Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татары бурычка баткан, имеш...


Мәңгелек татар-башкорт дуслыгы турында сүз йөртүләр соңгы вакытларда тукталса да, Башкортстан татарларының башкортларга мәңгелек бурычлы икәнлекләре турында һәрдаим тәкърарлана. Татарның башкортка бурычлы булуы шулай аңлатыла: Казан ханлыгы җимерелгәч, башкортлар урыстан качып килгән татарларны үзләренә сыендырган, шуның аркасында башкорт җиренә сыенган татарлар исән калган һәм бүгенге Башкортстан җирендә яши башлаганнар. Кагыйдә буларак, моның ише раслаулар, әгәр шулай әйтергә яраса, гади кешеләр авызыннан чыга иде. Ә хәзер инде татарның, башкортка бурычлы булуы хакында, әгәр шулай әйтергә яраса, зыялы исәпләнүчеләр дә сөйләнә башлады.

Шулай, башкорт телендә чыгучы рәсми гәзит - “Башкортостан” гәзитенең 21 сентябрь санында Башкортстанның халык язучысы, чыгышы белән керәшен татарларыннан булган Нәҗип Асанбаевның “Гасырларны иңләгән дуслык” дигән күләмле язмасы дөнья күрде. Язучы Нәҗип Асанбаев бу язмасында кыю атлап тарих фәненә кереп китә. Башта Геродот һәм ибн Фадлан шәхесләрен искә ала да, үтергеч бер ачыш ясый. “1552 елдагы вакыйгаларга хәтле, - ди ул, Башкортстанның тарихи җирләрендә башкорт халкы гына дөнья күргән, башка милләт вәкилләре төпләнеп яшәмәгән”. “1552 елдагы вакыйгаларга” тукталып, Нәҗип Асанбаев Казан ханлыгын басып алу Урыс дәүләтен ныгыту өчен кирәк булганлыгын аңлата. Нәтиҗәдә, башкортлар да файда күргән - “татар-монгол коллыгыннан” котылганнар, дигән нәтиҗә ясый халык язучысы. Шуннан соң, Казан ханлыгы җимерелгәч, ягъни башкортларны кол итүдән туктарга мәҗбүр булгач, татарлар элекке колларына барып сыенганнар икән. Бу турыда Нәҗип Асанбаев шулай дип яза: “Башкортстанның үз ирке белән Урыс дәүләтенә кушылуы ватаннарын югалтып, күченеп килүче татарларга көдрәтле язмыш бүләк итә. Алар үзләренең ут күршеләренә - башкорт иленә сыена. Күрше хакы – тәңре хакы, дигәндәй, киң күңелле, изгелекле-игелекле башкортлар чиктән тыш авыр хәлдә калган татарларга үзләренең җир-суларыннан – ялан-кырлардан, болыннардан, урманнардан, таулардан – иң уңдырышлы җирләреннән өлеш бүлеп, аларга төпләнергә, тамыр җәяргә, кешечә яшәп китәргә мөмкинлек тудыра”.

Нәҗип Асанбаев, әйткәнемчә, тарихчы түгел, әдәби әсәрләр язучы. Бәлки, шуңа күрәдер дә башкортларның Юрматы ыруы шәҗәрәсе белән таныш түгелдер. Ә бит ул шәҗәрәдә ачык итеп Юрматы ыруы башкортларының нугайлардан (ягъни, татарлардан) калган җирләргә хуҗа булып китүләре бәян ителә. Шәҗәрәдән бер өзек: “Нугайлардан калган җирләр буш ята иде... Тарих 1552 дә Казанда Ак би (ягъни, Иван Грозный – К.Я.) патша булгач, Тәтегәч би барып, баш салып, бигат биреп, шушы җиребезне үтенеп алмыштыр. Башкорт асаба шуның өчен җирле булып китүен белегез”.

Ни өчен башкорт идеологлары татарны, Башкортстан татарын башкортка бурычлы итеп күрсәтергә маташалар соң? – дигән сорау үзеннән-үзе калкып чыга. Җавап көрәк сабы кебек гап-гади: тигезлек таләп итеп тыпырчынмагыз, булганына риза булып яшәгез, дип “аңлатыла” һаман шуны аңларга теләмәгән Башкортстан татарына.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG