Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция киеме белән җинаять кылганнар


Татарстанның эчке эшләр министрлыгы кешеләре бандитлар төркеменнән милиция киемнәре һәм корал тапканнар. Бу хакта 9 август көнне милицияләрнең төп башлыгының урынбасары Фуат Зиннуров Казанның 3 нче ипи пешеү заводында әйтте. Моны ишеткән эшчеләр гаҗәпкә калдылар, ләкин министр урынбасарының үзенә бер сорау да бирмәгәннәр. Милиционер, хокук сакчылары киемнәрен хәзер базардан да табып була икән. - Сатыла, нишләп сатылмасын! Колхоз базарында, махсус кибетләрдә ул киемнәрне табырга була. – диде безгә Казанның Вахитов районы хокук сакчысы. Чын милиционерны ялганыннан ничек аерырга икән соң? - Шуңа күрә таныклык бар бит. Шулай итеп бу әйберләрнең барсыда булса милиционер булып кыланып, төрле гамәлләр кылырга була дигән сүз… - Була инде, нишләп булмасын. Бу башкаланың Вахитов районы хокук сакчысы җаваплары булды. Ул исемен әйтмәскә кушты. Аңа шалтыратуның сәбәбе - Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Фуат Зиннуровның Казанның 3нче ипи пешерү заводында әйткән сүзләре анда утыручыларны сискәндерде. Милиция хезмәткәрләренең икмәк пешерүчеләр янына килүләре быел гына түгел инде. Алар ел саен бу заводка киләләр икән. - 1999 елдан бирле республикада милиция көннәре үткәрәбез. Шуның алдыннан милиционерлар халык алдына чыгып үзләренең эшләре белән таныштыралар – диде Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Фуат Зиннуров. Ул үз чыгышында бандитлык, норкомналык һәм милиционерлар әйберләрен кулланып җинаять кылучылар турында сөйләде. - Бандаларның бөтенесен дә утыртып бетереп булмый. Кыйпылчыклары кала. Казандагы “Тахирчы”лар җинаять төркеменең кешеләрен кулга алганда милиция киемнәре һәм корал табыла. Милиция җитәкчелеге сөйләгән җинаятьләрнен кайберләрен беренче тапкыр ишетүчеләр дә булган. - Мин менә шундый зур бандитлар төркемнәре бар икәнне белми идем.. Заводта эшләүчеләргә аеруча бандитлардан милиция киемнәре, әйберләре табылу зур кызыксыну уята. - Нинди ысул белән ул әйберләр җинаятьчеләр кулына эләгә. Бу бик начар!- ди 3 нче икмәк пешерү заводы хезмәткәре Гүзәл Шагиева. Милиция башлыкларының урынбасары белән очрашуда ул менә шул хакта сорамакчы булган. Эмма тартынган . Дөрес бу очрашуда бер кем дә узенен хокукларын саклау турында сүз кутәрмәде. Әмма Фуат Зиннуров белдерүенчә: - 30 якын юл иминлеген тәэмин итүче хезмәткәрне эшеннән кудык. Рульдә исерек килеш йөрмәсеннәр. Бу хәлләрмилициянен үз эчендә дә тәртип бик ук шәптән түгел икәнлекне күрсәтә диләр бу очрашуда катнашкан, әмма микрофонга сөйләүдән тартынган ипи пешерүчеләр. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG