Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар ир-егетләрне кайгырта


Башкортстан парламентының 21нче июнь үткән утырышында ир-атлар сәламәтлеген саклауга кагылышлы канун өлгесе тикшерелде. Аны тәкъдим итүче Венер Сәхәветдинов сүзләренә караганда, Башкортстанда ир-атларның уртача гомер озынлыгы шәһәрләрдә 57, авылларда 55 яшь. Ул шулай ук Русиядә бүген 6 миллион баласыз гаилә булуын, шуларның 60% тында ир-атлар гаепле булуын да искә төшерде. Сәхәветдинов андрологлар булмауга да борчылуын әйтте. Ул андрологлар булмау сәбәпле, хәрби хезмәткә сәламәт дип алынган егетләр ориентацияләре бозылып кайталар. диде һәм андыйларны Мурзин пациентлары дип атады.

Канун өлгесе беренче укуда кабул ителде.
XS
SM
MD
LG