Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 33 сугышчы үтерелде


Әфганстанның Кандаһар виләятендә НАТО көчләре һәм әфган хәрбиләре берлектә 33 талибны юк иткән. Ул виләятнең башлыгы Асадулла Халид, төнге бәрелешләр вакытында Зари районында, талиб булуда шикләнелгән тагын 4 кеше кулга алынды, дип белдерде. Әфган хәрбиләре һәм НАТО көчләре ягыннан югалтулар юк. Асадулла Халид хәбәрләренә карганда, ул төбәктәге бәрелешләр сигез әфган полициясе юлга куелган бомбага эләгеп шартлаудан соң килеп чыккан.
XS
SM
MD
LG