәм “кайберәүләргә акча бирмәвем өчен”дип аңлата. Моның өчен ул кибетсез калуын, йортыннан куылуын белдерде. Район хакимите башлыгының басымына каршы көрәшкәне өчен район башы аларның үзләрен абруен төшерүдә гаепләп мәхкәмәгә биргән. Мәхкәмә аларга каршы карар чыгарган. Дүртөйле мәхкәмәсе карары белән аның пенсия акчасының яртысын тотып кала башлаганнар. Түләүле урында ике бала укыткан пенсионер җан асрар өчен үзенең урамда шешәләр җыеп йөрергә мәҗбүр булуын ирештерде. Флүр Сөләйманов гаделлек эзләп халыкара мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә өмет итә.
XS
SM
MD
LG