Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә террорда шикләнелеп 5 кеше кулга алынган


Британия полициәсе бүген Ливерпул төбәгендә тагын бер кешене кулга алды. Бу Глазго һәм Лондонда булмый калган террор гәмәлләренә бәйле рәвештә тоткарланган 5нче кеше. Шимбә көнне Глазгода, чыгышы белән Азиядән булган ике кеше тоткарланган иде. Алар шартлаткыч, газ балоннары салып, машиналары белән Глазго һава аланынң бер бинасына килеп бәрелде. Шартлау булмый калды. Полиция бу хәлне һәм Лондонда ике машинага бомбалар куелу гәмәлләре үз ара бәйле булган дип саный. Британ премьер-министры Гордон Броун BBC телевидение каналында чыгыш ясап, болай дип әйтте.: “Без илебезгә генә түгел, читтә тә дә булган, диненә карамый кешеләрне үтерергә һәм гәрипләтергә әзер булган, җимерергә әзер торган төркем белән очраштык. Шуның өчен безгә һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Яман ният саклаучылар белсеннәр, Британия һәм британлылар үзләрен куркытуга һәм безнең яшәү рәвешен үзгәртүгә юл куймаячак.”
XS
SM
MD
LG