Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда чит ил тапшыруларын кысуга ризасызлык белдерелә


Ереванда бер төркем җуралистлар, чит ил мәгълүмәт чаралары тапшыруларын чикләү турындагы канунны кабул итүгә карата каршылык акциясе уздырды. Бәйсез экспертларның белдерүенә караганда, бүген Әрмәнстан парламенты, радио һәм телеивдение хакындагы канунны икенче укылышта тикшерүен дәвам итә. Яңа кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә чит ил мәгълүмәт чаралары, ижтимагый радио ешлыкларына кертелмәячәк. Ә инде чит ил программалары тапшырулары өчен зур салым алыначак. Әгәр дә бу канун кабул ителсә, «Азатлык» радиосының әрмән телендәге тапшырулары кыскартылачак, я булмаса, гомүмән бетереләчәк.
XS
SM
MD
LG