1нче октябрь - Өлкәннәр көне. Республиканың 73 яшьлек Президенты Мортаза Рәхимов өлкәннәрне бу бәйрәмнәре белән котлады.
Русия Пенсия фондының республика бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров октябрьдә пенсияләр артуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, пенсияләр 360 сумга арта, 80 яшьтән өлкәннәргә ике тапкыр күбрәк, ягъни 720 сум өстәләчәк.