Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә шигърият бәйрәме дә узды


Шигърият бәйрәмен Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары , мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан тормышына шигырь рухи көч бирә дип башлап җибәрде.

“Мин уйлыйм сез барыгыз да бүген республика көнен менә шушы мәйданда башлап җибәрергә теләгәнсез икән, димәк бүгендә, Татарстан тормышында шигырь, рухи көч - кирәк”диде.

ТР Язучылар берлеге Илфак Ибраһимов бәйрәм уңаеннан уңышлар турында да әйтеп үтте.

Ел дәвамында 150-дән артык язучының 600 мең данә китабы басылып чыкты,-диде ул.

Аннан соң сәхнәгә шагыйрьләр, җырчылар чыкты. Равил Файзуллин үзенең ”Саклыйк республиканы” дигән шигырен беренче тапкыр гына халыкка ишеттермәде инде . Тукай һәйкәле янындагы шигырь бәйрәмендә дә укыды ул аны.

Алыштыручылар булса

Телне, җырны, иманны,

Үзләрен җен алыштырсын.

“Саклыйк республиканы!

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG