Accessibility links

Кайнар хәбәр

Агыйделне чистарту эшләре тәмам


Агыйдел елгасын нефть тапларыннан чистарту эшләре җомга көнне тәмамланган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Уфа янында Агыйдел елгасына 4 июль кичендә нефть калдыклары агып төшүе ачыкланган иде. Нефть пычрагының киңлеге 10 метр, озынлыгы 2 чакрым чамасы булган. Башкортстан прокуратурасы бу экологик казага китергән гаеплеләрне ачыклау белән мәшгуль хәзер.

Тәүге мәгълүматларга караганда, нефть таплары агып төшкән урында Уфаның “Карьеруправление” ширкәте корылмалары урнашкан. Әмма прокуратура хезмәткәрләре анда тикшерү эшләре үткәргәч, бу ширкәтнең гаепсез булуын әйткән. Шуңа да әле өстәмә тикшерү эшләре дәвам итә.

Шул ук вакытта республиканың Табигать ресурслары министрлыгы һәм Роспотребнадзор оешмасы белгечләре Агыйдел елгасы өстендәге һәм тирәндәге суның күпмегә пычрануын тикшерү эшләрен дә алып бара. Республика прокуратурасыннан белдерүләренчә, елгада балыкларның һәм башка җәнлекләрнең үлеме теркәлмәгән. Ләкин барыбер әйләнә-тирәгә күпмедер зыян килүе шиксез, әлбәттә.

XS
SM
MD
LG