Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: уйланулар, сабаклар


Римзил Вәли. Менә инде унсигезенче ел октябрь урталарында Хәтер көнен үткәрәләр. Татарстанда, башка төбәкләрдә, татар яши торган илләрдә. Бу Казанны Явыз Иван гаскәрләре яулап алган көн, Хәтер көнендә гадәттә Казаның үзәк мәйданында милли-мәдән митингы була һәм Сөембикә манарасына таба йөреш була. Бүгенге “түгәрәк өстәл” сөйләшүебез дә шушы турыда. Якшәмбе көндез Казанда шундый чаралар үтеп киткән, ә милли җәмәгатьчелек һәрвакыт берүк сорауларны үз-үзенә бирә. 1552 елда нәрсә булган? Һәм хәзер ничек яшибез? Милләтннең киләчәге ничек? Шунысы игътибарга лаеклы, 438 ел дәвамында Хәтер көнен үткәрү турында Татарстанда, Советлар берлеге төбәкләрендә беркем бернәрсә әйтмәде, ә күпчелек бернәрсә белмәде. Бары тик татар мөһеҗирләре чит илләрдә генә бу көнне искә алып китте. Һәм, әлбәттә, “Азатлык” радиосы һәр елны октябрь уртасында Хәтер көненә багышланган тапшырулар чыгарды. Бу традициядән, әлбәттә, быел “Азатлык” китә калмый. Шушы темага түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашалар: тарих фәннәре докторы, Татар дәүләт гуманитар педагогик университетының профессоры Гамирҗан Дәүләтшин; “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире, билгеле тележурналист һәм беренче тапкыр Казандагы мәдән җыенын алып баручы Илфат Фәйзрахманов. Әйтегез әле, кунаклар, сез ничек уйлыйсыз, нинди көн бу? Ни өчен аны үткәрәләр? Җиңелү көнеме, өмет көнеме, кайгы көнеме, киләчәккә уйлау көнеме? Гамирҗан Дәүләтшин. Хәтер көне булгач, хәтер мәтәм рәвешендә дә булырга мөмкин. Хәтер – ул тарих. Без хәтерсез яши алмыйбыз. Татар халыкның хәтерли торган тарихта пунктирлар бар. Казан ханлыгы җиңелүе – ул татар дөньясының әкеренләп юкка чыга башлау дип әйтергә мөмкин. Ләкин юкка чыга дигән сүзне миңа һич тә кулланасы килми. Без бит әле бар, бетмәгән. Без тарихны ак-карага бүлергә яратабыз. Тарих ак та түгел, кара да түгел – сорырак төстә. Монда мәтән көне генә микән? Казан ханлыгыннан электән яшәешенә, татар дөньясының элекке вакытлардан килгән ниндидер нәтиҗә түгелме? Казан шәһәрен алу гына түгел, биш ел буе чын мәгънәсендә 1552-1557 елларда ватан сугышы бара бит. Римзил Вәли. Кайларда барган бу сугыш? Казан алынган, меңләрчә кешеләр кырылган, каннар аккан. Гамирҗан Дәүләтшин. Казан руслар тарафыннан беренче тапкыр алынмый бит. 1487 елны без Казан алынуны беләбез. Казанны алу өчен русның да көче җитәргә тиеш. Һәм татарның да шундый хәлдә булуы кирәк. Билгеле, бөтен Казан ханлыгы күтәрелә аннары. Көрәшүчеләр башка җиргә дә китә. Римзил Вәли. Русиянең өлгереп җитүе, аның геосәясәтенең һәм дини мөнфәгатьнең туры килүе, Казанны юлдан алып ташламасаң, православ динен үткәрү һәм Себергә таба, Азияга таба китеп булмый. Ә Мәскәү князьлеге көчәеп, киңәеп барган иде. Бу реаль сәясәт, реаль мәнфәгать. Гамирҗан Дәүләтшин. Әйе, иң зур проблема – ул русның берләшүе. Уникенче гасырның утызынчы елларында Киев князе юкка чыга да, русның таркаулыгы башлана. Ундүртенче гасырда ике йөз илле князьлек бар иде. Бу процесс Иван III хәтле бара. Римзил Вәли. Биек Болгарның да көчле чагы инде. Болгар шәһәрнең Лондоннан, Париждан зуррак чагы. Димәк, Болгар өстәрәк булган, князьлекләр периферияда булган. Гамирҗан Дәүләтшин. Димәк, төп проблема – берләшү. Рус экспансиясендә безнең беренче корбаныбыз – Казан ханлыгы. Римзил Вәли. Ачыклык кертик әле. Хәтер көнен үткәргәндә, берәүләр әйтә, икенче октябрь, икенчеләр унбишенче октябрьдә үткәрәләр. Ә Раил Имамов һәм башка галимнәр уникенче октябрь – Казанны алу көне дип әйтәләр. Халыкка төгәл дип әйтергә кирәк, Казанны алу нинди көнне, нинди рәвештә булган. Гамирҗан Дәүләтшин. Хронология мәсьәләсен беренче календарьнең гасырлар тарафыннан үзгәрүе белән бәйләнгән. Монда сүз дә юк, уникенче октябрь. Раил әфәнде – ул өйрәнгән кеше, “Татарстан тарихы хикәяләре” дигән китапта да нәкъ уникенче октябрь дип язылган иде. Римзил Вәли. Һәр ел шушы көн килә. Илфат әфәнде, нинди хисләр кичерәсез? Ничек кабул итәсез бу көнне? Илфат Фәйзрахманов. Галимнәрнең үзара сөйләшкәндә генә шушы көн турында ишетә тора идек. Мин бу көнгә ике сыйфат бирер идем. Кайгы көне һәм гыйбрәт көне. Ни өчен гыйбрәт – безнең проблемабыз – таркаулык һәм бергәлек. Бергәлек аркасында җиңелер, таркаулык аркасында корбан булалар. Безнең проблемабыз 1552 елга кадәр башланган. Безнең генетикага утырган ниндидер курку хисе. Куркудан без күп әйберләрне кулдан ычкындырдык. Кулыбызда тоткан чыпчыкны тотып торабыз да һәм һавада торна эзлибез. Ул вакытта чыпчыгыбыз да очып китә. Мисал өчен, латин графикасыз калдык. Хәтер көнендә дә шулай. Римзил Вәли. “Азатлык” радиосынынң сәхифәсендә кирил һәм латин хәрефләре бар. Чит илләрдәгеләр латинны сагыналар, Татарстандагы, Русиядагы кирилны телиләр. Татар икесен дә алып бара аламы? Латинда язуны беркем дә тыймый. Илфат Фәйзрахманов. Мәсәлән, “Безнең гәҗит”нең тиздән үз сайты булачак. Без иң беренче максат итеп куйдык – кириллицада һәм латинда булачак. Римзил Вәли. Игътибар иттегезме, кирилда калдык, ә чит төбәктә газет-журналлар артмады, кимеде. Илфат Фәйзрахманов. Бәхәсләр аркасында күп эшләребез эшләнми кала. Безнең бәхәсләшә торган арада, өч партия төзеп маташкан вакытта, читтән зур түрәләребез карыйлар да, монда нәрсәдер дөрес түгелдер дип уйлыйлар һәм антикарарлар кабул итә. Шушы Хәтер көне турында да әйтәсем килә, заманында халык мәйдан тутырып чыга иде, хәзер аның саны сирәя. Сәбәбе шунда – милли хәрәкәткә дә ямьсез төсмер кереп чыкты. Эгоизм үсә, толерантлык җитми. Римзил Вәли. Гамирҗан әфәнде, сез тарихчы, яшьләр белән тарих турында әңгәмәләр алып барасыз. Сез ничек күзәтәсез, милли үзаң, тарихи үзаң кимиме, артамы? Гамирҗан Дәүләтшин. Безгә шуны аңларга кирәк, без унбиш ел элек Татарстан тарихын укымый идек. Яшьләрдә тормышның таэсире бик соры. Меркантильность, ягъни тарихсыз да яшәп була. Журналистика факультетында укыган яшьләр салкын, аларда кызыксыну азрак. Математика факультетында укытам, алар бөтенләй икенче. Алар милли тарих белән кызыксыналар. Семенар дәресләрендә дә бәхәсләр ешь була. Римзил Вәли. Ни өчен җиңелгән Казан ханлыгы? Гамирҗан Дәүләтшин. Иң беренче бердәмлек. Казан ханлыгы яулаган вакытта Ногай урдасыннан башка ярдәм килми. Әгәр дә тарихны алсак, шундый нәрсәне күрәбез. 1445 елда Казан ханлыгы формалаша дип әйтәбез. Һәм Мәскәү җитешеп бара. Шушы линияны озак күзәтсәк, нәрсә күрәбез? Казан ханлыгы чыннан да Алтын Урданың дәвамчысы, рус аңа буйсынган. Аннары Казан ханлыгы әкеренләп сүнә бара, ә Мәскәү көчәя бара. Ә бу урта гасырлар, монда көчсез булырга мөмкин юк. Я көчле буласың, я бөтенләй булмыйсың. Монда альтернатива юк. Һәм икенче ягын да карарга кирәк. Шундый вакытлар бклган, Кырым ханлыгы, Казан ханлыгы, Рус дәүләте Олы Урданы җимерүдә катнаша. Аннары рус-татар дөньясы табылган, аерып та булмый. Русның татарга ихтияҗы зур, татарнң руска ихтияҗы зур. Шул ук Нурсолтан, аннан Кырымның ханбикәсе. Нурсолтанның Сөембикәгә карагнада аның статусы бик зур булган. Аның сүзе гел рус князенә үтә иде. Аннары соң, карагыз Касыйм ханлыгын. Ул бит унҗиденче гасырда гына бөтенләй юкка чыгарыла. Иң кызыгы шунда, рус дәүләте аңа ахырга кадәр дань түләп яшәде. Римзил Вәли. Хәтта Иван IV дә уйнап булса да, патшалыкны бер татарга куеп, шәһәрдән китеп тора. Урыс тарихы тограларында символика Алтын Урда чорныкы, хәтта ике башлы кош та – бабаларызның тамгасы икән. Римзил Вәли. Игътибар итәсезме, тарих бөтенләй яңача кабул ителә. Шуңа күрә бүгенге көнгә кайтыйк әле. Илфат әфәнде, нинди практик чаралар күрергә була соң? Узган атнаның “түгәрәк өстәл”дә милли хәрәкәт әгъзаләре шартнәмә начар, бөтен нәрсә начар, бөтен кеше гаепле, Русия гаепле, Иван IV гаепле, тиле дип әйткәннәре булган иде. Синең үз карашың бармы? Илфат Фәйзрахманов. Тарихка билге куеп булмый. Аннан гыйбрәт кенә алып була. Студентлар арасында милли горурлык турында сүз алып барырга кирәктер. Минем балам татарча сөйләшми икән, мин гапле, башка беркем дә гаепле түгел. Һәр кем тел өйрәтү, милли горурлык эшен үз гаиләдә башларга тиеш. Ни өчен без тарихыбызны белмәскә тиеш? Мин мәктәптә укыган чакта, китапларда Казан ханлыгы рус дәүләтенә берләшкәннән соң, мәдәниятебез алга киткән, дип язылган иде. Моңарчы кем булганбыз? Бер аңгра, надан милләт булганбыз дигән фикер сеңдерелде бит безгә. Римзил Вәли. Әйе, укырга, язырга совет властьләре килгәч генә өйрәндек дигән фикергә докладлар бар иде. Илфат Фәйзрахманов. Шушындый әйбер аркасында милли патриотизм була алмый. Шул ук вакытта Россияда милли идеология юк бит. Хәзер милли мәгарифкә балта селтиләр. Зинһар өчен, без татар телен атнага бер сәгать булса да, укытыйк әле, рөхсәт сорарга туры килә. Татар тарих турында сүз дә юк. Хәзер диннәр нигезе турында фән кертелә башлады. Без карадык Смоленскида бер дәресне. Анда татар бер кан эчкеч халык булып күрсәтелә. Безнең дәреслекләребездә дә шундый әйберләр бар бит. Бу әйбергә без бердәм булып, парламент аша, депутатлар аша, җитди сәясәт аша ирешә алабыз. Безнең милли хәрәкәткә минем киңәшем: үзебезнең максатыбызга ирешү өчен эшлекле, гыйлемле ысуллар сайларга кирәк. Римзил Вәли. Ә кайбер чараларны, мәсәлән, шул ук хәтер көненә җыелганга кем тыя? Мәйдан бар, рөхсәт итәләр. Ә 26 апрельдагы шигырь бәйрәмендә театр тыкырыгы тулы булмый бит. Татар филологиясе, журналистика факультетларының студентлары күренми анда. Газетлар күпме чыга, китаплар күпме чыга, радио-телевидение тапшырулары чыга. Нәрсәдер булды монда. Әле булган мөмкинлекләрне үзләштерү өчен тагы ни кирәк соң? Гамирҗан Дәүләтшин. Иң беренче Илфат әфәнде әйтте, безгә сыйфат кирәк. Бездә сыйфат булганда, без менә дигән эш эшли алабыз. Бик акыллы рәвешле, һәр сорауны әзерләп, компромиска барып эшләрне эшләргә кирәк. Бездән ваграк халыклар да бар бит, грузиннар мәсәлән, алар сыйфат белән алалар, бөтен дөньяга яңгырыйлар. Римзил Вәли. 455 ел элек дәүләт җимерелгән, дүрт гасырдан соң мәдәният бар, тел бар, әдәбият бар, телевидение бар, Фәннәр академиясе, фәнни үзәкләр, шәхесләр бар. Җиңелгәнме без? Таныйбызмы бу җиңелүне? Гамирҗан Дәүләтшин. Әгәр дә бер чор өчен карасаң, бу чыннан да җиңелү, ә инде процесс итеп карасаң, ул сүз белән бик килешеп булмый. Еш кына әйтелә бит, Россия бер якта, Татарстан икенче якта. Әмма онытырга ярамый, Россия дигән территория – ул иң беренче бабаларыбызның җире. Монда хуҗа булып яшәргә кирәк. Миңа бик охшый егерменче гасырның башында татарларның куешы. Россиядан чыгу турында бер сүз дә чыкмый. Ә әле бөтенләй Россиядан аерылу, дәүләт төзү турында сүз бара. Мин аңламыйм, кая төзибез без аны? Илфат Фәйзрахманов. Юк, без җиңелмәгән. Күңел бит гел яхшыракны, зурракны эзли. Гыйбрәт алыр өчен, читкә китергә кирәк. Башка милләтләрнең язмышын өйрәнеп карыйк. Бездән авыррак язмышлар бар. Әлбәттә, без бөек, зур халык дип утырырга ярамый. Алга таба барырга кирәк. Халыкның киләчәге үзеннән тора.
XS
SM
MD
LG