Мысыр Фәлестин Идарәсе президенты Мәхмүт Габбасны яклау һәм Фәлестин-Израиль тынычлык урнаштыру эшен яңарту өчен киләсе атнада 4 яклы саммит үткәрәчәген белдерде.
Ул очрашуда Габбас, Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк, Израил премьер-министры Эһуд Олмерт һәм Үрдүн патшасы Габдулла катнашачак.
Израиль һәм Фәлестин Идарәсе очрашуның дүшәмбе көнне Шәрм-әш-Шәйх шәһәрендә булачагын белдерде.