Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бабич бүләгенә дәгъва итүчеләр мәгълүм


Җомга көнне быелгы Башкортстан яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләрнең исемнәре бәян ителде. Быел бу бүләккә элегрәк тәкъдим ителгән кешеләр арасыннан сигезе сайлап алынган.

Думбырада уйнаучы Вилмир Әбүбәкеров, театр режиссеры Айрат Әбушахманов, режиссер Зөлхиҗә Илбәкова, шагыйрә Гөлназ Котыева, рәссам Гөлназ Мөхәммәдьярова, телевидение журналисты Зилә Сәгадиева, режиссер Рөстәм Хәкимов, курчак театры актрисасы Альбина Юлдашбаевалар дәгъва итә быелгы Бабич премиясенә.

Исемлектән күренүенчә, быел да шушы дәрәҗәле бүләкне алуга бер генә татар егете һәм кызы да, башка милләтләр вәкилләре дә тәкъдим ителмәгән. Хәзер Бабич премиясенә дәгъва итүчеләрне матбугатта мактау башланачак. Җиңүчеләр июнь аенда мәгълүм була.
XS
SM
MD
LG