Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар рәссамының күргәзмәсе ачылды


Уфадагы “Урал” сэнгать галереясендэ яшь татар рәссамы Эльвира Әсәдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетында белем алып чыккан яшь талант иясе биредә өч дистәгә якын картинасын урнаштырган.



Күргәзмәне ачу тантанасына республикадагы танылган рәссамнары һәм сәнгать белгечләре дә күп килгән иде. Яшь рәссамның шәхси күргәзмәсендә урын алган картиналарга сәнгать белгечләре дә, тамашачылар да югары бәя бирде.



Күргәзмәгә куелган эшләрнең күпчелеге – шамаилләр hэм театрлар тамашалары очен декорациялэр, торле киемнэр олгелэре, бизэклэр. Эльвираның иҗатының шушы үзенчәлекле юнәлешлэре тамашачыларның дикъкатен аеруча нык җәлеп итә. Коръән аятьләреннән шамаилләр иҗат итүче яшь рәссамның бик сирәкләр генә тотына алган жанрда иҗат итүе мактауга лаек. Гарәп графикасында язылган бу әсәрләрен Эльвира байтак кына күмәк күргәзмәләрдә дә күрсәтеп өлгерде инде.



Төрле жанрларда пумаласын сынап караса да, Э. Әсәдуллина үзен бүгеннән үк театр декорацияләре иҗат итү кебек кызыклы һәм катлаулы хезмәткә әзерләвен әйтте күргәзмәне ачу тантанасында ясаган чыгышында. Уфа сэнгать академиясендэ белем алганда да шушы сәнгатькә махсуслашкан ул. Күргәзмәгә куелган картиналар арасында сәхнә образлары һәм сәхнә бизәлеше үрнәкләре дә булуы шуны раслый.

XS
SM
MD
LG