Accessibility links

Минтимер Шәймиев: “Шартнамә халкыбызның ихтыярын һәм өметләрен чагылдыра” (II өлеш)


I өлеш монда

КӘРИМ КАМАЛ. Татар җәмәгатьчелеген тагын шулай ук латин графикасына кайту эшенең кинәт кенә туктап калуы борчый. Әлбәттә, аңлашыла, бу Казанга гына бәйле түгел, федераль канун бар хәзер. Әлифбага нигәдер кискен каршы чыктылар. Сез бу латинга күчү эшенә беркайчан да үзегезнең катгый позициягезне әйтмәдегез, киресенчә карарга кирәк, уйларга кирәк, дидегез. Менә хәзер күпмедер вакыт узды, күчеп тә карадык, каршы да чыктылар. Татарстан Президенты буларак, якын араларда шушы өлкәдә Сез берәр чишелеш күрәсезме?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Әгәр да нинди дә булса катгый карарга килергә кирәк, шунсыз киләчәктә яшәп булмаячагын аңласам, мин үз сүземне әйткән булыр идем чыннан да. Шул вакытта мин бу мәсьәләгә үземнең ике төрле карашым булганны ачыктан-ачык әйттем. Хәзерге вакытта да минем бу шикләнүем минем шәхес буларак кына түгел, президент буларак та үз көчендә кала. Әгәр дә Русия закон чыгару органнары тарафыннан бернинди комачаулык булмаса да, беркем каршы төшмәсә дә, минем бу мәсьәләгә карашым хәзерге көнгә чаклы үзгәрмәде. Чөнки имла алыштыруның куркыныч ягы бар. Латин графикасы куркыныч түгел монда. Латин графикасының татар телен баетуга, үстерүгә уңай әһәмияте турында сөйләп торасы юк. Татар телендә сөйләшкән кешеләр буларак үзебез дә инде аны сизәбез. Безнең фән эшлеклеләребез дә, галимнәребез дә барысын ачык итеп әйтәләр. Монда дәлилләр көчле, бәхәскә урын юк. Латин графикасының безнең халык өчен файдалы икәненә шик юк. Монда икенче нәрсәне күрергә кирәк. Әгәр дә башка төбәкләрдә яшәүче татарлар латин алфавитына күчми икән, без үз кулыбыз белән аларны үзебездән аерабыз дигә сүз. Без бу хакта һәрвакыт уйларга тиеш, чөнки Рәсәйдә булган 5 миллионнан артыграк татар халкының яртысыннан азрагы Татарстанда яши, калганнары башка төбәкләрдә яши. Әгәр дә без латинга күчеп, аларны күчермәсәк, (анысы инде бездән генә тормый), без үз кулыбыз белән үзебезнең татарларны икегә аерабыз булып чыга. Дөньяның башка илләрендә, элекке Советлар Берлегенә кергән, хәзерге мөстәкыйль дәүләтләр турында сүз бармый биредә. Чит илләрдә элек-электән яшәгән татарлар үзләренең телләрен күбесе саклап калды, алар сокланырлык, дөресен генә әйткәндә, сөйләшүләре дә, үз туган телебезгә мөнәсәбәтләре дә.

Без хәзерге вакытта алар белән дә эш итү ысулларын табабыз. Сез күреп торасыз, интернетта нинди имла кулланылганын. Татар электрон басмалары латин белән дә, кирил белән дә яза. Без инде бу юнәлештә эш алып барабыз. Информацион технологияләрнең мөмкинлекләре хәзер ныклап ачыла. Ә бүгенге көндә латинга күчеп, фикеремне тагын бер кат әйтәм, без яхшылык эшлибезме, әллә хата җибәрәбезме дигән каршылык миндә кала.

Сүз дә юк, элеккеге союздаш республикалар, хәзерге Урта Азия илләре, бигрәк тә төрки телләрдә сөйләшүче дәүләтләр әкренләп латинга күчә башладылар. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә Казахстанда да карала. Бәхәсләр дә бара. Әлбәттә, Казахстан мөстәкыйль дәүләт, теләсә нинди карарны үзе чыгара ала. Шул ук вакытта әле алар да бу мәсьәләне хәл итмәде.

Алга карап эш иткәндә, бәлкем әле латин графикасы күп илләр, аларның халыклары өчен төп графикага әйләнер. Әйләнмәсә дә, параллель рәвештә тормышка әкренләп керә башлар дип саныйм мин. Чөнки, бөтен дөнья латин графикасында, бөтен информацион технологияләр латин имласында алып барыла.

Хәзер тагын бер зур мөмкинлек ачыла. Татарстан әкеренләп хәзер “цифровой” - digital - телевидениегә күчә башлады. Беренче чиратта безнең “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең сигналларын бөтен Рәсәй төбәкләренә җиткерүдә зур мөмкинлекләр ачыла.

КӘРИМ КАМАЛ: Менә Сез заманча технологияләрне, Татарстанны гомумән бик тиз үзгәрә барган дөньяга бәйләү турында әйттегез. Чираттагы сорау да шул өлкәдән. Кайчандыр Сез Татарстанны Европа дәрәҗәсендәге бер төбәккә әйләндерү кирәк, дигән әйткән идегез. Конкрет гамәлләргә килгәндә, нинди итеп күрәсез сез андый төбәкне? Ул Европадагы кебек мул кибетләр, я булмаса яхшы юллар, транспортта гына чагыламы? Я булмаса инде, аның рухи ягы да бар бит әле. Демократик институтлар, сүз иреге булу, партияләрнең эшләве. Сез хәзер андый төбәкне ничек күз аллыйсыз?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Әйтеп кенә калмыйбыз, эшлибез дә без моны. Бу бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Инде чыннан да, хәзерге вакытта республиканың йөзенә карасаң, халыкка карасаң, шәһәрләргә, авылларга күз салсаң, үзгәрешләр бик зур дип әйтер идем. Миңа бәлкем моны әйтү уңайсызрак та. Чөнки, без бу юнәлештә һәркөнне эшлибез. Республикага кем генә килмәсен, үзгәрешләрнең чыннан да уңай якка баруын күрәләр. Киләчәктә безнең бу үзгәрешләр тагын ди тизләнәчәк. Чөнки безнең нигезебез бар, юлыбыз табылган. Көннән-көн безнең халык үзенең табигатьтән булган сәләтен, ата-ана тәрбиясен, белемен файдаланып үз эшен башкара. Андый кеше эшли икән, ул мулрак яши башлый. Кешеләр хәерче булса, Татарстан бай була алмый. Кешенең кереме арткан саен республика тагын да баерак була. Кибетләр хәзер башкача, транспорт үзгәрә, юллар мәсьәләсендә дә үзгәрешләр бар. Бу юнәлешләрдә без Көнбатыш илләреннән әллә ни артка калмабыз. Аерма кими.

Ә рухи байлык турында әйткәндә, эшләр башкачарак. Без ярлы түгел. Базар мөнәсәбәтләренә күчкән чорда, Көнбатыш илләреннән, аларның халыкларыннан аермалы буларак, мәдәни һәм милли күптөрлелекән баш тартырга җыенмыйбыз. Безнең рухи байлыкларыбыз шактый сакланган әле. Шул ук татар халкының тарихта тоткан урыны әле танылып кына килә. Һәм без милли үзенчәлекләрне, милли үзаңны саклау һәм үстерүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш. Мин, гомумән, болай уйлыйм - Рәсәй һәм аның халыклары яңа җәмгыять төзегән чорда үзенең рухи байлыкларын саклап калсалар, бу ил башка дәүләтләрдән рухи куәт ягыннан аерылып торачак.

Бүгенге Рәсәйдә социаль кыенлыклар, тискәре күренешләрдә очрый, кызганычка каршы, милләтара ыгы-зыгылар чыгып тора. Аллага шөкер, Татарстанда андый хәлләр юк. Тормыш дәрәҗәсе әкренләп үсәчәк, моның өчен бәлки бик күп вакыт та кирәкмидер.Иң мөһиме - үз-үзебезне саклап калырга тиешбез.

КӘРИМ КАМАЛ: Ягъни, бераз катырак та әйтеп була инде, Сезнеңчә, тук халыкның демократиягә күнегүе җиңелерәк булачакмы?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Демократия турында сүз алып барганда, соңгы вакытта башыма шундый фикерләр килә. Әгәр инде без демократик дәүләт булырга тиеш икән, үзебезгә шундый сорау бирергә кирәк: кем соң демократиянең үрнәге? Кемгә охшарга? Кайсы дәүләтнең кануннарыннан, тәҗрибәсеннән үрнәк алырга тиешбез? Шул ук, хәзерге төшенчә буенча демократия ягыннан алган киткән илләр алар үзләре дә хәзер уйлый башлады - Кайда икән моның чиге? Бигрәк тә терроризм, табигый бәлаләр килеп чыкканда дәүләткә таләпләр арта. Җәмгыятьне һәм идарәне камилләштерергә кирәк. Кайвакытта халыкның үзе өчен тискәре күренешләр килеп чыга. Минемчә, хәзер менә шундый процесслар да бара. Үзебезнең халыкка ничек кулайрак, халык ничек өлгерә, эшне шулай алып барырга кирәк. Бу әкрен ашыга торган хәрәкәт дип әйтер идем мин. Әйтәләр бит русча “Спешите медленно” дип… Фәлән җирдә шулай икән дип, бөтенләй чишенеп бетеп кенә демократиягә барып җитеп булмый. Ялгышырга, абынып егылырга мөмкин. Ярый әле абынып та кире тора алсак, ятып калуыбыз да бар бит...

Сизеп торам, күп дәүләт җитәкчеләрен дә, сәясәтчеләрне дә тормыш агымы һәм демократик үсешнең тәңгәллеге борчый. Күпләр рәсми рәвештә әйтмәсә дә, бу мәсьәлә үзеннән-үзе көн тәртибенә басып бара. Шуңа күрә халык мәнфәгатьләренә туры килә торган ирекле җәмгыять булырга тиеш ул. Матбугат чараларының хокуклары, ирекле булуы турында без бәхәсләшергә дә тиеш түгелбез. Әгәр дә алар турыдан-туры җәмгыятькә зыян китерми икән, аларның үз фикерләре булып, төрле карашларны халыкка җиткерергә тиешләр. Ә халык моңа әзер булырга тиеш. Һәркем үзе нәтиҗә ясый ала. Нинди реакция ясарга, кабул итәргәме моны, юкмы? Менә шундый дәрәҗәгә җитсәк, үзеннән-үзе гражданлык җәмгыяте һәм башка хәзерге күзлектән караганда уңай демократик процесслар алга барачак дип саныйм мин.

КӘРИМ КАМАЛ: Президент әфәнде, без инде әкренләп соңгы сорауга да килеп җиттек. Һәм анысы бераз мәзәгрәк тә, кыенрак та инде. Эш шунда ки, Русиядә иң мавыктыргыч уен булып, Путиннан соң яңа президентның кем булуын фаразлау тора. Күптән түгел үзегез дә Татарстанның киләчәк җитәкчесе яшь булырга тиеш дигән идегез. Президент Шәймиевнең менә шул яшь җитәкчеләр мәктәбендә “бишлегә” генә укучы иң шәп укучы кем ул? Ул Татарстан белән Русия араларын хәзерге кебек оештыруда сезнең кебек принципиаль булырмы? Сезнең моңа ышанычыгыз бармы?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Менә 70 яшькә җиткәч, белерсез әле, 70 яшьлек кеше кемне яшь дип саный икән. Менә шушы күзлектән чыгып фикер йөртергә кирәк. Ә “бишлегә” укый торган укучылар турында әйткәндә, андый укучыларыбыз күп, Аллага шөкер. Алар арасында бик талантлылары да бар. Аны инде алдан әйтеп булмый. Һәр кешенең үз сәләте бар. Үзе тәҗрибә туплый. Кем генә булмасын, ул инде әзерлекле кеше булырга тиеш. Безнең үткән юлыбыз бар һәм ул аны дәвам итәргә тиеш. Ә бит бүгенге сәясәт төрле милләт вәкилләре тарафыннан уңай кабул ителә. Беркемнең дә бит җитәкче буларак начар эшлисе килми. Шуңа күрә киләчәк җитәкче уртак хәрәкәтебездән тайпылмыйча барырга мәҗбүр булачак. Минем уйлавым буенча Президент булган кешенең аңа акылы җитәргә тиеш.

КӘРИМ КАМАЛ: Димәк Сезнеңчә андый кешеләр Татарстанда бар?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Бар, сүз дә юк. Әллә кайдан (читтән) юллап йөрисе юк. Моны бер дә икеләнми әйтә алам. Аллага шөкер, үзебездә дә бар.

КӘРИМ КАМАЛ: Хөрмәтле Президент, “Азатлык” студиясенә менә шулай килеп безнең тыңлаучылрга зур хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәт. Биредә инде шуны да әйтеп китү урынлы булыр, “Азатлык”ның Татарстандагы ретрансляциясе дә нәкъ Сезнең фатиха белән башланган иде. Хәзер инде заманалар башка булып, Мәскәү якларыннан мөнәсәбәт үзгәрсә дә, “Азатлык” белән булган ситуацияне бәлки беләсездер?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Беләм.

КӘРИМ КАМАЛ: Принципаль сәясәтче буларак, сезнең безгә карата мөнәсәбәтегез үзгәрмәс дип өметләнәбез һәм янә рәхмәтләр белән Татарстан, татар халкы өчен алып барган эшегездә, демократия, хокукый дәүләт коруда яңа үрләр, яңа казанышлар да теләп калабыз.

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: “Азатлык” радиосы вәкилчелеге Казанда иң матур йортларның берсендә урнашкан. Әле шуларны карадым һәм тагын карарга телим. Хезмәткәрләрегез бик матур итеп урнашканнар, күңелләре күтәренке. Үзегезгә рәхмәт.

КӘРИМ КАМАЛ: Бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!
XS
SM
MD
LG