Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара Атом Энергия Идарәсе төркеме Тәһранга җыена


Юл аенда Халыкара Атом энергия Идарәсе төркеме Тәһранга килеп Иранның атом программасына бәйле киеренкелекне чишү юллары турында сөйләшәчәк. Иранның ИСНА хәбәр агентлыгы ул сәфәр 11- 13 июлгә билгеләнде дип белдерә. Узган атнада Халыкара Атом Энергия Идарәсе Иранның сөйләшүләр төркеме җитәкчесе Али Лариҗани Идарә белән мәсьәләләрне ачыклау планын кабул иткәннән соң Идарә төркемен Тәһранга чакырды дигән иде. Бүген Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи БМО Иминлек Шурасының яңа чикләүләр белән янавына карамастан Иран үзенең атом эшчәнлеген дәвам итәчәк диде.
XS
SM
MD
LG