Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлылар яңа транспорт челтәре буенча канәгатьсезлек белдереп кайнар элемтәгә шалтырата


Казанда менә инде өченче көн яңгыр коя. Халыкның кәефе юк. Җитмәсә шәһәр транспорт юлларын үзгәртү дә, мондый вакытка эләкте. Элек кешеләр кая һәм нинди автобуста барасын белеп, кирәк җирләренә тиз генә барып җитә торган булса, бүген пассаҗирлар түгел, маршрут автобусларын йөртүчеләрнең күбесе үзләре дә кая барганнарын белми. Халыкның ризасызлыгын белдереп кичә инде телевидения, радио, гәҗит – җурналлар да күп сөйләде, күп язды. Халык сорауларын җавапсыз калдырмас өчен, кайнар элемтә дә эшләп килә бүген. Пассаҗирлар күп шалтыратамы, аларны нинди сораулар борчый, бу сорауга транспорт комитеты хезмәткәре җавап бирә.

Узган тәүлектә кайнар элемтәгә барлыгы 192 шылтарату булды. Сорауларның 13 проценты автобусларның йөрү вакытларын белүгә, кешеләрнең үзләренең тәкъдимнәренә юнәлдерелгән. Халык ахырга хәтлек транспорт системасының үзгәрүенә ышанмады, шуңа күрә яңа юл схемасы белән кызыксынмады. Мондый уңайсыз хәлнең төп сәбәбе шунда дип уйлыйм. Бүген халык кичәге кебек үк кискен тискәре түгел, бүген шалтыратулар да азрак булды, - дип белдерде транспорт комитеты

хезмәткәре.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG